Туганайлар

Алина Каримова (Прокопьева): Кая гына барсак та, “Җырлыйк әле”ләр дип каршылыйлар

“Җырлыйк әле” тапшыруын алып баручылар – Алинә һәм Азат Кәри­мовлар тиз арада тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгерде. Җырчы гаилә концертлар белән дә йөри, туйлар, юбилейлар да алып бара

– Кайда яшисез?

Азат:

– Консерваториянең 2 курсында укыганда Казанда җир сатып алып, йорт төзергә тотындык. Нигезеннән алып түбәсенә кадәр үзебез башкарып чыктык. Җырлап төзегән идек, хәзер музыкаль йортта яшибез. Йортның икенче катында студиямне булдырдым. Җырлар, спектакльләргә музыкалар язам, тавыш яздырам, аранжировкалар эшлим. Кайчак онытылып китеп, төннәр буе иҗат итәм.

Алинә:

– Азатның кулыннан бар эш килә. Йорт салуның ни икәнен аңладык. Бакчабыз зур булмаса да, җәен парникта помидор, кыяр, яшелчәләр үстердем. Шулай ук чәчәкләр үстерергә яратам. Дек­ретта нишлисең инде тагын? Шул, бакчада мәш килдем.

– Балачак турында сөйләп китегез әле.

Азат:

– Әнием Сәрия Мөслим район мәдәният йортында солистка булып эшләде. 2012 елда яман чирдән вафат булды. Мин гаиләдә бердәнбер бала идем, әтисез үстем. Сәнгать юлын сайлавыма бабам да сәбәпче дип уйлыйм. Нурмөхәммәт бабам бик оста гармунчы, балалайкачы, үзе скрипка ясап уйнаган кеше. Минзәлә театрында артист булып эшләгән, ике тапкыр фронтта булган. Мине 3-4 яшьтән гармунда уйнарга өйрәтте. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга сәнгать көллиятенә укырга кердем. Аннан соң консерваториядә, Зилә Сөнгатуллина классында белем алдым.

Алинә:

– Мин Түбән Кама шәһәрендә тудым. Беренче классны тәмамлагач, Сарман районы Сарайлы авылына күчендек. Җыр дәрьясына әбием этәрде. Күршеләр кергәч, гел мине җырлата иде. Мәктәп елларында Сарман музыка мәктәбендә укыдым. Соңрак Казанга, музыка көллиятенә укырга кердем. Аны тәмамлагач – Казан консерваториясенә. Ике уку йортында да Клара Хәйретдинова классына эләктем.

– Кайда таныштыгыз?

Азат:

– “Татар моңы” конкурсында. Әзер­лексез барган идем, җиңә алмадым. Шунда укытучым килде дә: “Менә, Алинә Прокофьева исемле керәшен кызы җырлап та күрсәтте! Гран-при алды”, – дип Алинәне мактады.
2010 елда мине Нефтекамск шәһә­ренә “Дуслык моңы” халыкара конкурсына җибәрделәр. Чыгыш ясар вакытым җиткәч, сәхнә артына чыктым. Карыйм, бер кыз анда мышык-мышык елап тора. Сораша башладым. Күземә күтәрелеп карап, “ниндидер нотаны азрак кына сузып җиткерә алмадым”, диде дә күкрәгемә ятып елый башлады. “Ярар, борчылма, буласы булган инде. Җиңәрсең әле”, дип тынычландырдым да җырларга чыгып киттем. Конкурс тәмамланып, җиңүчеләрне билгеләр чак җитте. 2 дәрәҗә лауреат исемен – Алинә, Гран-прины мин алдым. Иң кызыгы – Алинә мине бу вакытта белгән булган инде.

– Ничек?

Алинә:

– Азатны беренче тапкыр 2009 елда, шул “Татар моңы”на килгәч күргән идем инде. Әмма ул чакта никтер күңелемә ошап бетмәде. Ә менә “Дуслык моңы”на баргач, чибәрлеге, матур сөйләме белән күңелемне яулап алды.

Азат:

– Сәхнә артына чыккач, мин Алинәнең телефон номерын алдым. Ул вакытта очрашып йөргән кызым бар иде әле. Аның белән араны өзгәч, бер елдан соң Алинәгә шалтыраттым. Башта телефоннан аралаштык, аннан очраштык, җитди мөнәсәбәтләр китте. Аңа кадәр рус кызы белән йөргән идем, татар кызын күреп гашыйк булдым. Җитмәсә, кунакка килгәч, ул миңа токмач кисеп татар ашы пешерде.

Алинә:

– 2013 елның 13 авгус­тында туй ясадык.

– Алинә, әти-әниең кемнәр? Алар янына еш кайтасызмы?

– Әти-әнием Сар­манның Сарайлы авылында яшиләр. Әнием –Гөлсирин, әтием – Юрий, икесенә дә 51 яшь, гади эшчеләр. Гаиләдә без өчәү: абыем һәм сеңлем бар. Әниләр Казанга үзләре дә килә, кайтабыз да. Кызыбызны 10 көнгә дә калдырып киткән чаклар бар.

– “Җырлыйк әле” программасына ничек килдегез?

Азат:

– Безне кастингка Нәҗип абый чакырды. Эшли башлавыбызга 2 ел була инде. Эшебезне яратып башкарабыз. Айдар абый Фәйзрахманов элек: “Мин бу тапшыруга килгәч, үземне үзем танымыйм”, дия иде. Чыннан да шулай, мин дә үземне танымыйм, энергетикасы бик көчле.

Алинә:

– Халык җырларын өйрәнәбез, яңа дуслар табабыз. “Кайчан барабыз инде”, дип ашкынып торам.

–“Җырлыйк әле”гә килгәч, тамашачыларыгыз арттымы?

Азат:

– Әлбәттә! Кая гына барсак та, “Җырлыйк әле”ләр дип каршылыйлар. Заправкада да таныйлар, хәтта. Концертыбызда да, тапшырудагы кебек, тамашачы безнең белән бергә җырларга кирәк дип җырлап утыра.

– Татар концертларына йөри­сезме?

Азат:

– Күбрәк оркестр белән булган концертларга барабыз. Безнең өчен иң мөһиме – тере тавыш. Хәзерге эстрада җырчыларына килгәндә, концертларына барырга вакыт юк.

– Күбрәк халык җырларына өстенлек бирәсез ахры?

Азат:

– Төрлесе бар. Әле итальян җыр­ла­ры: травиата, вердилар да җырлыйбыз. “Ну, погоди!”ны бөтенебез дә беләбез. Апа, җаным, тыңлап кара әле шуны”, дип игълан итәбез дә, “Куян җыры”н башкарабыз. 80 яшьлек әбиләр “Браво!” кычкыра.

– Гаиләгездә кайсыгыз баш?

Азат:

– Без ислам дине буенча тормыш итәбез. Хәләл ризыклар ашыйбыз, шайтан сулары кабул итмибез. Бар нәрсә уртак, ир сүзе – азаккы.

Алинә:

– Мин ике динне дә хөрмәт итәм. Күбрәк татар рухын алып үскәч, ирем дә мөселман булгач, мөселман динен тотам. Ләкин канымда булгач, керәшен җырларын да җырлыйм.
 

Акчарлак

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: