Туганайлар

Александр Филипповның "Урман акланы" китабыннан өзек укыгыз

Укучыларыбыз игътибарына Александр Филипповның "Урман акланы" китабыннан өзек тәкъдим итәбез.

Бәхетле көннәрем

(Үзем турында үзем)

Башта мәктәп елларын искә төшереп алыйм. Башлангычта укыганда, кышкы салкыннар җиткәч, мәктәпкә йөрүдән туктаган идем. Беренче укытучым Мәрьям апа Кәлимуллина минем хәлне сыйныфташларга аңлаткач, икенче көнне классташым Степан Гурьянов (соңыннан ул Азнакай урман хуҗалыгы директоры һәм Татарстанның атказанган урманчысы булды) үзенең ике тунын миңа алып килгән иде.

Киемгә бәйле икенче вакыйга күрше Кабан-Бастырык авылындагы җидееллык мәктәпкә йөреп укый башлагач булды. Анда кырыс табигатьле, әмма кеше хәленә керә белә торган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ион Иванович Ермаков бар иде. Беркөнне ул минем салкыннан кызарган колагымны тотып карады да:

- Дәрестән соң калырсың!- диде.

Калдым. Керде бу. Үз урынына барып утырды.

- Син Зичәбашның кайсы Сергей малае?- дип сорый.

Мин Югары оч урамында торуыбызны, әтинең миңа биш яшь тулганда үлгәнлеген әйттем.

- Укыйсың киләме?- ди.

- Килә...- дим.

Ул, китап-дәфтәрләр тутырылган сумкасыннан бер бүрек тартып чыгарды да, минем башка кидертеп куйды.

Өченче бәхетле көнемне дә хәтерлим. Анысы Түбән Биш авылы урта мәктәбенә йөреп укый башлагач булды. Аңа кадәр авылда бер ел бригадир булып, колхозчыларга эшкә әйтеп йөрдем, печән чаптым, Гәүерлә малае Микулай тракторында прицепщик булдым... Аңа карап кына барыбер укыганга түләү өчен 150 сум акча җыя алмадым. Ул чор өчен бу ярты сыер бәясе иде.

Авыл Советыннан алынган гаилә хәле турындагы белешмәне илтеп биргәч, мәктәп директоры Иван Яковлевич Иванов укыган өчен акча түләүдән азат ителүемне әйткәч, башым күккә тия язды. Колхозда ел буе эшләп тә, моның кадәр акчаны күрмәгән гаилә өчен ул вакытта бик зур ташлама иде бу.

Миңа укыган мәктәпләремнең һәркайсы кадерле. Һәрберсендә Илаһи затларга тиңләрлек Олы җанлы укытучылар укытты. Әгәр вакыт табып, ул чактагы хатирәләрне яктыртсаң, һәркайсыннан матур-матур лирик хикәя язарлык.

Сабый чагын Зичәбаш авылында үткәргән, Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы Рабит Батулла (Роберт Мөхлис улы Батуллин), Кабан-Бастырыкта түгәрәк отличница булуы белән бөтенебезне көнләштерүче классташым, хәзер профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Татьяна Григорьевна Дунаева (Батаева), Түбән Биш урта мәктәбендә моңлы керәшен җырлары белән бөтенебезне таң калдыручы, хәзер Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Наил Дунаев (Николай Иванович Дунаев), мәктәп партасы арасына кереп утыруга ук шигырьләр яза башлаган, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов (Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов) һәм башка чордашларны искә алу да әлеге мәктәпләргә булган җылы хатирәләрне яңарта.

Өченче класста укыганда мәкалә язуның нәрсә икәнлеген белми идем әле. Ә менә шигырь... Шигырьләр көн саен колак төбемдә яңгырый. Шуларга ияреп, мин дә качырып кына бер шигырь яздым. Ул "атабыз" Сталин турында иде. Хәтта ул шигырьне авыл клубында сәхнәдән дә укыттырдылар. Гөрләтеп кул чапканнары хәтеремдә. Сәхнә түрендәге "атабыз" сурәте дә миңа елмаеп карый төсле тоелды. Өйгә кайткач, шул пафослы шигыремне әнигә дә укып күрсәттем. Иң беренче гадел тәнкыйтьчем буларак, ул минем баштан сыйпады да:

- Ишкәнсең ишәк чумарын,- диде.

Бу - 1947 ел иде. Ул чагында әлеге сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп битмәдем. Тора-бара аңларга туры килде.

"Яшь ленинчы" газетасында эшләгән вакытта подписка оештыру мәсьәләләре белән Сарман районына командировкага барган идем. Монда килеп төшкәч, мине Теләнче Тамак авылына илтеп куюларын үтендем. Элек ул Ворошилов районы үзәге булган вакытта, Зәй районына керүче безнең Зичәбаш авылы халкы көн саен диярлек унсигез чакрым ераклыктагы Теләнче Тамак базарына йөри идек. Башлангычта укыганда, әнигә ияреп, җидееллыкта укыганда мөстәкыйль рәвештә мин дә йөрдем анда. Җиләк тулы чиләгеңне аркаңа асасың да, кояш чыгар алдыннан иртүк чыгып ычкынасың. Кич белән чиләгеңә ипи тутырып, яңадан авылыңа атлыйсың. Барганда - өч сәгать, кайтканда - өч сәгать. Кояш баегач, әби патша Кәтернә юлы буйлап, калын урман аша үткәндә әнинең:

Менә бу урында фәлән байны талаганнар, бу төштә фәлән алпавытның атларын алып киткәннәр,- дигән сүзләре искә төшә дә, адымнарыңны тизләтәсең, биштәреңне аркаңа шап-шоп бәрдертеп, йөгерә үк башлыйсың.

Әнә шул юлдан бүген туган авылыма яңадан җәяүләп кайтасым килде. Болары аның сүз арасына, "истә калган вакыйга"га, ияреп килгән истәлекләр генә. Иң истә калганы - Теләнче Тамак урта мәктәбенә килеп төшкәч булды. Гомеремдә беренче мәртәбә керүем иде бу мәктәпкә. Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров укыган мәктәп булганга күрә генә дә керергә кирәк монда. Карыйм: бөтен укытучыларның йөзләре таныш. Кайберләренең исемнәрен дә беләм кебек. Йөрәгем "жу-у" итеп куйды. Боларның барысы да кайчандыр миннән стаканлап җиләк-җимеш, көнбагыш, чикләвек, тәмәке алган, миңа салым түләү, гаиләне туйдыру, китап-дәфтәрләр, кием-салым алыр өчен акча юнәтергә булышкан кешеләр ләбаса. Алар да мине төсмерләделәр бугай. Бу турыда сүз куертып тормадык. Укучыларны җыеп, республика пионерларына мөрәҗәгать кабул иткәч, мәктәп ишегалдындагы коедан бер чүмеч салкын су чөмереп, таныш юлдан авылыма кайтып киттем...

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: