Туганайлар

Алина Давыдова: "Чыгышларны, сәхнәне бик сагындым..."

Кичә, 20 май көнне, «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова июньдә Татарстанда концертлар оештырыла башлау мөмкинлеге турында әйтте.

"Иң позитив фаразлар буенча концертлар июнь аенда була башларга мөмкин. Массакүләм зур чаралар турында сүз бармый. Кечкенә залларда июнь ахырында эшли башларга мөмкин дип саныйм», — диде Ирада Әюпова.

Коронавирус пандемиясе аркасында илебездә массакүләм чаралар үткәрелми. Ә ул массакүләм чараларның төп катнашучылары - артистлар. Җырчы һәм "Кряшен чибяре 2014" титулы иясе Алина Давыдова концерт-тамашаларны, тамашачыларын сагынган. "Чыгышларны, сәхнәне бик сагындым...Кайчан чаралар үткәрергә була инде? Бәлки кем дә булса беләдер?", - дип язган ул Инстаграм аккаунтында.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Җырчы һәм "Кряшен чибяре 2014" титулы иясе Алина Давыдова
Подробнее: http://tuganaylar.ru/search?searchid=2319287&l10n=ru&reqenc=&text=%D0%B0%D0%BB%D0%B8%D0%BD%D0%B0+%D0%B4%D0%B0%D0%B2%D1%8B%D0%B4%D0%BE%D0%B2%D0%B0

 

«Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә

 

 

Июнь аенда Татарстанда концертлар оештырыла башларга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте. «Иң позитив фаразлар буенча концертлар июнь аенда була башларга мөмкин. Массакүләм зур чаралар турында сүз бармый. Кечкенә залларда июнь ахырында эшли башларга мөмкин дип саныйм», — диде Ирада Әюпова. «Июнь аенда эшли башлау — минем хыялым. Ә чынбарлыкта ничек булыр — карарбыз. Барысы да бездән генә тормый шул», — диде ул.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/v-respublike/irada-yupova-kontsertlar-iyun-aenda-bula-bashlarga-mmkin

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: