Туганайлар

Алсу Спиридонова: 41 градус салкында Мамадыштан Казанга "Бәрмәнчек"нең "Гөргөри кияүләре +" тамашасын карарга бардык

13 январь көнне Г.Камал театры сәхнәсендә “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең “Гөргөри кияүләре +” театральләштерелгән тамашасы күрсәтелде. Мамадыш районының "Нократ" газетасы редакциясе бүлек редакторы Алсу Спиридонова әлеге тамаша турында үз фикерләрен язган

Вәәәәәәәйтттт, каршы алдык без быел искечә Яңа елны. Бу керәшеннәргә ияреп җөрсәәәәәәң….
Быелның 13нче гыйнвар иртәсендә градусник – 41не күрсәтте. Өшешшшш!! Зәмһәрир салкында МЧС беркая да чыгып йөрмәскә, өйдә генә утырырга кушты. Ә безнең “41ебез“ котырган иде шул: Казанга туйга барырга кирәк!!! Чып-чын керәшен туена! Галиәсгар Камал театрында “Гөргөри кияүләре +“ спектакленә Ычтапан дәдәгез, алдан ук хәстәрен күреп, сайттан һәркайсын меңәр тәңкәдән биш билет алып куйды. Үзенә, миңа, Виктор дәдәйгә, печкәчәмем Римага һәм Казанда яшәүче кече кызыбыз Ларисага.
Машинага төялдек тә, чыгып киттек инде юлга, адреналинлы маҗаралар артыннан, җүнле хуҗа этен дә урамга чыгармаган көнне! Я, хуш, исән-имин барып җиттек башкалага, 200гә якын чакрымны узып. Маскаларыбызны тикшереп, температураларыбызны үлчәткәннән соң, Макарлар өеребез белән кердек театр бинасына.

Театр – элгечтән башлана... “Бәрмәнчек“ләр фойеда ук каршы алды. Нууу, кыздырды халыкны “Җабалак“ ансамбле! Мондагы уен-көлке, дәртле биюләр, шат йөзләрне үз күзләрең белән күрергә кирәк... Тамаша залында – аншлаг, ике урынга – бер, исәбеннән кәнишне, теге замана зәхмәте үз таләпләрен кырыс куя бит. Ярар, анысы әһәмиятле түгел. Урындыкларның һәркайсына “Театр – дәва“ дип язганнар әнә!


Бөек татар драматургы Туфан абый Миңнуллинның керәшеннәр тормышы белән сугарылган “Гөргөри кияүләре“н белмәгән кеше юктыр. Тарихта беренче тапкыр керәшен йолаларын һәм кушаматларын сәхнәгә чыгарган кеше ул. Ике өлкән кызы кияүгә чыгып аерылгач, Гөргери дәдәй кече кызы Үринәне борынгы йолаларга туры китереп, кияүгә бирмәкче була. “Ныклы гаилә, гомерлек булсын, яшьләр бер-берсенең кадерен белсеннәр“, - ди ул. Бер карашка гади генә сюжетның нигезендә тирән фикер ята: ата-бабаларыбыздан калган йолалар буш гадәт кенә түгел, ә зирәк тормыш фәлсәфәсе! Әлеге спектакль - шул хәлләрнең дәвамы турында хыялланудан туган әсәр. Борынгы йолаларны ничек заманчалаштырып, яшьләргә аңлаешлы итеп була икән?!
Кулыннан башка бернинди “эш килмәгән“ тел бистәсе (ә бу хикмәтле һөнәрнең серенә төшенергә кирәк әле башта! Ябалаков Евграф Трофимович бизнеска кереп китеп, үзенең үлем-китем фирмасын ачарга уйлый... Тамашалар башлана инде аннары “куку-куку-кукулаааар“... Залда барыбыз да, аңа кушылып, бер-беребездән уздырып “кәккүк“ булып күкелдәп утырдык. Тормыш корырга уйлаган яшьләргә, гаиләлеләргә озын, бәхетле гомерләр теләп. Ә Гөргөри аганың талканы бик коры. Тик эзләгәнен тапты бит ул да... Туй искиткеч килеп чыкты. Ул “Сандык сату“, “Сандык ачтыру“, “Пирмәнкә чыгару“, “Бәлеш чыгару“, “Каз чыгару“, “Чәркә тоту“ күренешләре, дисеңме – барысы да чагылды...
Әнә, әнә, бәлеш чыга:
Бәлешләр ясадым миннәр чүгәләп,
Әй, бәлешләрем лә булган, әй, тәбәнәк;
Әй, бәлешләрем лә булган, әй, тәбәнәк,
Ә ясаучылары аның, әй, ябалак.
Ә монысы – каз, аны тиз генә бүлгәләп, тиешле кешесенә тоттыра да башлыйлар:
Кода кеше - бик зур кеше,
Зур эшләрне башкара.
Кода, тешләрең бармы соң
Казның башын ашарга?

Кодагыйның яшь чагында,
Җылы булган куены.
Башны муен йөртә, диләр,
Кодагыйга - муены.

Син бит минем туган түгел,
Син – кода кеше генә.
Кода, сиңа кисеп бирәм,
Казымның түшен генә.

Йөгерә-йөгерә уйнап йөри,
Кара сарык бәтие.
Йөгерә-йөгерә эшләр өчен,
Киленемә тәпие.

Тәлинкәгә турамыймын
Казымның бөтен санын,
Ике боты кияү белән
Кызга тиеш бит аның.

Биек тауның башларыннан
Төшеп килә буш арба,
Ә канаты кыз балага
Бу йортлардан очарга.

Бөтен казны өлешләргә
Син бераз үзең чамала,
Инде хәзер тигез итеп
Тура кодачаларга!


Туй кызганнан – кыза… Гөргери дәдәй: “Ашның тозы юк сыман!“ – дип, йөри торгач, егетләр баш миләрен селкеткәнче сугыштылар, чәркәләрне бушаттылар, тик исермәделәр, очып-очып биюләрен дәвам иттеләр… Тормыш булгач, монысы да була инде, туй, бит ул, туй, тукмак та бии торган туй!!)))
Китәр вакыт җиткәч, “пашул“ боткасы да пеште… Ә ул кара-каршы җыр әйтешү – яшьләр теленә күчерсәк, батллны тыңласагыз сез!
Биек тауның башларында
Бөгәрләнеп җата бер тәкә.
Исән-сау кайтсаң өйләреңә,
Хәер бирерием бер тәңкә!

Күкти сыерларның сөтен саудым,
Казаннарда калач басарга,
Безгә Ходай шулай язсын –
Бергә-бергә ризык ашарга.

Ә кунаклар чынлап торып киткәч, хуҗаларның сөенешүен күрсәгез әле!
Ары да оча бытбылдык,
Бире дә оча бытбылдык.
Әле дә шөкер бер Ходайга,
Кунаклардан котылдык.


Ә без тамашачылар - тагын тотылдык. Чараның фишкасы ахырында булган: бу Мамадыш районының Владимир авылында туып үскән, әлеге спектакльдә Яңа Палый түтине (ә ул аны “коеп куйды“: җола белү, табышмак әйтү, җырлау, бию, кубызда уйнау, “пашул“ боткасы алып килү, дисеңме! Әртистлек осталыгын әйткән дә җууук!) башкарган Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьеваның юбилей тантанасы да икән бит әле. Бүләкләргә, чәчәкләргә күмделәр, тәбрикләп тә күрсәттеләр үзен! Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муса Хуҗаҗанов һәм мәдәният бүлеге начальнигы Степан Спиридонов район башлыгы һәм якташлар исеменнән иң җылы котлауларын җиткерделәр, телевизор бүләк иттеләр. Афәрин! Алга таба да иҗади уңышлар!


Тагын бер ачыш ясадым: “Бәрмәнчек“нең ярты коллективы Мамадыштан икән бит аның! Юри генә санап китимме: Елена Григорьева, Оксана Дмитриева, Регина Павлова, Александр Игнатьев, Ольга Бачкова... Чыгышларын мин белмәгәннәре дә калгандыр...
Ә җырлы-биюле мюзикл – “шайтан туе“, чыннан да, шәәәәәп килеп чыкты! Ул дәртле биюләр, җор уен-көлке, мул табын, шау-шулы артистлар, алкышларын жәлләмәгән тамашачыларлар – барысы да бөтен дөнья аренасына чыгарлык!!! Булдыра керәшен кардәшләр!!!)) Өч сәгать вакыт үткәне сизелмәде дә... Кире Мамадышка кайтып җиткәндә төнге 2нче киткән иде инде. Иске Яңа елны юлда каршы алырга туры килде... Менә шулай була ул, керәшеннәргә ияреп йөрсәң, күрмәгәнеңне күрәсең!!!))) Моннан 32 ел элек минем дә утырган бар чын керәшен туенда. Түрдә килен булып. Матур кино сыман торып-торып искә төшә эпизодлар... Хәзер кызлар үсеп җитте инде.

Биеккәй тауның башларында
Бодайлар коеладыр бер җиткәч,
Кыз балалар бик жәл дә бит,
Тотып кына булмый бер җиткәч.
Даааа, уйланырлык нәрсәләр бар монда... Куку-кукку-куку...

Ә туй үткәрүчеләргә сценарий әзер. “Җабалак“ компаниясенең реклама телефонын язып алдык. Я, мәхәббәт чыпчыклары, кайсыгызның чираты!!!

... Яратам мин китап укырга, спектакль карарга. Бөтен тормышыбыз – үзе бер театр! Тукта, тукта, син бүген #әдәбимарафон кысаларында 15 минут китап укымадың бит әле, дисезме? Укыдым. Кулымда - инде сезгә таныш булган “Керәшен җыру әйтә“ китабы. Өстәп “Туганайлар“ газетасы сайтындагы язманы да укыдым. Өлгерләр дә үзләре: төн чыкканчы, җон чыккан: уникаль фотолар һәм язма инде иртәнгә әзер иде. Мөхәррирләре шулай ук Мамадышныкы шул – печкәчәмем Риманың кызы – Юлия Губина. Түбәндәге мәкаләнең авторы да ул:

"Бәрмәнчек"нең "Гөргөри кияүләре +" премьерасы аншлаг белән узды
13 январь көнне Г.Камал театры сәхнәсендә “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең “Гөргөри кияүләре +” театральләштерелгән тамашасы аншлаг белән узды. Залда алма төшәр урын да юк иде.
Моңа кадәр Камалда баручы “Гөргөри кияүләре”ндә пәрдә Микуш белән Үринәнең кавышуы белән ябыла иде. Хәзер исә Гөргөри дәдәй туй итә. Ә авылның иң мактанчык “герой” җегете – кияү була алмый калган Җаграп, предприниматель булып, керәшен туе проекты ясап, акча эшләргә йөри...
Әсәрнең авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган сценарист, режиссёр Илгиз Зәйниев. Режиссёры – Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал театры актёры Радик Бариев.
Хәлләр булды монда!.. Җаграп, чыннан да, молодец җегет булып чыкты. Үткен, намуслы, нечкә күңелле, теләгенә ирешә торган. Шәп оештырды туйны! Артист Илнур Әхәтов “Җаграп”ны тормышындагы иң зур роле, дип атады. “Премьерадан соң, икенче көнне иртән спектакльне тагын куясы килү теләге белән уяндым”, - диде ул. Туй заманча да булды, җоласына да туры килде! Сәхнәдә генә түгел, хәтта, залдагы халык та туй итте. Ике сәгатьтән артык барган тамашада халкыбызның бар матурлыгы – йолалары, җыр-биюләре, тел байлыгы, юмор хисе, кунакчыллыгы тулысы белән күрсәтелде. Барысы да заманча, яшьләрчә, үзебезчә!
Яңа Палый түтине Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева башкарды. Бик ошады – чын һәм ихлас. Микуш – Александр Игнатьев, Үринә – Регина Павлова, Аннук – Оксана Дмитриева, Гөргөри – Николай Дунаев. Молодцы! Әгәр дә “Бәрмәнчек”не фольклор ансамбль икәнен белмәсәң, коллективны профессионал актерлардан тора дип әйтерлек.
Соңыннан, тамашаны карарга килгән кызлар һәм егетләрнең “минем дә менә шундый туй үткәрәсем килә” дигән сүзләрен ишеттем. Күзләре янып тора иде яшьләрнең. Моңа кадәр шундый борынгы йолаларыбызны, бүгенге көнгә яраклаштырып, шул ук вакытта, асылын да югалтмыйча, күрсәтүчеләр юк иде әле. “Бәрмәнчек”ләргә моның өчен зур рәхмәт. Браво!
Бу әсәр бер генә тапкыр күрсәтелеп калырга тиеш түгел. Ай саен сәхнәдән куелсын иде! Казанда гына түгел, республика, Россия һәм чит илләрдә дә күрсәтелергә лаеклы театральләштерелгән тамаша бу!


 Чыганак: Алсу Спиридонованың ВКонтактедагы бите

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: