Туганайлар

Аркадий Иванов: “Без – көчле кеше, түзәбез”

Токсикология, радиация һәм биология куркынычсызлыгы өлкәләрендә танылган галим, профессор, биология фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясенең член-корреспонденты, карендәшебез Аркадий Ивановка 70 яшь

 385 фәнни хезмәт, 11 монография, 16 китап авторы... Фән өлкәсендәге ачышлары өчен 44 патентка ия галим... Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре... “Хезмәттәге фидакарьлек өчен” (1986 ел), “Фидакарь хезмәт өчен” (2010) медальләре һәм “Россия агропромышленность комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен” (2010) алтын медаль иясе... Россия Федерациясе хөкүмәтенең фән һәм техника өкәсендәге премиясе лауреаты (2011). Болар – 4 апрельдә үзенең җитмеш яшьлек юбилеен билгеләп үткән Аркадий Васильевич Ивановның данлы хезмәт юлындагы уңышларының бер өлеше генә.   

Укырга иртә кергән... 

Чистай районының Югары Кондрата авылында ишле гаиләдә үсә Аркадий.  Бабасы Павел Иванович авылда сельпо председателе булып эшләгән. Бөек Ватан сугышы башланганда олы яшьтә булса да, интендант  хезмәтенә алынган. Әтисе, 1914 елда туган Василий Павлович –  хәлиткеч Сталинград фронтында дошманга каршы аяусыз сугышкан,   Берлинга кадәр барып җиткән фронтовик. Тыныч тормышта ул үз авылларындагы мәктәптә директор булып эшли (cугыш кырында алган яраларыннан ул бик иртә, илле ике яшендә үк дөнья куя)… 

Аркадий алты яшендә укырга керә. 1 сентябрь иртәсендә, кулына мәктәп сумкасы тоткан малайны әтисе, арка кочтырып, мәктәпкә алып китә. Әнисе Варвара да, әтисе дә мәктәптә эшләгәнлектән, балалары да үскәндә гел алар янында булалар. 

Аркадий сигез класс бетергәч, әтисенең “ветеринар буласың” дигән сүзен тыңлап, Буа ветеринария техникумына документларын тапшыра. Практика үтәргә үзләренең Чистай районындагы Иске Ромашкин хуҗалыгына кайта. 1967 елда хезмәт кенәгәсе алган тырыш егет, ветврач буларак, үзенең хезмәт юлын да шушы хуҗалыкта башлый. Техникумда укыганда да комсорг булган Аркадийны биредә дә комсомол оешмасы җитәкчесе итеп сайлыйлар. Булдыклы белгечкә олы ышаныч күрсәтеп, В.И.Ленинның тууына 100 ел тулган бер вакытта коммунистлар партиясе сафларына кабул итәләр.  

23 яшьлек председатель 

Егерме өч яшендә аны “Заря” колхозы председателе итеп куялар.  Колхоз үзәге Югары Кондратта ул чагында бары тик башлангыч мәктәп кенә  була. Сабый килеш башка авыл мәктәбенә йөреп укуның авырлыгын яхшы белгән председатель тиз арада урта мәктәп бинасы төзетә. Халыкны – медпунктлы; суүткәргеч суздыртып, авылны тулысынча су белән тәэмин итә. Җиде чакрым озынлыкта, күтәртелгән олы юл салдырта. 800-900 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма да шул елларда төзелә. Эш кешесенә уңайлыклар тудыруны төп бурычы дип санаган җитәкче тырышлыгы белән, авылда мәдәният йорты да калка. Сүз уңаеннан, бу биналар әле хәзерге вакытта да исән. Тик, ни кызганыч, соңгы елларда реконструкциягә ябылган мәдәният йорты һаман да бикле килеш тора. Иванов заманында сафка бастырылган машин-трактор паркы, гаражлар да инде бушап, ятимләнеп калган... Ул елларда хуҗалык игенчелектә һәм терлекчелектә дә югары күрсәткечләргә ирешә. 

Нибары өч ел ярым эчендә башкарган шушы эшләрен күз алдыннан үткәргәч,  Аркадий Ивановның: “Миңа бик иртә олыгаерга туры килде”, – дип ни өчен әйткәне һәркемгә  аңлашылыр. 

Саратовтагы югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, Яшел Үзән районының бик зур коллективлы “Майский” совхозында партия оешмасы секретаре булып эшли. Җитәкчеләр аның тырышлыгын, булдыклылыгын күреп, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе проректоры һәм әлеге уку йортының Биектау районындагы өйрәнү-тәҗрибә хуҗалыгы директоры итеп билгелиләр.  

 

Дәрәҗәле иптәшләр арасында 

Зур тәҗрибәгә ия җитәкче яңа вазифада да җиң сызганып эшкә  керешә. “Учхоз” урнашкан Дачный поселогында эчәргә яраклы су булмый, аны читтән ташыйлар.  Эшкә килүгә,бик кыска вакыт эчендә су керттерә – 4 чакрым ераклыктан торбалар сузып һәр йортны, квартирны сулы итәләр. Мәктәп, зур кибет һәм стоматология, гинекология кабинетларын үз эченә алган поликлиника, мәдәният йорты, терлек фермалары, Казанка аша башта – асылмалы, ә соңрак зур күпер, чистарту корылмалары һ.б. төзелә. Пекарня ачтыра: бодай һәм оннан башлап, табадан төшкән ипиенә кадәр – үзләренеке. Яшәү урынына мохтаҗ булган гаиләләр өчен йортлар (барлыгы 120 квартир) сафка бастырыла. Юлга асфальт җәелә. Ивановның үз проекты буенча, Җиңүнең 40 еллыгына зур һәйкәл салына. Боларның барысы да – хуҗалыкның үз бюджеты хисабына! Ул елларда Аркадий Иванов “Учхоз”ны алдынгы хуҗалыкка әйләндерә.  

Бик зур буа төзиләр, анда карп балыгы үрчетеп саталар. Югары технологияле сугарулы җирләре генә дә 470 га мәйдан тәшкил итә. Ул еллардагы ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры Минтимер Шәймиев үзе дә бу эшнең барышы белән якыннан кызыксына, булыша. Аның ярдәмендә, электрга көйләнгән насос станциясе алына. Холмогор токымлы сыерлары, терлекләр өчен тиешле азык базасы булган хуҗалыктагы бу сугарулы җирләр продуктлылыкны арттырырга ярдәм итә. СССР буенча алдынгы урыннарны алган хуҗалыкка, югары күрсәткечләр өчен, 1984 елда I дәрәҗә Почет дипломы һәм “Волга” машинасы бирелә. 

1996 елда “Учхоз” мәктәбендә, хорга кушылып, Геннадий Зюгановның җырлаганын поселоктагылар хәтерлидер әле... Ул вакытта коммунистлар лидеры Зюганов, сайлау алдыннан, Дербышкага халык белән очрашырга килгән була. Соңыннан аны Аркадий Иванов “Учхоз”га алып кайткан... Советлар Союзы Герое Валентин Варенников белән дә аралаша ул. 1996 елда ил президентлыгына кандидат булып теркәлгән Аман Тулеев Казанга үз сайлаучылары белән очрашырга килергә тиеш була. Әмма шахтадагы шартлау турындагы хәбәр аны тиз арада Кемеровога кайтып китәргә мәҗбүр итә. Шунлыктан, аның ышанычлысы булган Аркадий Ивановка сайлаучылар алдында ялгызына чыгыш ясарга туры килә. 1990-1995 елларда ТАССР Югары Советы депутаты булган Ивановка халык  белән уртак тел табуы авыр булмый...    

Үзен гомере буе коммунист дип исәпләүче Аркадий Васильевичны дәрәҗәле иптәшләре белән беррәттән, гап-гади студентлар да үз итәләр. Проректор булып эшләгән елларында Апас районына баргач, ветеринария берләшмәсендәге бер яшь белгеч Ивановка үзенең рәхмәтен әйтә. Институттагы укытучысының үзенә аптырабрак карап торуын күргәч, бу  белгеч студент елларында булган вакыйганы искә төшерә. Институттан чыгарылырга тиешле студентлар исемлегендә, ни өчендер, бу егетнең дә фамилиясе була. Декан инде приказ да чыгарып өлгергән. Группадашларының “Аркадий Васильевич булышса гына инде” дигән киңәшләрен истә тотып, студент егет проректор янына килә, барысын да аңлатып бирә. Татар егете. Лекцияләр дә калдырмаган. Әтисе дә мал табибы, абыйсы да шул тармакта эшли икән. Иванов бу егетне игътибар белән тыңлый да, ректор янына  кереп китә... Нәтиҗәдә, егет институтта укып кала. Киләчәктә ул үз тармагының яхшы белгеченә әйләнә. Әнә шундый киләчәкне күздә тотып та инде, Иванов институтка укырга килгән авыл балаларына терәк булырга тырыша. Үзен фәнгә багышлаган  проректор тормышында андый мизгелләр аз түгелдер... 

Катлаулы фән юлында 

1998 елдан алып алты ел дәвамында Аркадий Иванов Татарстан Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе начальнигы-баш дәүләт ветеринария  инспекторы вазифасын башкара. Ул хөкүмәт хезмәтендә  эшләгән чорда республиканың ветеринария тармагы алдынгы урыннарда була. Төрле темаларга фәнни конференцияләр   уздыралар. Теләчедә, Биектауда, Бөгелмәдә, Яшел Үзәндә һ.б. районнарда ветеринария оешмалары төзелә. Газификация буенча зур эшләр башкарыла. Фән белән бик тыгыз элемтәдә эшлиләр. Ветеринария  хезмәткәрләрен санаторийга җыеп, зур галимнәр катнашында, атна-ун көнлек укулар уздыралар. Санаторийга җыюның үз сәбәбе дә була: берьюлы хезмәткәрләргә сәламәтлекләрен ныгыту, дәвалану мөмкинлеге дә тудырыла. Нәкъ шул чорда районнарда югары һөнәри осталыкка ия ветеринария хезмәткәрләре туплана. Республика ветеринария съезды да уздыралар. Съезд барышында республикада 1999 елдан ветеринария хезмәткәрләре көне кертү турында карар кабул ителә. Бу илдә беренчеләрдән булып! 

Аркадий Иванов Мәскәүгә эшкә күчәргә җыенган җиреннән, республика җитәкчеләренең киңәшен тотып, “Токсикологик, радиацион һәм биологик иминлекнең федераль  үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенә директор булып күчә.  Һәм озак еллар дәвамында шул вазифаны башкара.  

Аның турыдан-туры фәнни җитәкчелегендә, белгечләрдән 15е – доктор, ә 20се фәннәр кандидаты булып җитлегә. Үз кул астындагы белгечләр белән берлектә, аеруча куркыныч һәм социаль яктан зур әһәмияткә ия йогышлы авырулар тудыргычларны саклау технологиясе эшләнә. Түләмә (сибирская язва), бруцеллез, дуңгыз чире, Ауески авыруы кебек йогышлы чирләргә каршы  махсус вакциналар,  шулай ук, радиобиология препаратлары уйлап табып, эшләп чыгарыла. Төрле токсиннардан котылу өчен дарулар әзерләнеп, дәүләт резервына салына...  

“Чиста тирәлек-сәламәт терлек-сыйфатлы продукт-сәламәт халык” концепциясе нигезендә, мохитне саклау мәсьәләсен  хәл итүгә юнәлдерелгән чаралар системасы эшләнеп, тормышка ашырыла. Ул үз эченә түбәндәгеләрне ала: авыл хуҗалыгы җирләренә токсик-экологик мониторинг уздыру алымнары; техноген яктан бик нык пычранган зоналарда терлекләрдән чиста продукт алу өчен технологик һ.б. ысуллар куллану; калдыкларны экологиягә зыян килмәслек итеп эшкәртү алымнары, шулай ук, аеруча  куркыныч йогышлы чирләр очрагында аларны юкка чыгару юллары, бу биотеррорчылык куркынычы янаганда һәм гадәттән тыш хәлләрдә дә кулланыла алырга мөмкин. 

“Хезмәтем халыкны һәм мохитне саклауга юнәлдерелде. Бу максаттан бик зур эш алып барылды. Микотоксиннарны ачыклау буенча экспресс диагностикасы алымнары булдырылды. Ул – диоксиннан да хәтәррәк агу. Металлны  да, агачны да, азык-төлек продуктларын да “ашый”. Куәтле токсикологик коралга керә, – дип сөйли Аркадий Васильевич. – Заманында “Роскосмос”  белән хезмәттәшлек итүем белән дә горурланам. Космик проектларны һәм программаларны тормышка ашыруда катнашканым өчен Россия космонавтика федерациясенең “Хезмәтләре өчен” медаленә лаек булдым. “Росатом” белән дә эшләдем. Бик зур фәнни эш башкардык. Хезмәтем өчен “Академик И.В.Курчатов” медале бирелде. Аны миңа “Росатом” госкорпорациясе  генераль директоры Сергей  Кириенко тапшырды”. 

Институтта Америка, Европа глимнәре белән бергә башкарган фәнни эшләре Американың фән дөньясында танылган бер  журналында басыла. Ирландия, Бельгия, Германия галимнәре белән элемтәдә торучы Аркадий Ивановның Евросоюз медале белән дә бүләкләнүен әйтик.  

Булдыклы  кешенең кулыннан бар нәрсә дә килә шул. Аркадий Иванов – 2000 елдан Россия күләмендә чыга торган “Ветеринарый врач” журналының баш редакторы; 2001 елдан башлап, спортның пауэрлифтинг төре буенча республика федерациясе президенты. Көчле ир-егетләр бу спорт төрен аеруча үз итә.  2012 елда Лондонда уздырылган җәйге паралимпия уеннарында  пауэрлифтинг буенча Казан егете Айрат Зәкиевнең көмеш призер булганын Аркадий Васильевич зур җиңү дип саный. 

Керәшен булуына горурланып  

 “Сиңа керәшен булуы ничек: авырмы, җиңелме?”.  Зур йогынтыга ия кешеләрдән берсе Аркадий Ивановка шул сорауны бирә. Ә үзе, ни әйтер икән дигәндәй, сынап карап тора. “Аның өчен керәшен булырга кирәк. Керәшеннәр генә белә катлаулылыгын да, авырлыгын да. Без – көчле кешеләр, түзәбез”, – дип җавап бирә ул.   

Үз халкын башкаларның да тануларын, хөрмәт итүләрен тели керәшен галиме Иванов.  Моны беркемнән дә яшерми, чөнки керәшеннәр – үз асылларын, үз нәселләрен белүче, йолаларын бүгенге көндә дә күз карасыдай саклаучы тыйнак халык.  Павел атакай белән дустанә мөнәсәбәттә булган Аркадий Васильевич Казандагы Тихвин чиркәвен кабат торгызуда ярдәм итүен дә эчке бер горурлык аша сөйли. Баштагы, әле авылларда чиркәүләр булмаган елларда, халыкны дингә тарту өчен, ул протоиерей Павелга магнитофон кассеталарына иман, чиркәү җырулары яздырып, республика буенча тарату фикерен җиткерә. Ул кассеталар җүн генә бәягә сатыла... Республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты члены Аркадий Иванов, бу оешма төзелгәннән бирле, аның җитәкчесе Иван Егоров белән тормыш юлында бер-берсенә терәк, ышанычлы  фикердәшләр... 

Ивановның үз гаиләсендә дә элгәреләрдән килгән гадәтләр, асыл сыйфатлар сакланган. Хатыны –   Керәшен Ялтаны авылы кызы Елизавета Андреевна. Институтның филология факультетын тәмамлаган Елизавета озак еллар мәктәптә балалар укыта. Казанга күчкәч, мәгариф өлкәсеннән китеп, бухгалтер-икътисадчы була. Заманында училищеда шул тармак буенча һөнәри белем дә алган ул.  

Аркадий Васильевич балаларының, кул арасына керә башлауга ук, әниләренә булышып, тормышны белеп үсүләре турында да сөйләде. “Куйган максатларына ирешергә кирәклеген, мөгаен, миннән өйрәнгәннәрдер”, –  дип әйтүче әтиләренең, балалары белән горурланырлыгы бар шул. Екатерина да, Александр да мәктәпне – алтын медальгә, югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамлаганнар.  

 Бәләкәйдән үк үз туган телендә сөйләшүче, үскәндә үк чиркәүгә йөргән кызлары Екатерина – Мәскәүдәге федераль структураларның берсендә референт, икътисад фәннәре кандидаты. Аның олы улы Борислав Казанның 96нчы гимназиясен алтын медалгә тәмамлап, Мәскәү университетында белем ала, ә кечесе мәктәпнең унберенче классында укый.   

Бүгенге көндә Александр да Мәскәүдә яши. Икътисад фәннәре кандидаты, доктор. Ул – 2012 елны фән һәм техника өлкәсендә Татарстан  дәүләт премиясенә лаек булган галим.  Хатыны Виктория белән Җөридәге Питрау бәйрәмендә танышканнар. Бүгенге көндә дүрт бала үстерәләр: Даниил, Елизавета, Анна һәм Максим. 

 “Сөекле хатыныма рәхмәтле мин. Минем өчен ул – секретарь да, һәр эштә ышанычлы ярдәмче дә. Хезмәт юлында икеләнеп калырдай мизгелләр булганда, минем бит Лизам бар, бу эшне башкарып чыгачакмын, дигән фикер ныклык бирә иде. Хатыным бик түзем кеше. Аңа минем белән яшәве җиңел булмагандыр инде. Беркайчан да байлыкка, муллыкка омтылмадым бит”, – дип әйтеп куйды Аркадий Иванов  хатыны турында сүз чыккач. Елизавета бик сирәк очрый торган зирәк киленнәрнең берсе дә әле. Аркадийның әнисе Варвара гомере буе алар гаиләсендә яши. Соңыннан Елизаветаның әнисен дә үзләренә алып киләләр. Яшь чакларында ук дус булган ике кодагый, олыгайган көннәрендә, балаларының кадер-хөрмәтендә гомер кичергәннәр...  

Ивановның тормышында мөһим   вакыйгалар бик күп. Аларның кайберләрен  тәртип буенча санап үтик әле: гаилә тормышларына – 47 ел,  КПСС сафларына алынганына – 50 ел, хезмәт юлына – 53 ел...   

 “Ирешелгән бер биеклек тә җиңел бирелмәде”, – дип ассызыклаучы Аркадий Ивановның  хезмәт дәверендә төрлечә аяк чалган көнчел бәндәләр дә, алар китергән явызлыклар да аз булмагандыр. Әмма ул – кара көнчелләргә игътибар итмичә, фәндә үз сүзен әйтүгә, үз юлын табуга  бар тырышлыгын куйган олы шәхес. Шуңа да бүгенге көндә Россия фәннәр академиясе эксперты Аркадий Иванов – дөнья күләмендә танылган Анатолий Смирнов, Михаил Гулюкин, Юрий Лачуга, Александр Панин, Ирина Донник һәм Сергей Шабунин кебек академиклар рәтендә! 

Коронавирус турында 

Аркадий Васильевичка багышланган бу язманы әзерләгәндә, коронавирус таралу куркынычына бәйле рәвештә, Россиядә саклык чаралары күрелә башлаган көннәр иде. Шунлыктан, кесә телефонындагы WhatsApp кушымтасы ярдәмендә видео элемтә аша гына аралашырга туры килде. Берьюлы, коронавируска бәйле вазгыятькә карата фикерен сорашу җае да чыкты.   

 “Россия шундый ил инде ул, – диде галим. –  Анда төрле климатик, экологик зоналар бар. Элекке вакытта да, терлекләрне бер төбәктән икенчесенә күчерүгә бәйле рәвештә, төрле йогышлы авырулар – “сибирская язва”, туберкулез, ящур һәм вируслы башка чирләр булган... Республикада терлекләр 2001 елда туберкулез авыруыннан арындырылды. Әгәр  профилактика чаралары күрелмәсә, аның алдагы елларда килеп чыгуы мөмкин. Лейкоз буенча да, шулай ук, максатчан эш алып барылырга тиеш.  

Ул вируслар гел чыгып торачак. Дөнья шулай яралган. “Атипичная пневмония”, дуңгыз гриппы, кош гриппы – шул бертөрле вирус авырулары. Һәркайсының аерым бер үзенчәлеге бар. Бездә биология, вирусология һәм генетика хезмәтенә аерым игътибар бирелергә тиеш. Коронавирусны да, башкасын да җиңү өчен – фәнгә, фән белән шөгыльләнүче галимнәргә һәрьяклы ярдәм итәргә кирәк. Төрле вируслар таралуга юл куймас өчен, профилактика алып бару – иң  дөресе”.  

Галим Ивановка багышланган бу язманы, керәшеннең булдыклы олы шәхесе Аркадий Васильевичның үз сүзләре белән тәмамлыйм: “Бар яхшысын да бүген эшләп өлгерергә кирәк, иртәгәсе көн булмаска да мөмкин”... 

Фирая МОРАТОВА.  

Фотоларда: Аркадий Иванов; әтисе Василийның фронттан юллаган фотосы;  Аркадий Васильевич һәм хатыны Елизавета. 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: