Туганайлар

Арулармысыз, карендәшләр: бондюг керәшеннәре турында фактлар

Керәшеннәрнең бу гади сәламләү сүзе тирән мәгънәгә ия

Иң якын кешеләренә нәкъ менә шулай дип мөрәҗәгать итәләр, хәл-әхвәлләрен белешәләр. Әлеге сәламләү белән кадерле кунакларын каршы алалар.

Менделеевлылар

Менделеевск районында керәшеннәр нигездә Иске Гришкинда, Сәйтәктә, Бөрешледә яшиләр. Аларны шулай ук Монайда, Ашпайковода, Максимковода, Менделеевскийда очратырга мөмкин. Милли-мәдәни автономия рәисе – Валентина Мамакова. 

 «Безнең ил» – «Наша страна»

Керәшеннәрнең борынгы йолаларының көйләре әле һаман даә сакланган. Аларның календарь җырлары, гадәттә, күптавышлы. Троицадан Питрауга кадәр керәшеннәр җырлар белән әйлән-бәйлән оештырганнар. Аларның туй, кунак һәм өстәл яны җырлары сузып башкарыла, лирик һәм күп ягы белән удмуртлар, марилар һәм чувашларныкына охшаган. 

Шулай ук такмаклар да популяр, нигездә, биюләр белән бергә башкарыла. Яшерен гимннары булып «Безнең ил» – «Наша страна» композициясе санала.

Район һәм республика горурлыгы

Керәшеннәр арасында танылган кешеләр аз түгел, алар үзләренең казанышлары, таланты һәм игелекле эш-гамәлләре белән бондюг җирен данлыйлар. Районда шагыйрь Егор Уткин иҗат белән шөгыльләнде (1932-1977), Виктор Соловьёв – Туган якны өйрәнү музеена нигез салучы (1949 -2015). Иосиф Камашев – тарихчы һәм төбәкне өйрәнүче, алты китап авторы.

Кайчандыр Менделеевск тамашачысы уникаль тавыш иясе, ләкин гади булмаган язмышлы Иван Качаев чыгышларын алкышларга күмде. Николай Добрин – рәссам, Россия рәссамнар Союзы әгъзасы. Ул тумышы белән Бөрешледән, хәзер Мәскәүдә яши, балаларны рәсем сәнгатенә өйрәтә. Иван Алексеев үзенең шигырьләрендә туган ягының матурлыгына, гришкинлыларның хезмәт сөючәнлегенә һәм татулыгына мәдхия җырлый. Аның якташы Лиана Алексеева (Миронова) «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты.

"Менделеевск яңалыклары"

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: