Туганайлар

Ак күңелле Александр дәдәй

Таныш булыгыз: яңа исем Александр Захаров

  • Кумырык авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Мамадышта яши. Вахит мәктәбендә сигез классны, 1978 елны Шәдчедә ун классны тәмамлый. 1979-81нче елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Җәмәгате Зоя ханым медицинада. Кызы, улы бар. Икесе дә укытучылар. Александр ага 35 ел төзелештә эшли. Хәзер лаеклы ялда. Шигырьләре җыр кебек, тигез агышлы формада язылган. Кешеләргә матурлык, аклык өләшеп яши ул. Игътибарыгызга аның шигырен тәкъдим итәбез һәм аңа зур иҗат уңышлары теләп калабыз.
  • Яз кагылды.

    Күңелемә яз кагылды бугай,
    Мин каядыр бүген ашкынам.
    Хыялларым оча еракларга,
    Сабантуйда чапкан ат сыман.

    Күңелемә яз кагылды бугай,
    Гомер үтә, йөрәк яшь әле.
    Мин бит әле матур бу гомернең,
    Алтмыш язын гына яшәдем.

    Күңелемә яз кагылды бугай,
    Яшим тулып бәхет-шатлыкка.
    Адымнарым әкеренәйсә дә,
    Бирешмәскә иде картлыкка.
  • Сыный язмыш.

    Гомер көзләренә кергэн чакта,
    Уйландыра, күңел боега.
    Язмыш һәрчак мине сыный-сыный,
    Озатып бара гомер буена.

    Язмыш кайчак баштан сыйпаса,
    Кайчагында бирде кирәкне.
    Яралары күпме сызласа да,
    Бәйләп куеп булмый йөрәкне.

    Кайберләре үзе төзәлгәндер,
    Кайсыларын вакыт тозәтте.
    Язмыш узе шулай кыйнап-сыйпап,
    Еламаска мине өйрәтте.
 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: