Туганайлар

Алина Давыдова - "Ямьле" төркеменең яңа солисты

Шушы көннәрдә талантлы яшь җырчы, “Кряшен чибяре-2014” титулына лаек булган кызыбыз Алина Давыдова үзенең Инстаграм аккаунтында татар эстрадасында танылган “Ямьле” вокал төркеме белән берлектә фотосурәт элде

Фото астында “Күптән түгел тормышымның яңа этабына кердем. “Ямьле” төркеменең солисткасы булырга, дигән тәкъдимне кабул иттем! Хисләрем ташып тора. Бөтен кеше ишетерлек итеп, мин бәхетле, дип әйтәсе килә!”, - дигән язу да калдырган иде.

Җырчыбыз белән махсус элемтәгә кереп, тормышындагы бу яңалыгы турында сорашып та алдык. Әңгәмәбезне сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Алина, “Ямьле” вокал төркемендә җырлый башлагансыз, дип ишеттек. Дөресме бу?

– Әйе дөрес, мин “Ямьле” төркемендә йөри башладым. Бу сольный карьерамны ташлыйм, дигән сүз түгел. Алла бирса, мин аны параллель рәвештә алып барачакмын.

– Сольный чыгышлардан соң төркемгә кереп китүе җиңел булдымы?

– Төркемгә кереп китү бик җиңел булды. Кызларны мин инде күпмедер дәрәҗәдә белә идем. Вероника Кузнецова (Шакирова) белән без шәхси таныш. Ләкин чын дуслар кебек аралашып йөргәнебез юк иде. Өченче кызыбыз Альбина белән төркемгә килгәч таныштым. Кызлар бик ачык. Шундый яхшы, җылы кабул иттеләр. Бик нык ярдәм дә итәләр, чөнки миңа төркемнең барлык репертуарын өйрәнергә туры киләчәк.

– Бу төркемгә сезне кем чакырды?

– “Ямьле” төркеме яңа солист эзләгән вакыт иде бу. Вероника миңа Инстаграмда “безнең төркемгә кушылырга теләгем юкмы”,- дип язды. Баштан, әлбәттә, яхшылап уйладым. Аннары бергә күрешеп, сөйләшеп, аңлаштык та, шундый карарга килдек.

– Ямьле төркеменең иҗаты белән сез таныш идегезме?

– Әлбәттә, таныш идем. Аларның җырлары, стильләре, гомумән, шушы проектны алып бару рәвешләре бик ошый иде. Татар халык җырларын заманча мотивлар белән яңартып, сәхнәгә чыгару – “Ямьле”нең фишкасы.

– Төркемегез эчендә мөнәсәбәтләр ничек?

– Яхшы. Алга таба да шулай булыр, дип өметләнәм. Кызлар алда әйтүемчә, бик тату. Иҗади кешеләр, бергә җыелып, барлык идеяларын бергә тупласа, шул вакытта гына, минемчә, яхшы продукт килеп чыгачак. Без өчебез өч төрле. Һәрберебезнең үз идеясы, фикере бар. Шулай да, без һәрчак уртак фикергә килергә омтылабыз.

– Җавапларыгыз өчен рәхмәт. “Ямьле” төркеменә һәм үзегезгә иҗади уңышлар телибез!

Фото: Николай Кулагин

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: