Туганайлар

Ат елында аттай җигелеп

2014 ел - чираттагы ат елы булып тарихка кереп калыр. Елъязманың соңгы битләрен ябарга санаулы вакыт кына калып бара. Узып баручы елдагы беренче саныбызны Никифор Тукмачевның "Ат елында ат зары" дигән шигыре белән башлап җибәргән идек. "Шул ук тәртә аралары, Каеш, камчым, дилбегәм. Ат хәлен кемнәр аңлыйдыр - Ир-ат хәлен...

2014 ел - чираттагы ат елы булып тарихка кереп калыр. Елъязманың соңгы битләрен ябарга санаулы вакыт кына калып бара. Узып баручы елдагы беренче саныбызны Никифор Тукмачевның "Ат елында ат зары" дигән шигыре белән башлап җибәргән идек.

"Шул ук тәртә аралары,

Каеш, камчым, дилбегәм.

Ат хәлен кемнәр аңлыйдыр -

Ир-ат хәлен мин беләм," - дип язган иде шагыйрь.

Никифор Тукмачев ат елындагы атлар дип кемнәрне атагандыр, шагыйрь фантазиясе ул бик киң, аны һәрвакытта да аңлап бетереп тә булмый. Атлар, дигәч, мин, бу очракта, җигелеп, керәшен дөньясы йөген тартып барган кешеләрне күзаллыйм. Рәхмәт сүзләрен дә әллә ни күп ишетмичә, зарплаталар да алмыйча, киләчәгебез булсын, үткәнебез онытылмасын, дип борчылып чабучы эш атлары. Ат белән тиңләгәнгә, зинһар, ачулана күрмәгез. Ат ул - борын-борыннан керәшен агаеның байлыгын, тормыш дәрәҗәсен күрсәтеп торучы төп билге булган. Менә шул атлар исән-сау булсыннар! Ат елында да матур эшләре белән әледән-әле куандырып торды алар. Кем әйбәтрәк эшләде, кем сүлпәнрәк барды, дип, башкарган эшләрне үлчәү тәлинкәләренә салып тормыйбыз. 2014 ел ничек үткән? Киләчәккә нинди планнары бар? Сүзне җәмгыять җитәкчеләренең үзләренә бирергә булдык.

Тамара Баһаветдинова - Түбән Кама керәшеннәре җитәкчесе:

2014 ел тарихка "Культура елы" дип кереп кала. Башкарган эшләребезнең күбесе шушы юнәлештә булды. 25 апрельдә "Сүрәкә" ансамбле төзелүнең 20 еллыгына һәм Олы көнгә багышлап, "Туганайлар, килегез, сезгә бүген түребез" дигән зур бәйрәм үткәрдек. Ансамбль җитәкчесе Валентина Тупаева "Ел хатын-кызы" дигән республикакүләм конкурста катнашып, "Минем хезмәтем - минем язмышым" номинациясендә җиңеп чыкты. Бүгенге көндә "Сүрәкә" ансамбле - 48, "Балчыклы җиңгиләре" - 22, "Асыл нәсел" - 16, "Кодачалар" - 6, "Яшь күңел" - 12 кешене берләштерә. Моннан тыш, 68 нче санлы балалар бакчасында Людмила Ушакова оештырган ансамбль эшли.

30 майда Верхний Ключ авылында "Керәшен съезды" дип аталган җыен узды. 1 июль көнне Балчыклы авылында яңа чиркәү төзелеп, храмга йөрүчеләргә тапшырылды. 3 сентябрьдә шәһәребездә Халыклар дуслыгы йорты ишекләрен ачты. Шул уңайдан, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, төрле халыклар дуслыгын ныгытуга керткән хезмәтләребез өчен, безгә Рәхмәт хаты тапшырды.

Уңышларыбыз янәшәсендә, хәл итәсе мәсьәләләребез дә әлегә җитәрлек. Түбән Кама керәшен җәмгыяте җирлегендә эшләрлек Воскресный мәктәп кирәк. Керәшен җәмгыятенең тормышын, эшләрен чагылдырган аудио-видео альбом чыгарасыбыз бар. Әлеге альбом безне халык буларак башкалар алдында да танытыр, күтәрер иде.

Яңа елда һәммәбезгә хәерле, бәрәкәтле гомерләр телим. Күңелләрдә дөньяны алга илтүче хис-тойгылар - өмет, ышаныч, мәхәббәт беркайчан да сүнмәсен. Ходай ташламасын!

Виталий Агапов - Чаллы керәшеннәре җитәкчесе:

Һәр елдагыча, быел да Нардуган һәм Питрау бәйрәмнәрен зурлап, шәһәр күләмендә, тирә-як төбәкләрдән кунаклар чакырып үткәрдек. "Карендәшләр" керәшен халык фольклор ансамбле һәм яшьләрдән оешкан "Җанагай" ансамбле белән концертлар күрсәттек. Зәй районының Сәвәләй, Якты Күл авылларында, Әлмәт районының Кәләй, Тукай районының Борды авылларында халык безнең чыгышларны яратып карады. "Туым җондозы - 2014" конкурс-фестивалендә җиңүгә ирештек.

Быелның апрель аенда мине Татарстан халыклары Ассамблеясенең Чаллы филиалы җитәкчесе итеп сайлап куйдылар. Бу - моңарчы тартып барган йөгемне бермә-бер авырайтты. Мондый эшкә алынасың икән, "галочка" өчен генә түгел, ә нәтиҗәсе күренерлек итеп эшләргә кирәк. Ул чактагы шәһәр башлыгы Вәсил Шәйхразиев белән берничә тапкыр күрешеп, күңелдә йөрткән планнарымны, уйларымны аңа да җиткердем. Чаллы - күпмилләтле шәһәр. Бездә "Халыклар дуслыгы" дип аталган проспект та бар. Исеме булгач, җисеме дә булырга тиеш. Ник шунда халыклар дуслыгы аллеясе төземәскә? Үзебезнең бәйрәм-концертларыбызны да шунда үткәреп булыр иде. Белдерүләр, чыгышлар вакытындагы фотографияләрне дә урнаштырып була. Вәсил Гаязович Казанга киткәч, аның урынына Магдеев билгеләнде. Аның белән дә бу турыда сөйләшү булды, ул да планнарны хуплады. 12 октябрь көнне әлеге аллея буласы урынга агачлар утырттык. Бер башланып киткәч, бу эшне туктатмабыз, дип уйлыйм. Халыклар дуслыгы йортында күп еллардан бирле төрле милләт халыкларының ансамбльләре эшләп килә. Шуларның җырларыннан диск чыгарасы килеп йөри иде. Никадәр талант бит анда! 7 декабрьдә шушы уемны өлешчә тормышка ашырдым. Һәр ансамбльнең икешәр җырын кертеп, диск чыгардык. Алдагы планнарда - һәрберсенекен аерым-аерым диск итеп эшләү. Һәр халыкның үз шагыйрьләре, үз композиторлары күпме тагын. Алар да "Чишмә" халыклар йортына йөри. Шундыйларның иҗат җимешләрен туплап, берәр җыентык бастырсаң, шәп булыр иде. Килгән кунакларның кулына тоттырырга менә дигән бүләк тә бит әле ул. Кыскасы, планнар зурдан.

Яңа - 2015 елда бөтен карендәшләребезгә дә, гомумән, бөтен кешегә дә исәнлек телим. Булган авырлыклар артта калып, барыбызны да матур киләчәк көтсен. Керәшен дөньясында бөтенебезгә дә эш җитәрлек. Җиңнәрне сызганып, эшләргә дә эшләргә әле. Ходай сәламәтлек бирсен!

Степан Спиридонов - Мамадыш керәшеннәре җитәкчесе:

2014 елда башкарган эшләребез шулар, шулар дип, аерым санап чыгу кирәк түгелдер. Шулай да Җөри авылының Тырлау аланында быел унбишенче тапкыр үткәрелгән Питрау бәйрәмен искә алмыйча булмас. Быелгы керәшен чибәрләренең әзерлеге башка елгыларга караганда күпкә югары дәрәҗәдә иде. Конкурсантлар белән художниклар, фотографлар, дизайнерлар, визажистлар, режиссерлар эшләде. Аларның керәшен стилендә заманча тегелгән костюмнардан ясаган "де-филе"сы бөтен кешене таң калдырды. "Мисс Татарстан" конкурсы президенты Изольда Сахарова җиңүче кызларны 2015 елда узачак "Мисс Татарстан" конкурсының финалына (сайлау турында катнашмыйча гына) чакырды. Бу - бөтен керәшен дөньясының уңышы дип саныйм.

Узган елның көз айлары керәшен авылларындагы берничә чиркәүне яндыру вакыйгасы белән сискәндерсә, агымдагы ел яңа чиркәүләр төзелү белән барчабызны кинәндерде. Албай авылында искиткеч матур иман йорты төзелеп, халыкка тапшырылды. Колышчы авылы кешеләре үз көчләре белән чиркәү торгыздылар. Хәзерге вакытта районда җиде чиркәү эшләп тора.

Ноябрь аенда еракта яшәүче карендәшләребез - нагайбаклар җирендә булып кайттык. Мин 2011 елда аларда булып, күрешеп кайткан идем инде. Үзебезнең як керәшеннәрен дә алып барып, аларның ничек яшәгәннәрен, нинди кунакчыл икәнлекләрен, гомумән, бик әйбәт кешеләр булуларын күрсәтәсем килгән иде. Өлкән яшьтәге әбиләребез ерак юлга чыгудан курыктылар, "Урагай" ансамбле җыручылары белән бардык. "Арумысыз, туганнар" дигән фестивальдә катнаштык. Нагайбакларның "үзебезнекеләр" икәнлеген тагын бер кат күреп, яратып кайттык.

Быелгы җәйдә "Яшь гвардия" һәм "Интеллект" дигән исемнәрдә өчәр смена белән ике лагерь эшләде. "Палаточный" лагерьлар булды ул. Әти-әнисе итәгеннән чыкмаган балаларга баштагы көннәрдә шактый авырга туры килсә дә, озатканда, аерылышасылары килмичә, елашып беттеләр.

Күптән түгел Казанда керәшен яшьләре форумы үтте. Мамадышта да җәмгыятьнең яшьләр крылосын сайлап куйган идек. Биш ел эчендә әллә ни эш майтара алмадылар. Ныклап торып, шушы эшне яңадан оештырып җибәрергә исәп.

Яңа ел теләкләренә килгәндә исә, бөтен кешегә дә өмет белән яшәргә язсын, дим. Радио-телевидение куркыныч хәбәрләрне көн дә җиткереп тора. Шуңа да карамастан, күңел хөрлеге, алга таба ышаныч ташламасын. Өмет белән ышаныч булганда, аларга тагын тырышлык та өстәлсә, җир җимерттереп була.

Яңа - 2015 ел төкле аягы белән килсен!

Сөйләште: Мария Мартынова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: