Туганайлар

Ата-бабай йолаларын, телен саклап яшәгән рәссам Владимир Захаров

В.Тимофеевның тууына 185 ел тулу уңаеннан, 7 декабрьдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә уздырылган фәнни-гамәли конференция материалларыннан

Тормышта үз юнәлешен сайлап уңышларга ирешкән керәшен егетләрен һәм кызларын халыкны агартучы Василий Тимофеев дәвамчылары дип күрсәтә алабыз. Шуларның берсе – чыгышы белән Мамадыш районының Ылыя (Уткино) авылыннан булган керәшен егете, соңгы көненә кадәр ата-бабай йолаларын, телен саклап яшәгән рәссам Владимир ЗАХАРОВ. Бу олы шәхес белән танышып бер ел үткәч, күргәзмәсен оештыру нияте белән йөргән мизгелдә, 84 яшендә, 2021 елның 28 октябрендә, ул безнең арабыздан китте. Ә шулай да, аның белән бәйле истәлекләрне “Туганайлар”ны укучыларга да җиткерергә булдым.

Онытылмаслык балачак

Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә яшәп иҗат иткән якташыбыз Владимир Захаров – районыбызда бер җиргә дә исеме кермәгән рәссам. Ул 1937 елның ноябрендә Тәкәнеш районының Шәдче башы (Старое Мочалкино) авылында дөньяга килә. 1938 елда Захаровлар гаиләсе Ылыя авылына күченә. Әтисе Иван Сергеевич (1909 елгы) белән әнисе Варвара Павловна (1912 елгы) колхозда эшлиләр. Гаиләдә өч бала: Семен, Володя һәм Анастасия була.

Әтисе

“Әтине бөтенләй дә хәтерләмим диярлек. Бары тик ике эпизод кына хәтеремдә калган. Мине ул үзенең җилкәсенә утыртып, өй буйлап ишектән тәрәзәгә таба йөри иде. Йөгереп тә, сикертеп тә ала. Ә мин шуңа чиксез шатланам. Ә икенче тапкыр хәтеремдә калганы – аның йөк төягән арба белән ишегалдына керүен күзәтүем... ”, – дип үзенең балачак елларын искә ала ул. Әтисе һәм әнисе хезмәт сөючән, үз чорының тырыш колхозчылары булалар. Иван Захаров сугышның беренче көннәреннән үк үз теләге белән сугышка китә. Һәм шул китүдән кайтмый да. 4 яшьлек Володя кечкенә булса да, почтальонның өйләренә әтисенең үлеме турында, кара пичәтле хәбәр алып килгәнен төгәл хәтерли. Хәвефле тынлыкта барысы да тыныч кына елыйлар.

Әнисе

Бу похоронка хәзер дә Семенның төпчек улы Юрийда саклана. Владимирга да шуның күчермәсен җибәрә. “Вакытлар узу белән тагын да таушалган, гаиләбезне ятим иткән үлем турындагы похоронканы кайвакыт кулыма алып, һәр юлын укып чыгам, балаларыма һәм оныкларыма, хәзер инде аларның балаларына да күрсәтәм”, – ди ул. Извещение бабасы исеменә язылган: “Ваш сын красноармеец Иван Сергеевич, уроженец д.Уткино, в бою за Социалистическую Родину, верный воинской присяге, проявив геройство и мужество, был убит 26.11.41 г. в деревне Бураково Ленинградской области. Похоронен в деревне Балуево. Райвоенком майор Гаврилов. Помощник начальника части Хабиров”.

Тамак гүргә кертә

Әниләре балаларның үзләрен генә калдырып, көне-төне эштә була. Аларны ачлыктан саклап калу өчен, Варвара түти бер уч бодай салган була кесәсенә. Әмма өйгә кайтып җитә алмый, кулга алына. Хәзерге, Мамадыш үзәгендә сакланып калган “Спартак” аяк киемнәре тегү бинасында элек төрмә була. Варвара түтине, ялынуына карамастан, Мамадыш төрмәсенә озаталар. Балалар берүзләре кала. Әле дә авылда әби, бабалары яши. Шул киткәннән әнисе ел ярымнан гына кайта. Шулай яшәп ятканда сеңлесе Настя авырып китә. “Ул шешенде, шешенде дә үлеп китте”, – дип сөйләгән кечкенә Настяның үлеме турында олы абыйлары Семен әнисенә.

Сугыш чорында абыйсы Семен 12 яшеннән колхозда эшли башлый. 1945 елның көзендә, 8 яше тулгач Володя да мәктәпкә укырга керә. Яхшы укый, күбрәк рәсем ясарга ярата. Колхозда эшләп тормыш алып бару авыр булгач, әнисе ике баланы алып, 1949 елда лесничествога күчеп китә. Анда урман кисүдә эшли. Иртәдән кичкә кадәр аударылган агачларның ботакларын чаба. Баракта яшиләр. Бер елдан яңадан авылга кайталар. Володя Вахит җидееллык мәктәбенең 5нче классына бара.

Максатчан яшьлек

Владимир экзаменнарны яхшы билгеләренә тапшырып, Казан сәнгать училищесының беренче курсына кабул ителсә дә, әнисенең улын укытырга мөмкинлеге булмый. Шунлыктан ул мәктәпкә укырга бара, аны уңышлы гына тәмамлый. Декабрь аенда Совет Армиясенә алына. Өч ел хезмәт итеп, 1960 елда туган авылына кайта. Клуб мөдире булып эшләүче Владимир Захаров 1961 елны Ижевск шәһәрендәге Удмуртия педагогика институтының сәнгать-графика бүлегенә читтән торып укырга керә. 1967 елда укып бетереп, рәсем, сызым һәм хезмәт укытучысы дипломы ала.

Аның беренче укытучылары – талантлы рәссам-педагоглар Петр Семенов, Николай Попов, Сергей Циркин, Владислав Тупченко, Рем Таһиров, Игорь Горбунов (скульптор), Энгель Бабкин. Петр Семенов та Мамадыш районындагы Чупайдан була (ул рус авылы инде юк.) Аның әнисе Юкәче авылыннан, керәшен кызы.

Владимир Захаров уку белән эшне бергә алып бара. Ижевск шәһәре кинотеатрларында рәссам-бизәүче булып эшли. Аннан механика институтына китә. Анда, 1 Май, Җиңү көне, Бөек Октябрь революциясе, коммунистик өмә һәм башкалар өчен бәйрәм колонналарын бизи. Аның ярдәме белән институтның уку корпуслары да бәйрәм төсен ала. 1967 елда ул укытучы Анна Шевгенюк белән гаилә кора. Хатыны аның иҗатындагы барлык башлангычларда ярдәмче була. Захаровлар гаиләсендә, бер-бер артлы, ике малай туа. Беренче уллары Олег – 1967, ә Павел 1969 елгы. Озак та үтми, гаиләгә тагын бер шатлык өстәлә: Владимирның тырыш хезмәтен исәпкә алып, механика институты җитәкчелеге аларга ике комнаталы квартир бирә.

Хатыны Анна.

1977 елдан 1996 елга кадәр Ижевск иҗат мастерскойларының сәнгать фондында эшли. Бу еллар, рәссамның хезмәт юлында иң бай һәм нәтиҗәле иҗади чор була. Шәһәрнең матурлыгы, архитектурадагы эстетикасы өчен җирле рәссамнар көче белән бик күп эшләр башкарыла. Мисал өчен, механика заводы бинасы фасадында рәссам-монументалист Станислав Медведев группасы составында Владимир мозаика ясый, шулай ук хәзерге вакытта Пионерлар сарае (республика балалар иҗат йорты) фасадын, 4нче профессиональ-техник училищеның вестибюлен бизи. Аның эшләрен “Октябрь” кинотеатрында, “Металлург” санаторие фойесында, тимер юл вокзалының пассажирлар залында, радиозавод ашханәсендә, Сарапул шәһәренең балалар бакчасында күрергә була.

Бер ел үткәч

Владимир Захаровның ясаган портретлары, картиналары, натюрмортлары бихисап. Арада авылына кайткан чакта аерым битләргә графика белән ясалган табигать күренешләре дә бар. Кайчандыр, Владимир Иванович комсомолның орденнарын ясап Җөри мәктәбенә бүләк иткән булган. Комсомол бетерелгәннән соң, ул картиналар да урыныннан алып куелган, аларның хәзер инде язмышлары да билгесез.

Бүгенге көндә өлкән Захаровлар олы уллары Олег белән бергә яшиләр. Олег, шулай ук, сәнгатькә гашыйк икән. Бүлмәсенең стенасы тулы хәзерге заман таләбенә туры килгән картиналар. Ә кече улы Павелның 4 баласы бар. Әби белән бабайны оныклар да бик ярата.

Рәссам рәссам инде! Үз бүлмәсендә мольберты тора, аның янында өстәл тулы төрледән-төрле буяулар тезелеп киткән. Нинди генә кисточкалар юк анда... Анна Дмитриевна белән Владимир Иванович эш кораллары турында сөйләгәндә яшәреп, җанланып китәләр...

Танышуыбызга бер ел үткәч, рәссам Захаров арабыздан китте. Аны туган авылы зиратына алып кайтып, әнисе янына җирләделәр. Әгәр дә Василий Тимофеев исән булса, үз милләтенең, Владимир Захаров шикелле гыйлемле, этномәдәниятен саклап яши алган һөнәр ияләре булуына шатланыр иде дип уйлыйм. Авыр туфрагы җиңел булсын бу шәхесләребезнең. Дәвамчылары булып торсын.

Рәйсә МУЛЛАӘХМӘТОВА, Мамадыш төбәкчеләр җәмгыяте.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: