Туганайлар

Ау, керәшеннәр, сез кайда?

Быел Алабуга шәһәрендә Спас ярминкәсе җиденче тапкыр уздырылды. Озак вакытлар үткәрелмичә торганнан соң, 2008 елда яңадан оештырылган беренче ярминкә белән чагыштырганда, монда шактый алга китеш күренә. 2014 нче ел - Культура елы икәнлеге артистларның, фольклор ансамбльләренең сәхнә чыгышларында да, осталарның кул эшләрендә дә чагылыш тапкан. Елдагыча, төрле милләт вәкилләре урнашкан...

Быел Алабуга шәһәрендә Спас ярминкәсе җиденче тапкыр уздырылды. Озак вакытлар үткәрелмичә торганнан соң, 2008 елда яңадан оештырылган беренче ярминкә белән чагыштырганда, монда шактый алга китеш күренә. 2014 нче ел - Культура елы икәнлеге артистларның, фольклор ансамбльләренең сәхнә чыгышларында да, осталарның кул эшләрендә дә чагылыш тапкан. Елдагыча, төрле милләт вәкилләре урнашкан йорт эчләрен карап, ул халыкның тормыш-көнкүреше, яшәү рәвеше белән танышып була.

Җыелыр урын калмаган

Элекке гадәт буенча, иң беренче, "Ярминкә авылы"нда тукталырга булдык. Шүрнәклеләр әзерләгән "Керәшен йорты"на кереп, алар белән аралашып алганнан, сый-хөрмәтләреннән авыз иткәннән соң, үзеңне чып-чын керәшен бәйрәмендә йөргән кебек хис итәсең. Быел да шулай булыр, дип өметләндек. Ни кызганыч, без - "Туганайлар" журналистлары өчен генә түгел, ярминкә күрергә килүчеләрнең күбесе өчен кадерле "үз почмак"ка әйләнгән керәшен өен быел, нигәдер, "Умартачы йорты" итеп үзгәрткәннәр. Тирә-юнь керәшен авылларында гомер-гомергә тырыш умартачылар яши, ярминкәгә дә ел саен потлап-потлап бал алып чыгалар. "Умартачы йорты" да кирәктер, ул да торсын, тик нигә аны "Керәшен йорты" урынына куярга? Моның белән килешә алмадык. Узган елгы ярминкәдә карендәшләребез - Татарстанның халык җырчысы Галина Казанцева, Алабуга Загсы директоры Людмила Григорьевалар белән дә шунда очрашып, керәшен дөньясы, хәл-әхвәлләребез турында сөйләшеп торган идек. Быел исә " Умартачы йорты" эченә үтеп булмады, аны шул ук Шүрнәк авылы кешеләре әзерләсә дә, рус марҗасы киемендәге хуҗа хатын, керәшеннәр килгән, дип, ул хәтле ачылып китмәде...

Әлеге йорт белән янәшә генә умартачылар рәте тезелеп киткән. Араларында безгә таныш йөзләр дә күренеп алгач, күңел әзрәк күтәрелеп китте тагын ( безнекеләр юк, дип, шушындый бай ярминкәдә авызны салындырып йөреп булмый бит инде). Менә этник керәшен компоненты кулланып укыта торган Шүрнәк мәктәбеннән ирле- хатынлы Ләйсән белән Валерий Абакаевлар. Кәефләре шәп - яннарына яңа балдан авыз итәргә теләүчеләр шактый җыелган. Шунда ук әче бал белән дә сыйланырга була. Алар янәшәсендә авыл җирлеге башлыгы Николай Каишев. Ул да җәмәгате - Татьяна Васильевна белән. Үзләреннән арттырып, сатарга бер центнердан артык сыек бал алып чыкканнар. Кәрәзлесе, прополис дигәне, медовухасы тагын. Умарта тоту ул бик нәзберек, күп хезмәт сорый торган эш. Бөтен семьяң белән тотынсаң гына, шундый байлык белән чыгасың.

Ярминкә уены

Узган ел шулай, бал сата торган нокталарда медовухадан авыз итә-итә йөреп, үз аягы белән өенә кайтып җитә алмаган берәү быел да нәкъ шуны кабатларга җыена. Нишлисең, ярминкәдә һәр кеше үз иркендә: тегеләй эшләмә, моны алма, моңа кагылма, диюче юк. Киресенчә, үзләренең һөнәрләре белән таныштырып, мастер-класслар күрсәтеп, кулыңнан тотып, сине дә шул эшкә чакырып торалар.

Рәтләр иркен, әйбер күп, кайсын карарга, кайсын алырга белмичә, каушап бетәсең. Монда да базардагыча: сатучысы күбрәк сорарга, алучысы әйбернең бәясен ныграк төшерергә маташа. Булдыра алган кеше жәлләтү алымын да эшкә җигә. Әнә янәшәдә генә йон яулык өчен сатулашалар. Сатучысы ике ярым сорый, алучысы, әниемә бүләк итәрмен дип адарынган идем, акчам ике мең генә, дип өзгәләнә. Ике меңгә килешеп, инде алам, дигәндә, алучының акчасы биш мең сумлык булуы ачыклана. Сату-алу уены яңадан башлана.

Менә берсеннән- берсе затлырак итеп эшләнгән төрле размердагы самоварлар рәте. Аларны "утиль"дән шушы хәлгә җиткерүче оста Рифгать Ибраһимов самоварда кайнаган чәйнең тәме турында сөйли. Авылдан авылга йөреп, аларны ничек җыюы хакында да әйтеп ала. Инде кирәге чыкмас, дип уйланган әйберләрне тамырларында сәүдәгәрлек каны аккан кешеләр әнә шулай җыялар да, "товарлыклы вид" ясап, кирәкле моментта сатуга чыгаралар. Үзең "өч тиенгә" биргән әйберне, кирәге чыккач, йөз тапкыр артык бәягә сатып аласың. Әле дә ярый, шушы әйберләрне саклап калучылар, куллары эш белеп, аларга яңа сулыш өрүчеләр бар.

Элеккеге онытылган һөнәрләрне искә төшерү, кайтару, яңа буыннарга тапшыру буенча Алабуга Спас ярминкәсенең роле әйтеп бетергесез. Түбән Кама осталары ясаган ювелир әйберләр, Түбән Новгород һөнәрчеләренең хохлома бизәкле агач савытлары, Ульян өлкәсе осталарының агачтан эшләнгән сыннары, Балтачлылырның тал чыбыктан үреп ясаган өй җиһазлары, Тула кондитерлары пешергән сувенир прәннекләр, Оренбур якларында бәйләнгән мамык шәлләр... Саный китсәң, хәлең бетәрлек.

Шунысы куанычлы: ярминкәгә яшьләрне дә җәлеп иткәннәр (караучы ролендәгеләр турында сүз бармый). Чаллы осталары урнашкан палаткалар янындагы өстәл артында берничә кыз бала мастер-класс күрсәтә. Курчаклар ясау остасы карендәшебез Лидия Ломакинаның агач сыннарына бизәк төшерәләр алар. Араларында керәшен бизәге төшерелгәннәре дә бар. Лидия Григорьевна шунда бизәк төшереп утыручы оныгына карап сөенеп туя алмый. Әбисенең һөнәре балаңның баласын мавыктыра алган икән, бу зур куаныч, билгеле. Ярминкә кунакларына осталар башкарган кул эшләре, аларның кешелек дөньясын пычрактан арындырудагы рольләре турында да сөйли мастер. Керәшеннең элгәресе белән бүгенгесен чагыштырып ала. "Керәшеннәргә күңел байлыгы, юмартлык, зирәклек Ходайдан мул итеп бирелгән булган. Алар бер-берләре белән аралашып, кул эшләре белән алышып, һөнәрләрен башкаларга да өйрәтеп, күңелле итеп яшәгәннәр. Халык һөнәрләре икенче урында калу, онытыла бару белән бергә безнең эчке дөньябыз да үзгәрә барган (кызганычка каршы, тискәре якка үзгәргән). Кешеләрнең бер-берләре белән аралашасы килү теләге беркая да китмәгән - алар һаман да аралаша. Күңел байлыгы кимегән, үз әйбереңне башкаларга күрсәтеп мактану җае беткән. Бер-берләре белән очрашкач нишләсеннәр - аракы пары белән кәеф күтәрергә генә кала. Шулай эшлиләр дә", - дип, үзенең бүгенге дөньяга карашы белән уртаклаша ул. Аның сүзләрендә хаклык ярылып ята.

Мондый ярминкәнең башка шәһәрләрдә түгел, нәкъ менә Алабугада оештырылуын уңышлы дип саный ул. Алабуга - үзе дә борынгы шәһәр. Мондагы тарихи биналар, урта гасырның "купеческий духы" әле дә сакланган. Чаллыда шундый күргәзмә-ярминкәне оештырып карасалар да, барып чыкмаган, ди.

Юлдашым кул эшләре остасы, шушындый чараларда күп тапкырлар катнашкан этник белгеч Валентина Максимова иде. Мин күрмичә дә киткән әйберләр янында озак итеп тукталып, эшләренә ах-вах килеп йөрде. Шушындый очракта инде минем ишеләргә карата, күңел күзең күрмәсә, маңгай күзең - ботак тишеге, диләрдер. Һәр чигешнең ничек башкарылуын, ул бизәк-тамганың нәрсә аңлатуын, кайларда таралган булуын бәйнә-бәйнә аңлатты. Аннан быелгы Спас ярминкәсенә карата фикерләре белән уртаклашуын сорадым.

Мөмкинлектән файдаланмыйбыз

Валентина Максимова:

Ярминкәнне оештыручыларның елдан-ел остара баруы күренә. Меңнән артык кул эшләре мастерлары килгән, диделәр, бу сан үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли! "Килегез, дип чакыру җибәреп кенә аның хәтле җирдән шулхәтле кеше җыеп булмый. Димәк, яшәтү, ашату яклары да, транспорт яклары да алдан кайгыртылган. Аерым-аерым мастерны китертү кыйммәткә төшә, һәр төбәктән бергә оешып килгәннәр - бусы да "плүс". Удмуртлардан, марилардан көнләшеп йөрдем. Халык һөнәрчеләрен саклый, кызыксындыра, эшләрен күрсәтә алганнар. Ни кызганыч, безнең осталар мондый фестивальләрдән, ярминкәләрдән читтә калалар. Алабуга, Менделеев төбәкләрендә кул эше осталары җитәрлек, югыйсә. Монда гына түгел, Питрау, Тройсын кебек зур җыеннарда да һөнәрчеләрне исәпкә алмыйбыз. Замананың кытай товары халыкны шул дәрәҗәдә зәвыксызландырды, ул инде чын иҗатны аңламый башлады. Шуңа күрә халык һөнәрчеләренең хезмәт җимешләре бәяләнми, аларга бушлай булса гына кызыгалар. Спас ярминкәсе бу төбәк керәшеннәренә үзләрен танытырга менә дигән мөмкинлек тә бит, югарыдагы оештыручыларның өсләренә артык мәшәкать аласылары килми. Бу турыда ел да язып чыгабыз, югыйсә. Исәпкә генә алучы юк.

Спас ярминкәсеннән менә шундый уйлар белән кайттык. Гомумән алганда оештырулар шәп булса да, керәшеннәр өчен алдагы елларда бер адым алга атланган булса, быел ике адым артка кителгән. Кызганыч...

Мария Мартынова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: