Туганайлар

Артур Поляков: “Керәшенлек – минем фишка”.

Республика керәшен оешмасына 10 ел тулу уңаеннан, 10 лидерга 10 сорау Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелеп, узган 10 ел вакыт эчендә аның уңышлы проектлары эшләп килә, җимешләрен бирә. Нәкъ тә керәшен оешмасының инициативасы белән барлыкка килгән "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле дә шундыйларның берсе. Республика керәшен оешмасына 10 ел тулу...

- Артур Владимирович, Сез ансамбльгә ничек килдегез? Сезнеңчә, Сез халык өметен акладыгызмы?

- 2010 елда, Галиәсгар Камал театрында администратор булып эшләгән вакытта, бу өлкәдә специалист буларак, миңа "Бәрмәнчек"нең җитәкчесе булырга тәкъдим килде. Бераз аптырашта калдым. Чөнки ансамбльнең концертында булганым булса да, иҗтимагый оешма әлеге зур масштабларда эшли, дип, уйламаган идем. Дөресен генә әйткәндә, мин ул вакытларда оешмадан ерак тора идем, хәтта аның барлыгын да белми идем әле. Шулай да, театрда эшләгәндә, директорыбыз мәрхүм Шамил Закиров 1992 елларда оештырырга тәкъдим ителгән керәшен халык театры турындагы документларны, протоколларны миңа тапшырган иде. Заманында ул җыелыш Камалның кечкенә залында узган булган. Кызганыч, театрдан киткәч, ул документларның язмышы миңа билгесез.

Өметләрне аклау, акламау турында әйтә алмыйм. Аңа бәяне халык бирер. Шуны әйтәсем килә, мин ансамбльгә килгәннән соң, бүгенгесе көнгә без зур адымнар ясадык. Әлбәттә, бу керәшен оешмасы белән берлектә, аның җитәкчесе Иван Егоров ярдәме белән башкарылган эшләр. "Бәрмәнчек"кә килгәндә, ансамбльнең компьютерлары да, хәтта, документлары да юк иде. Бүлмәләре салкын - пәлтәләр киеп, чәй эчәләр иде. Концерттан соң кайткач, төннәрен, костюмнарны, аппаратураны алтынчы этажга җәяү ташый иделәр, лифт юк. Бу хәлләргә чыдый алмый, артистлар да таралып беткән иде. Иван Михайлович ярдәме белән, безгә беренче этажны бирделәр. Бию классына идәннәр җәйдерттек, көзгеләр ябыштырып куеп, ниһаять, ул бүлмәне кеше төсенә керттек. Артистлар эшкә теләп йөри башлады. Тырыша торгач, барысы да әкеренләп җайга салынды.

Иҗат кешеләре белән эшләү бик авыр. Аннан соң, аларны аңлый, коллектив буларак бергә туплый, яңа идеялар булдыру өчен җитәкче генә түгел, психолог та була белергә кирәк. Вакытында кырыс булып, кирәгендә алардан да йомшаграк булсаң, эшли аласың. Аллага шөкер, хәзер бар нәрсәбез дә бар, составыбыз тулы, яшь кадрлар безгә эшкә килергә атлыгып тора. Бүгенге көндә "Бәрмәнчек"тә эшләү - дәрәҗә.

- Сез, эшләр өчен, үзегезгә нинди команда җыйдыгыз?

- Иң башта, ансамбльгә килгәндә, бар эшне Камал театры ярдәме белән дә эшли идем. Чөнки, анда бөтен цехлар, структуралар яхшы эшли. Алар миңа беркайчан да юк, димәделәр, һәрвакыт якын иттеләр. Хәтта "Бәрмәнчек"нең логотипын да Камал театры дизайнеры эшләп бирде. Артистлар коллективының төп нигезен саклап калдык. Алмаз Тукманов белән Нәфисә Әхмәрованы Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжыннан үзем барып алып кайттым. Хәзер алар башлап биючеләр. Мин килгәнче киткән биюче егетләр дә кире кайттылар. Артистларның күбесе Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар - Геннадий Макаровның укучылары. "Айбагыр" лагеренда вожатый буларак тәҗрибә туплаган Екатерина Максимова бездә баш администратор булып эшли. Күп нәрсә башкара, бар медиакиңлекне дә ул тутырып бара. Ансамбль оешма белән дә тыгыз элемтәдә тора. "Туым Жондозы", "Бәрмәнчек бакчасы", "Питрау" керәшен мәдәнияте фестивальләре - уртак җимешебез.

"Бәрмәнчек бакчасы" фестивале

- Керәшен мәсьәләсенең элеккеге һәм хәзерге хәленә карашыгыз?

- Хәзер, керәшен дөньясында кайный башлагач, үземне оешмадан башка күз алдына да китерә алмыйм. Чөнки оешма миңа яраткан эшемне биреп, яшәргә шартлар тудырды, күп проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек һәм зур тәҗрибә бирде. Элеккеге һәм хәзерге хәлләрнең аермасы бик зур. "Туым Жондозы" фестивален генә алсак та, зур үсеш күзәтәбез. Элек ул бик гади иде. Хәзер зур масштабларны колачлап, республика җитәкчелеге белән Мәдәният министрлыгының игътибары астында үтә. Безнең арага яшьләр килде. Ул вакытта яшь буынны күз алдында да тотмаганбыздыр әле.

- Шушы елларда нинди уңышларга ирештегез? Уңышсызлыкларыгыз булдымы?

- 2011 елда Босния һәм Герцеговинада "Дукат-фест", ә 2012 елда Төркиянең Истанбул шәһәрендә "BÜYÜKСEKMECE" халыкара фестивальләрдә катнашып, 20дән артык ил кешесенә үзебезнең мәдәниятне күрсәттек, таныттык. Икесендә дә Татарстанны гына түгел, Россияне тәкъдим иттек. Әлеге уңышларыбызны күреп, "Играй, гармонь" тапшыруына съемкаларга чакырдылар. Монсы да уңыш, чөнки алар башкаларны кабатламый торган, үзенчәлекле коллективларны гына төшерәләр. Яңа альбомнар да чыгардык. Без бит әле яшь - тагы да зуррак уңышлар киләчәктә булыр, Алла боерса! Уңышсызлыклар дигәндә, яшь, таланты солисткабыз Диана Мишкина белән биючебез Камил Байбиковны югалтуыбызны әйтми булдыра алмыйм. Диана бүген бар сәхнәне тутырып балкучы йолдыз булырлык йолдызчыгыбыз иде.

"Играй, гармонь" да съемкалар

- Керәшен мәсьәләсе белән шөгыльләнгәндә, керәшен булуыгыз Сезгә каршылыклар китермәдеме?

- Андый каршылыклар булмады һәм булмас та, дип уйлыйм. Мине керәшен итеп яраталар. Элек керәшен булуыма артык игътибар бирмәсәләр, хәзер халык мине, ничек анда "Бәрмәнчек"ләр, дип каршы ала. Үземне дә, ансамбльне дә яхшы кабул итәләр. Камал театрының да бер генә чарасы да бездән башка үтми. Керәшен булуымнан оялмыйча, күкрәк киереп йөрим. Керәшенлек - минем фишка.

- Безнең халык ни өчен пассив?

- Керәшеннәрне аның кадәр пассив димәс идем, алар - тыйнак. Беркайчан да чәчрәп чыкмыйлар, әкрен генә, ипләп кенә яши бирәләр. "Ярар, миннән башка да эшләрләр әле" дигән алым белән, артык зур кызыксыну белдермиләр. Менталитет шундыйдыр безнең.

- Сез халыкка никадәр якын?

- Кайсы гына төбәккә барсак та, кешеләрнең үз җыруларын, биюләрен, милли киемнәрен күрәселәре килә. Болар барысы да аларга якын, җан ризыгы булып тора. Без галимнеребез Геннадий Макаров һәм Наилә Әлмиеваның керәшен авылларында язып алган фольклор материалларын эшкәртеп, югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткереп, халыкның үзенә кире кайтарабыз. Алар, үз җырларын зур сәхнәдән ишетеп, горурланалар, илһамланалар. Шуның белән без халыкка якын. Без керәшеннәрнең үзаңын, мәдәниятен күтәрүчеләр.

Галимнәр Наилә Әлмиева, Геннадий Макаров һәм художество җитәкчесе Эльмира Кашапова ансамбль эше буенча фикер алыша

- Сезнеңчә, керәшеннәрне берләштерү, туплау өчен нишләргә кирәк?

- Республика һәм тагын да югарырак күләмдә конкурслар, фестивальләр оештырырга кирәк. Балалар студиясе ачылса, яхшы булыр иде. Сабый чактан ук үз тарихына, теленә, гореф-гадәтләренә мәхәббәтне үстерсәң, алар гомергә халкына тугры булып калачак. "Айбагыр" лагеры, "Туганайлар" газетасы, Интернеттагы группалар, концертлар - барысы да берләштерү элементлары. Һәрберсенә дөрес максатлар куеп эшләгәндә генә, халыкның үзаңы уяначак һәм артачак. Бер көтүлектә төрле сыерлар булган күк, арабызда керәшен мәсьәләсе буенча каршылыклы фикердәгеләр дә юк түгел. Андыйлар амбицияләр белән йөри-йөри дә, нәтиҗәсе булмагач, шиңәләр дә төшәләр. Миңа калса, барысын бер утарга тупларга ярамый. Тупланасылары килә икән - туплансыннар, үзләренчә эшләсеннәр. Әмма, "без - керәшен халкы", дип халык исеменнән башкалар алдында кычкырып йөрмәсеннәр. Биш кеше халык түгел әле ул. Шулай да, тормышта андыйлар да кирәк. Без, аларга карап, "карале, болай эшләргә ярамый икән бит", дип уйлыйбыз, сабак алабыз. Моның шулай икәненә көн саен инанып торабыз. Ничек эшләргә яраганын, ничек эшләргә ярамаганын анализлый беләсең һәм аңлыйсың икән, димәк, син - дөрес юлда.

- Сезне нәрсә борчый, нәрсә сөендерә?

- Ансамбльнең киләчәге, аның художество ягыннан нинди юлга кереп китүе, дөрес юнәлештә үсүе борчый. Чөнки, заманалар, таләплар үзгәрә, яңа яшьләр килеп тора. Киләчәктә без фольклорыбызны, этник юнәлешебезне югалтмыйча, эстрадага борылып кереп китмичә, үзебезнең юлыбызны, лаеклы урыныбызны табып яши алсак - аннан да кыйммәтле нәрсә булмаячак.

"Туым Жондозы - 2016" фестивале

- Иҗтимагый башлангычларда керәшен мәсьәләсе белән шөгыльләнү авырмы?

- Миңа оешма һәм ансамбль белән эшләү бик ошый. Үземне әлеге хәрәкәткә кирәкле кеше, дип саныйм. Бүгенге көндә барыбыз бергә уртак тел табып, зур эшләр башкарып ятабыз. Авырыксынмыйм, сөенәм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: