Туганайлар

Алтынга төрелгән гомер юллары

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет. Урта Баграж авылында яшәүче Елена белән Алексей Кузьминнар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә

Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап ярты гасыр бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Алтын һәрвакыт иң кыйммәтле металларның берсе санала. Ул ниндидер авыр хезмәт белән яулап алган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Менә шуңа күрә дә алтын туй - озак еллар бергә яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше ул.

Гаилә башлыгы Алексей дәдәй   дәһшәтле 1943 елда дөньяга килә. Әтисе Федорга  сугышка китеп,  туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмаган.  Акулина түти  ирен сугышка озатканда Алексее белән авырлы кала. Шулай итеп,  Алексей дәдәйгә әтисен күрергә язмаган. “Их, минем әтием дә исән булсын иде!” - дигән чаклары аз булмаган аның. Тормышның бар авырлыгы әнисе Акулина түти һәм алты  бала  җилкәсенә төшкән.

1950 елда шулай ук Урта Баграж  авылында дөньяга килгән Елена апаның да балачагы ул чордагы бик күпләрнеке кебек сугыштан соңгы елларга туры килә. Аның әтисе Степан Бутаков та сугышта була. Степан Михайлович озак еллар колхоз рәисе булып эшләп, гомер юлы басу-кырлар аша үтә.

Елена апа Кузьминнарның зур гаиләсенә төп йортка 1969 елның декабрендә килен булып төшә.

- Мин килен булып төшкәндә өй бер яклы, газ да юк, ашарга казанда пешерә идек. Әни белән бик тату яшәдек, барлык эшне бергә киңәшләшеп эшләдек.  Аннан акрынлап икенче як өйне җиткердек. Сельпога эшкә кереп, шуннан  табак-савытларны яңарттык. Әни  бер кашык сатып алып кайтсам да,  бик сөенә иде, - дип искә ала ул елларны Елена апа.

Каенанасы Акулина түти белән 22  ел бергә матур гомер кичерәләр. 1971 елда уллары Анатолий, аннан кызлары Людмила, тагын бер уллары Михаил туа. “Балаларны әни белән бергәләп үстердек”, - ди Елена апа.

Тормышлары җайланып, әкрен генә үз юлы белән тәгәри.  Елена Степановна озак еллар авыл Советында сәркатиб булып эшләде. Аны Баграж халкы ярдәмчел булуы, ихласлыгы өчен хөрмәт итә. Елена Степановнага йомыш белән кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә (ә авыл Советына йомыш төшми калмый), ул кешене кире бормый, хәленә кереп, булышырга тырыша иде, ди авылдашлары. Ә Алексей дәдәй “Сельхозтехника”  берләшмәсендә эретеп ябыштыручы булып эшләп, шуннан лаеклы ялга чыкты. 

Кузьминнар 2003  елда үз тырышлыклары белән яңа күркәм йорт салып керделәр. Күпләп мал, кош-корт асрыйлар. Тормыш иптәше Алексей дәдәй белән киңәшләшми торып бер эшне дә башламый Елена апа, ә гаилә башлыгы башта тыныч кына тыңлый, аннан икесе бергә эшкә тотыналар. Кызлары, киленнәре дә чәчәкләр үстерергә бик ярата, матурлыкка гашыйк алар. Кузьминнарның бакчасында иртә яздан кара көзгә кадәр розалар, кашкарыйлар, аллы-гөлле лаләләр, төрле төстәге лилияләр шаулап утыралар.

Кече уллары  Михаил ЮХИДИ инспекторы булып хезмәт куя, алдынгы инспектор исеме газетабыздагы язмаларда еш телгә алына. Людмила – башкарма комитетта, Анатолий электр челтәрләрендә эшли. 

- Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, - ди Кузьминнар.

Илле ел ул илле көн түгел. Аның һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә нинди генә авырлыклар күрелмәгән... Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, алар бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерәләр.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: