Туганайлар

25 мартта Җырчы Җәкәүнең туган көне

Яков Емельяновның шигырьләре халыкчанлыгы белән аерылып тора

Яков Емельянов беренче керәшен шагыйре, агартучысы, священнигы. Яков Емельянов 1848 елда Лаеш өязенең, (хәзерге Балык Бистәсе районы) Алан-Полян авылында крестьян гаиләсендә туып-үсә. Яков Емельяновны бик матур итеп, керәшенчә Җырчы Җәкәү дип атап йөрткәннәр. Керәшен мәдәни үзәге дә Җырчы Җәкәү исемен горур йөртә. 

XIX йөзнең соңгы чирегендә аның китаплары басылып чыккач, Җырчы Җәкәү исеме шактый тарала. Керәшеннең үз сөйләме рәвешенә бәйле Яковны Җәкәү дип атаулары аңлашыла. Ә Җырчы Җәкәү исеме нәкъ менә аның шушы чордагы халыкның моң-зарын җырлавына, әсәрләрендә кайгы-хәсрәт, авыр ярлы тормыш, аерым кешеләрдәге әхлаксызлык сыйфатлары чагылдыруына, аны бетерү юлларын эзләвенә бәйледер. Аның иҗатына, күпмедер дәрәҗәдә ачкыч булып, шундый юллар тора:

Җәшьнә, Кояш, җалтыра!

Җактың җирдә уйнасын.

Иртәнге кырау, соңгы суык

Җаңа орлыкны коймасын.

 

Әлеге шигырь юллары, үзеннән-үзе, халыкның сөйләм теленә нигезләнеп язылган, ул үзенең гадилеге белән, тормышта булган чынбарлыкны, әдәбиятка, шигърияткә алып керүе белән игътибарга лаек. Халыкның бер асыл заты буларак, мәйданга чыгып, шигърияткә килүе үзе үк иҗатының халыкчан рухта булуын күрсәтә. Яков Емельянов һәр әсәре саен үз халкы өчен җанатып, аның авыр тормышы турында ачынып яза. Әмма аның иҗатына юмор-сатира да, киң күңеллелек тә хас.

Улым

Менә җитте бәйрәм,

Безгә килер кунаклар.

Аларга сый әзерлә,

Тиешенчә кадерлә:

Юмартны утырт югары,

Саранны утырт сәкегә.

Юашны утырт янга,

Гаделне утырт алга,

Яхшыны утырт уңга,

Яманны утырт сулга,

Усалны утырт ушага,

Оятсызга ярар бусага...

Сыйлаганда сак бул!

Юмартны юньләп сыйла,

Саранны саклап сыйла,

Юашны юанып сыйла,

Гаделне куанып сыйла,

Яманны җайлап сыйла,

Усалны уйлап сыйла.

Бусагадагысына булса ярар,

Булмаса, алдына карар!

Кайгы

Китсен моннан зур кайгы,

Минем алда тормасын;

Йөдәгән җанны, җил-давыл күк,

Уңга-суңга бормасын!

 

Бормасын аны һичбер якка,

Ул таш-тау күк ныгып утырсын;

Кайгылы чакта җыйган уйдан

Савытын басып тутырсын.

 

Тутырсын савытын нык уй белән,

Ул соңыннан аңар куаныр;

Алҗыган чакта тилпенмәсә,

Талир күк, бәла уалыр.

 

Уалсын бәла, ярылсын,

Каушатып җанны җиңмәсен;

Таудан чыгып, диңгез белән

Сыналган җанга килмәсен!

 

Килмәсен җанга шаулап-улап,

Ул үлән күк аннан сыгылмас;

Аның куәте кагылганда,

Каушап, калтырап егылмас!

 

Егылмас инде сыналган җан,

Син һәрчакта аңа күрендең;

Куәтең, иркең аңлаткачтын,

Үзең дә каушап сүрелдең.

 

Сүрелдең инде, бөкре кайгы,

Ялкының һич тә кыздырмый,

Эчкә кереп кайнатсаң да,

Куәтең мине сыздырмый!..

 

Юансын җан шуны уйлап,

Югыйсә, монда калтырар,

Дөнья утына түзгән җан

Буласы көндә ялтырар!

Саран бай

Өеңә керсә саран бай,

Аңар ишегең ачма;

Ул килгәндә ялангач булсаң,

Аннан оялып качма.

 

Качма аның йөзеннән,

Оялма аның үзеннән;

Саранлыгының чиге җиткәч,

Җаны алыныр күзеннән.

 

Күзенең туймас ялкыны

Яндырыр аның саннарын;

Ярлыдан кызганган сараннарның

Шайтан эчәр каннарын.

 

Каны белән кабере тулар, –

Күмүчеләр җирәнер;

Үзеннән калган мал белән,

Дөньядагылар кинәнер.

 

Килегез, бәндәләр, кинәнегез,

Сараннан калган мал белән,

Җанын шайтан кинәндерер

Үзеннән аккан кан белән!

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: