Туганайлар

Акчаны балалар йортына бирәм,- ди җиңүче Татьяна Ефремова

Питрауларны нигә көтәбез? Югыйса, белеп торабыз - Питрау үтсә - җәй үтә. Ә матур җәй белән беркемнең дә хушлашасы килми. Шуны белсәк тә, барыбер көтәбез. Чөнки Питрау белән бергә - чираттагы бәйрәм - кыз күрсәтү бәйрәме җитә. "Керәшен чибәре" бәйгесен әнә шулай - кыз күрсәтү, кыз даннау бәйрәме дип атап...

Питрауларны нигә көтәбез? Югыйса, белеп торабыз - Питрау үтсә - җәй үтә. Ә матур җәй белән беркемнең дә хушлашасы килми. Шуны белсәк тә, барыбер көтәбез. Чөнки Питрау белән бергә - чираттагы бәйрәм - кыз күрсәтү бәйрәме җитә. "Керәшен чибәре" бәйгесен әнә шулай - кыз күрсәтү, кыз даннау бәйрәме дип атап була. Кайлардан гына җыелмый да, нинди генә үнәрләр күрсәтми бу керәшен кызлары! Торып-торып, шаклар катарсың.

Моннан биш-алты еллар элек, "Керәшен чибәре" конкурслары үткәннән соң, түгәрәк өстәл сөйләшүләренә җыелып, кызларның дөрес итеп, керәшенчә киенмәүләрен, яшь-җилкенчәкнең этник вокалны дөрес башкармавын, керәшенчә бии белмәүләрен тәнкыйтьли идек. Соңгы еллардагы бәйгеләрдә бу кимчелекләр күзәтелми. Кызларның керәшен культурасын шул дәрәҗәдә шәп белүләренә, сәхнәдә үз-үзләрен шулхәтле ышанычлы тотуларына, талантларына хәйран каласың. Быелгы "Керәшен чибәре" конкурсында да жюри членнарына шактый авыр хәлдә эшләргә туры килде. Визиткага да, йола күрсәтү өлешенә дә, интеллектуаль турга да кызлар бик яхшы әзерләнгән булып чыкты. Хәер, бу - алар белән конкурска кадәр җитәрлек дәрәҗәдә әзерлек эшләре алып бару нәтиҗәседәдер. "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, хормейстеры Эльвира Камалова - вокал буенча, ансамбль биючесе Руслан Насыйров - биюләр, "Туганайлар" газетасы редакторы Людмила Белоусова керәшен культурасы, тарихы буенча кызларга дәресләр бирделәр.Сәхнәдә үзеңне тоту, йөрү, киемнәр күрсәтү кебек серләргә дә өйрәттеләр. Һәм менә нәтиҗәсе - кызлар әллә нинди халыкара конкурсларда катнашучылар югарылыгында булдылар.

Беренче сан астында чыгыш ясаучы Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы кызы Екатерина Максимовага башкаларга караганда кыенракка туры килде.Беренче башлап җибәрүчегә таякның авыр башы төшә. Визитка өлешендә йомшаклык күрсәтсә дә, башка турларда четердәп торды Катя. Рождество бәйрәмендә славут әйтүләрне, Питрәч керәшеннәре биюләрен ул шулчаклы оста башкарды, сәхнәгә башка кызны алмаштырып чыгардылар, диярсең. Катя "Халык биюләрен иң оста башкаручы" номинациясендә җиңүче булды.

Икенче номерлы Наталия Ямщикова исә Кайбыч ягы кызларының һәр яктан уңган-булган икәнлекләрен раслады. "Кыз елату" дип йөртелгән борынгы йоланы "поддержка" төркеме белән искиткеч матур итеп башкарып, Наталия "Халык йолаларын, традицияләрен шәп белүче" исемен алды.

Сарман кызы Лиана Антонованың әлеге конкурста икенче тапкыр катнашуы. Беренче тапкырында ул икенче урынны яулаган иде. Керәшен яшьләренең "Туым җондозы" конкурсында да җиңүче булды. Быелгы "Керәшен чибәре" бәйгесендә беренче урынга чыгарга бөтен шанслары булса да, бу юлы ул өченче урын белән калды. Вокал буенча бәя биргәндә, белгечләр аның тавышын "ясалма тавыш" дип
билгеләде. Табигый, халыкчан тавышының бозылуын күзәтү - күңелле хәл түгел, билгеле.

Менделеев районы Иске Гришкино кызы Софья Камашева дүртенче номер астында чыгыш ясады. "Туганайлар" газетасы үткәргән "Он-лайн-бәйге"дә Софья, иң күп тавыш җыеп, җиңүче исемен алган иде инде. Тамашачы һәм жюри алдындагы чыгышында чибәркәй югалыб рак калды. "Тройсын" бәйрәме күренешен башкарганда да, әллә ни оригинальлек күренмәде. Йомгаклау бәясе буенча ул "иң шәп сөйләүче" номинациясе җиңүчесе булды.

Бакалы кызы Юлия Чубараева чыгышында нәкъ менә бакалыларга гына хас чаялык, осталык, халыкчанлык чагылды. Юлияне әзерләүдә, үзе дә "Керәшен чибәре", "Туым җондозы" конкурсларында катнашып, зур тәҗрибә туплаган Ольга Рыцеваның өлеше чагылды. "Поддержка төркеме"ндәгеләр дә, Юлия дә - борынгы керәшен күлмәкләреннән. Алар, бергәләп, "Чүлмәнчек" дип аталган йола күрсәттеләр.Бу йола безнең якларда үткәрелә торган "Чүк боткасы"н хәтерләтә. Юлия "Иң шәп халык костюмы" номинация сендә җиңүче булды.

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы кызы Анастасия Дементьева - бәйгедә катнашучыларның иң яше. Быел ул сигезенче классны тәмамлаган. Яшь булса да, үзен ышанычлы тотты. Интеллектуаль турда иң күп җавап бирүчеләрнең берсе булды. Настя, "Поддержка" төркеме белән бергә, "Йөзек салу" йоласын әзерләгән. Кыз "Керәшен тарихын белүче" номинациясендә җиңүче дип табылды. Конкурс барган мәйдандагы халыкның яртысы Мамадыш районы Дүсмәт авылы кызы Алиса Исакова өчен "болеть итте". Магнит кебек, үзенә тартып тора торган бер көч бар Алисада. Визиткасы да шәп, вокал буенча да тел-теш тидерерлек түгел, "Килен сандыгын ачу" йоласы да җиренә җиткереп үтәлде. "Интеллектуаль тур"да аның җавап лары ишетелмәде, шуның аркасында, призлы урыннан төшеп калды. Ул "Иң сөйкемле кыз" номинациясен алды.

Сигезенче сан астында Балык Бистәсе районыннан Милена Новикова чыгыш ясады. Клуб директоры Сергей Новиков җитәкчелегендәге төркем һәр елны Җөри Питравына бер чибәрне әзерләп килә. Үзләренең авылларында булмаганда, башка авылдан чакыртып булса да әзерлиләр. Хәзерге вакытта Керәшен оешмасында эшләүче яшь белгеч - Алена Харитонова, "Туганайлар" журналисты Надежда Степановалар да - алар куйган хезмәтнең җимешләре. Менә инде үзләренең Миленалары да конкурска катнашырлык яшькә җиткән. Алай гына түгел - искиткеч оста, өлгер, сәләтле артист булып җитешкән. Шундый көчле конкурентлар килмәсә, Милена, һичшиксез, "Керәшен чибәре" җиңүчесе була иде. "Яшь киленнең кияү өен киендерүе" дигән йоланы да чын тормышчан итеп башкардылар. Ул "Халык җырын иң шәп башкаручы" номинациясендә бүләкләнде.




Быелгы "Керәшен чибәре" таҗы исә Зеленодольск кызы Татья на Ефремовага, икенче урын Казан кызы - Юлия Дуваловага бирелде. "Керәшен чибәре" җиңүчеләре белән якыннанрак танышыйк.

Юлия Дувалова: "Инде күптәннән бу конкурста катнашасым килеп йөри идем. Үз-үземә ышанычым җитмәде. Февраль аенда "Керәшен яшьләре активистлары слеты"нда булдым. Бу слет күңелемдәге курку хисен юып төшергәндәй итте. Икенче кеше булып кайттым. Минем тамыр ларым - Мамадыш районы Чиябаш авылына барып тоташа. Әбием өйрәткән җыруларны да яратып башкарам.Нигә әле үз-үземне сынамаска, дип уйладым. Төп ярдәмчеләрем - әбием, әнием, түтиләрем, эне-сеңелләрем булды. Күп мәртәбәләр кабатланган йола күрсәтәсем килмәде. Шуңа күрә "Чыра җыю" йоласына тукталдым. Уңышлы килеп чык ты, дип уйлыйм. Визитканы да оригинальрәк формада эшлисем килде. Шуңа бәби, яшүсмер, хәзерге чагымны сәхнәләштердем. Бәйгегә бер атна калгач, куркуга калдым. Ахырга кадәр шулай булды. Конкурс башлангач, үземне ниндидер бер азарт биләп алды. Җиңәмме-юкмы - анысы мөһим түгел - шунда катнашу, әбием өйрәткәннәрне халыкка ишеттерү үзе рәхәт иде.

Кызлар җиңүче акчасына яхшы керәшен костюмы тектер, дигән киңәш бирделәр. Шул киңәшне тотармын, дим".

Татьяна Ефремова:

"Тамырларым Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылына барып тоташа. Бабаем - Николай Степанов узган ел гүр иясе булды. Ул тирә-якка данлыклы җыручы иде. Бәхеткә, балалары аның җырлаганын видеога төшереп калдырганнар. Бабаемның хыялы бар иде: ул минем "Керәшен чибәре" конкурсында катнашуымны теләде. Бабамның хыялын тормышка ашырырга булдым. Видеоязмадан өйрәнеп, җырын башкардым. Әти- әнием, төрле шәһәрләрдә яшәүче туганнарым минем белән бергә сәхнә тотты. Халыкка "Каз турау" җоласын күрсәттек. Әби янына, Казаклар Чаллысына кайтып, репетиция ясадык. Якыннарымның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Дус егетемә дә зур рәхмәт. Алар миңа көч биреп тордылар.

Бабаемның каберенә барып, аңа да рәхмәт хисләремне белдердем. Аның теләген үти алуыма шатмын. Җиңә калсам, яхшы тун алырмын, дигән уем бар иде. "Шулхәтле кирәкме соң әле миңа тун? Аллага шөкер, әти-әни ем исән-сау. Бөтен нәрсәм бар. Кемнәрдер, әти-әнисез, чит кулларда тәрбияләнә, аларга ки рәгрәк", - дип уйлап, балалар йортына бирергә ниятләдем.

Быел гына мәктәпне тәмамлап, консерваториягә укыр га керергә җыенган кызга үзе җиңеп алган ул акчалар бер дә артык булмас иде. Тик
ул әнә үзенчә карар чыгарган. Менә шундый алар, "Керәшен чибәре" конкурсы җиңүчеләре!

Мария МА Р ТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: