Туганайлар

36 яшендә урын өстенә калган Мария Костюченко: «Ирем мине коткарды, ә мин булыша алмадым»

«Исән калсам, башкаларга ярдәм итәр идем». Зәй шәһәрендә гомер итүче Мария Костюченко үз-үзенә әнә шулай дип сүз бирә. Гомеренең иң матур чорында, 36 яшендә урынга кала ул. Йөгереп эшләп йөргән ханым бер атна эчендә авыруга сабыша. Шөкер, язмыш ничек кенә сынаса да, ул үз дигәненә ирешә, балалары хакына аякка баса

Күрәчәк йөртә

– Язмыш безне кечкенәдән сынады. Әти үлгәндә миңа өч яшь иде. Алты бала ятим калдык.  Күрмәгәнебез калмады. Әтисез яшәүнең кыенлыкларын белсәгез иде. Иван исемле туганым 7 нче класста укыганда, әнигә ярдәм итәм дип, аяксыз калды. Комбайн ярдәмчесе иде, йөртүчесе күрмичә, комбайн астында кала. Абый ничек итсә итә, сикереп чыгып, үзен коткара. Бер аягы юк, икенчесе яраланган. Йөртүчесе инде ерак киткән була. Ә абый олы юлга чыгар өчен басу буйлап шуыша. Әнә шул чакта икенче аягы да өзелеп кала, –  дип сөйли Мария ханым. – Абыем бирешмәде. Дәваланып кайтканнан соң, укуын дәвам итте. Үзе агачтан протез ясап киде. Абый гарипләнгәч, безнең тормыш тагын да авырлашты. Бар өмет әниемнең беренче никахтан туган кызында иде. Гөлфәния апа безне ачлыктан коткарды да инде.

Үзбәкстангакиткән Гөлфәнияләре эшкә урнашкач, әнисе белән туганнарын үз янына чакыра. Евдокия түти биш баласын ияртеп юлга чыга. Тормышларын рәтләр өчен, мамык җыялар, нинди эш булса, шуны эшлиләр.  Хезмәтләренә акча ала башлагач, алар хәлләнеп китә.Берничә елдан Евдокия түти балаларын алып, кайтыр юлга чыга. Туган якның һавасы да башка шул аның! Үз ягына кайткач, тормыш тагын көйләнә.

Аксубай – Зәй арасы

Евдокиятүтинең балачагы авыр була. Әниләре иртә үлә, әтисе икенче хатынга өйләнеп, балаларын алып, Себергә чыгып китә. Шуңа да Евдокиягә тиз үсәргә туры килә. 9 яшендә инде ул кешегә ялланып бала карый. 16 яшендә ашханәдә савыт-саба юа башлый. Әнә шунда ашарга кергән бер егетнең татарча эндәшүе сискәндереп җибәрә аны. Аксубайныкы икән. Алар  дуслашып китә, аннан араларында мәхәббәт кабына. Яшьләр никах укыта. Евдокиягә Зәйтүнә дип исем кушалар.  Күп тә үтми, фин сугышы башлана. Ире сугышта хәбәрсез югала. Кулындагы кечкенә Гөлфәниясе белән Евдокия түти туган ягына кайтып китә.  Белеме булмый аның. Укымагач,  бер хәреф тә танымый. Әмма берәрсе ярдәм итәр, юл күрсәтер дип, туганнарының ире биргән адресын төенчеккә сала. Тик гөнаһ шомлыгына, поездда шул төенчеген урлыйлар. Евдокия түтиибер тиен акчасыз кала. Ире никах бүләге итеп биргән алкаларын сатып, Зәйгә кайтып җитәрлек акча таба. Биредә Филипп белән таныша.

–  Әти үлгәч, әни ялгыз яшәде. Беренче ирен дә сагына иде. Әтине дә.  Без гомер буе, Гөлфәния апаның туганнарын табарга иде,  дип яшәдек. Алар үзләре дә аны Ильясова Гөлфәния дип эзләгәннәр. Тик апаның кияүгә чыккач, фамилиясе үзгәргән иде. Әнә шуңа да табыша алмаганнар, – дип сөйли Мария ханым. – Насыйп булгач, табыштык без. Зәйдә бер туйда идек. Шунда бер егет сыздырып гармун уйный. Туганнан туган апам, бу егетнең кайсы яктан икәлеге белән кызыксынды. Аксубай районы Кыязлы авылыныкы икән. Шул гармунчы аша Ильясов фамилияле кешеләргә хат язып җибәрдем. Өч көннән бер автобус кеше килеп төшмәсенме? Телеграмма сугып, апаны ялга чакыртып кайтардык. Аннары инде бер автобус булып, без аларга бардык. Шул кешеләр белән гомер буена дус-тату, аралашып яшәдек. Әниебезнең кабере дә шул авылда.

Башта үпкәләдек…

Язмыш дими, ни диясең, әниләре 87 яшендә кияүгә чыга аларның.  Ул вакытта инде Евдокия түти әле бер, әле икенче баласында яши торган була.

–  Әнинең Түбән Камада торган чагы иде. Апага үпкәләгәнме, авылны сагынуы булганмы инде,  елап утыра икән. Ә каршы йортта исә бер бабай  шулай ук балаларында кунак булып йөри икән. Аныкылар унбер! Бабайның да үз өенә кайтасы килә. Кызына болай ди бу: «Хәзер урамга чыгам да, кем очрый, шуңа өйләнәм»,  – ди. Безнең әнигә юлыга. Бабай артыгын сөйләшми, кияүгә чык миңа, ди дә, әнине алып кайтып китә. Мин әле ул чакта бераз читенсенеп тә йөрдем. «Шул яшьтә нинди кияү инде?!» – дим. Тик язмышны без язмыйбыз шул. Баштарак үпкәләгән  идем, янына кайтмый да тордым, – дип сөйли Мария ханым. –  Әни бабайга ияреп, Аксубай районы Кыязлы авылына  кайтып төшкән. Җырчы Фирдүс Тямаевның бабасы булып чыкты ул. Әни үзе дә белмичә, олыгайган көнендә беренче иренең авылына кайтты. Шакир абый белән ул 8 ел бәхетле яшәде. Ятып авырмады, гел хәрәкәттә иде, камыр ризыклары пешерде. Үләр алдыннан да алты көн генә авырды. Шакир абыйның теләгенә каршы килмәдек: әнине мөселманча итеп беренче иренең туганнары янәшәсенә җирләдек.

«Мине саклады, ә мин– юк»

Күңеленә авыр булса да, Мария ханымның үз язмышын да сорамый булмады. Үзенең исән булуы өчен иренә рәхмәт укый. Ул мине саклады, мин аны саклый алмадым, ди.

–  36 яшемдә кинәт авырый башладым. Кулыма нәрсә тотсам, шул әйбер төшеп ватыла. Дүрт көн рәттән, шифа эзләп, хастаханәгә терапевт янына бардым. Алар берни әйтә алмый, чиремне тапмыйлар. Бишенче көнне неврологка җибәрделәр. Мин чиратта утырганда йоклап киткәнмен. Әллә аңымны җуйганмын инде? Табибның битемә сукканына уянып киттем. Хәлемне аңлатып бирдем. Камил Хәсәнов исемле яңа гына эшли башлаган табиб иде ул. Кичекмәстән мине Казанга җибәрде, – ди Мария Костюченко.

Ул чакта Мария ханымның олы баласы – 15, икенчесе –10, өченчесе 6 яшьтә була. Шушы балаларым хакына яшәргә иде, дип теләк тели ул. Хәле җиңел булмый. Баш капкачын ачып, шеш алалар. Аны алганда күз нервына зыян килә. Мария ханым бер ай  бик авыр хәлдә була. Шулчакта ире Геннадий яныннан да китми. Хатынын сабый баладай тәрбияли. Хастаханәдән чыккач, Мария ханымның ике күзе дә эчкә бата. Начар күрә башлый. Тагын ике ел урын өстендә үтә.  Әниләре авыргач, балалары да тиз үсә аларның. Өйне тәртиптә тоту, ашарга әзерләү, малларны карау аларга күчә. Әкренләп Марияханымга хәл керә. Башта сул як күзе уңайлана, аннары – икенчесе. Әкренләп күрә  башлый. Урыннан торгач, ул үзе кебек начар күрүчеләргә ярдәм итә башлый. Аны районның  сукырлар оешмасы җитәкчесе итеп куялар. Урын өстендә яту тормышның кадерен белергә өйрәтә. Мария ханым дөньяны тагын да яратып яши башлый. Тик кызганыч, ире генә озын гомерле булмый. Моннан 11 ел элек үпкәсендә яман шеш табалар да ике ай эчендә вафат була.

–  Әнә шулай минем өчен күпме тырышты да, бер көн дә авырып карамаган килеш, кинәт кенә урынга егылды. Ул мине коткарды, ә мин булыша алмадым, – ди Мария ханым. –Балаларым бик матур яшиләр. Улымда – дүрт,  кызларымда – икешәр бала. Шуларның игелеген күреп яшим хәзер. Тормышны бик яратам. Гел матур киенергә тырышам. 65 яшь әле ул –картлыкның яшьлеге башланган чак. Гомерем буе биек үкчә кидем. Әле дә туфлине салган юк. Кызларым, кимә, дисәләр дә, кая барсам да, сумкама салып йөрим. Хатын-кыз ничә яшьтә булса да, матур булып йөрергә тиеш. Ә минем зарланырлык зарым юк. Ходай сынады да, рәхмәтен дә бирде. Көчле булырга өйрәтте. Ә мин шуның белән бәхетле.

Гөлгенә ШИҺАПОВА, Ватаным Татарстан

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: