Туганайлар

Алексей Абрамов: "Артист тормышында соры көннәргә урын юк!"

Мамадыш районы мәдәният йортының концертмейстеры, үзешчән композитор, җырчы Алексей АБРАМОВның соңгы арада “икенче сулышы“ ачылды кебек

Ул сәхнәдән керми дә диярлек: җырлый, баянда уйный, үзенең яңа гына “табадан төшкән“ җырлары белән тамашачылар күңелен әсир итә. Күптән түгел аңа “Мамадыш районы алдындагы казанышлары өчен” медале тапшырдылар. Шушы күңелле мизгелләрдә без аның белән әңгәмә корып алдык.

– Алексей Николаевич, якташларыгыз күпьеллык олы хезмәтегезне лаеклы бәяләде. Ниндирәк тәэсирләр кичерәсез?

– Рәхмәт һәм рәхәтлек хисләре инде. Тагын да зуррак эшләр майтарасы килә. Яшь барса да, күңел картаймый!

– “Ява карлар” дигән яңа җырыгыз күңелемә бик хуш килде. Гомумән, көйнең ничегрәк тууы турында сөйләгез әле.

– Соңгы арада якташ шагыйребез Рафаил Газизов белән иҗатташлык итә башладык. Яңа ел бәйрәме алдыннан “Ява карлар”, “Яңа ел җыры” туды. Ши
гырьләрдә тасвирланган образлар минем күңел халәтемә туры килде. Быел ул ап-ак карлар озак көттереп, тансыклап кына яуды. Атлар чабышының тояк ритмы колагымда ишетелде. Ничек язмыйсың ди инде! Бу елга яңа планнар, иҗат дәрте белән аяк бастык менә.

– Ә иң беренче язган җырыгызны хәтерлисезме?

– 90нчы елларда җирле шагыйрә Нәкыя апа Йосыпованың “Пар торналар“ шигыренә көй туды. Аннары “Нократымда күлләр бар”. Мәрхүмә Нәкыя апа һәр язган шигырен үзе күтәреп килеп, миңа кычкырып укый, кулыма тоттырып китә торган иде. Дөрестән дә аның шигырьләре үзе көй сорап тора. Егермеләп популяр җырым бар.

– Балачагыгызны, гомер юлыгызны искә төшереп китик.

– Мин 1956 елда районыбызның искиткеч табигатьле, йөз чишмәле, төрле милләт вәкилләре тату гомер кичергән Әҗмәк (Васильево) авылында дөньяга килгәнмен. Әтием – Николай Иванович, әнием – Евдокия Петровна. Әти гомер буе тальянда уйнады, аш-суларда, урам чараларында алар парлап җырлыйлар, бииләр иде. Минем бу юлдан атлавыма төп сәбәпче, гомер буе үрнәк булган кеше – 1949 елгы Иван дәдәм (гомерен мәдәнияткә багышлады, 70 яшенә кадәр Серов шәһәрендәге “Каз канаты” ансамблен җитәкләде). Ул Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлап кайтты да, Ишки мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли башлады, беренче хезмәт хакына баян алды. “Ватасың, тимә!” – дип яшереп куйса да, мин, дүртенче класста укый торган малай, кача-поса аны шыгырдаттым.
Берзаман, әз-мәз уйнаганымны белеп алдылар да, “Звонок булды, әйдә, Абрамов, башла!” - дип, озын тәнәфесләрдә укучыларны биетергә, җырлатырга кушып, кулыма мәктәп баянын тоттырдылар. Көн саен яртышар сәгать уйнап, тәмам остарып җиттем. Мәктәпне бетергәч, Казанга республика милли-методик үзәк каршында оештырылган баянчылар курсына киттем. Анда безне чын мәгънәсендә чарладылар. Укытучылар мәдәният институтыннан да, консерваториядән дә киләләр, бик нык лап өйрәтәләр иде. Ишки мәктәбе директоры Мөбарәк Хуҗиев мине Мамадыш урамында очратты да, үзләренә музыка укытучысы итеп алып кайтып китте. Түбән Ушмада бик шәп мәдәният йорты ачылгач, мин анда, мәктәптә, балалар бакчасында музыкант булып эшләп алдым. Бригадалар оештырып концертлар белән йөрү модага кергәч, танылган җырчылар Риф Гатауллин, Нурмөхәммәт Мөхәммәтҗанов мине үзләре белән гастрольгә алдылар. Шулай чын артистларга иярдем.

– Артистлар гаиләдә бәхетле була аламы?

– Мин үземне бик бәхетле саныйм. Кукмара районының Үрәсбаш авылы кызы Елизавета Егоровнага өйләндем. Бер-беребезне аңлап, матур, тату гомер кичердек. Малай белән кыз үстердек, алар икесе дә башлы-күзле. Эльвира – Алабугада балалар бакчасында, Евгений Казанда заводта мастер булып эшлиләр.

– Сезнең юлны дәвам итмәгәннәр икән.

– Юк. Хәзер биш оныгыбыз үсеп килә, безгә кунакка кайткач, баянымны шыгырдаткалыйлар. Биетеп, җырлатып та алам үзләрен. Кызыксыналар, өмет бар.

– Гафу, тагын бер уңайсызрак сорауны бирмичә кала алмыйм: сез соңгы елларда бик ябыктыгыз...

– Бу сорауга теләп җавап бирәм. Бик катлаулы операция кичерергә туры килде. Ябыгып кителде: 120 килограммнан 80гә калдым. Симезлек – әшәке чир һәм бик аяныч нәтиҗәләргә китерә. Хәзер шушы авырлыкны сакларга, үземне тонуста тотарга тырышам: чама белән генә ашыйм, эшкә дә күбрәк җәяү һәм велосипедта йөрим. Әманәт итеп әйтәм: сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк! Физкультурага күңел көрлеген һәм музыканы да кушып җибәргәч, тагын да шәп әле ул! Аллага шөкер, үземне яхшы хис итәм. Иҗат белән шөгыльләнәсем килә. Монысы эшкә һәм яшькә катнашмый, 90 яшьтә дә килергә мөмкин ул илһам.

– Шулай да, гомерегезне мәдәнияткә багышлаганга үкенгән чаклар булмадымы?

– Ул турыда уйларга вакытым юк. Безнең районда мәдәният тормышы һәрчак кайнап, район мәдәният йорты концертлардан, спектакльләрдән, репетицияләрдән, түгәрәкләр эшләвеннән гөрләп тора. Без алны-ялны белмибез, гомер буе сәхнәдә башкаларның күңелләрен күрәбез. Үз борчу-мәшәкатьләреңне бер читтә калдырып, эчеңдә утлар янса да, хисләреңне тыеп, һәрчак көлеп торасың. Юк-бар мәшәкатьләрдән шулай арынасың. Артист тормышында соры көннәргә урын юк. Күңеле сәхнәгә тартылган һәркем белән уенын-чынын бергә кушып әңгәмә корып алырга яратам. “Җырчыларның үпкәләре, сулыш органнары әйбәт эшли, җырлап яшәгез!” – дим. Рөстәм Гыйниятов җитәкчелегендәге “Нократ егетләре“ гармунчылар ансамбленең җиңү арты җиңү яулавына сөенәм. Гармунчылар, музыка коралларында уйнаучылар, җырчылар, композиторлар тагын күбрәк булсын иде! Алга таба да бирешмәскә, иҗат итәргә исәп! Юк, үкенгән юк!

– Амин!

Әңгәмәдәш – Алсу СПИРИДОНОВА

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: