Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2025 елда кемне нәрсә көтә?

Астрологлар фаразынча, 2025 ел гороскоптагы 12 билге өчен дә зур үзгәрешләр, мөһим карарлар елы булачак. Елан, Ат, Кәҗә елында туганнарны нәрсә көтә?

Яңа елдан ниндидер могҗиза, тылсым көтү хас кешегә. Елның яңасы бары яхшылыклар, бәхет-шатлыклар гына алып килер кебек тоела. Яңа ел җитәрәк, күңел гороскопларга да ышана башлый.

Кытай календаре буенча, 2025 елның 28еннән 29 январенә каршы төндә яшел агач елан елы башлана. Ул 2026 елның 16 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Елан елы үзеннән соң дилбегәне утлы ат елына тапшырачак.

Яшел агач елан елы барысын да ныклап уйлап, акыл белән эш итүчеләр өчен уңышлы һәм вакыйгаларга бай булыр дип көтелә. Яшел агач елан – зирәклек, стратегик фикерләү, үзгәрешләр символы. Ул – теләсә нинди хәлләрдә дә югалып калмау, яңарыш гәүдәленеше дә.  

Елан (1917, 1929, 1941, 1953, 1965, 1977, 1989, 2001, 2013 елда туганнар). Алар өчен бу яңа ел могҗиза булачак. Елның беренче айлары финанс һәм эшмәкәрлек тармакларында барысын да яңача үзгәртү өчен уңай. Язгы айларда үзенең сәламәтлеген кайгыртсын. Май аенда каршылыклар да очрар, кибетләргә чабудан, күп акча туздырудан саклансын. Июньдә барысы да үз агымына кайтачак. Чираттагы ял өчен июльне яки августны сайлый ала. Көзге айларда үзен кулда тотарга, сабыррак булырга кирәк. Ноябрь аенда тәгәрмәчкә таяк тыгучылар да очрар, түземлекне югалтмасын. Декабрь ае яхшы булса да, башны югалтудан саклансын.

Ат (1918, 1930, 1942, 1954, 1966, 1978, 1990, 2002, 2014 елда туганнар). Елның беренче яртысында стресс хәлендә эшләргә туры килсә дә, профессионал яктан уңышка ирешәчәк. Яз айлары — яңа идеяләр чоры, юл куюлар аша, командада уртак тел таба ала, ә бергәләп эшләү аның хыялын тормышка ашырачак. Тормышын үзгәртү өчен җәй яхшы. Сентябрь ае янәшәдәге пары белән аңлашу өчен уңайлы. Бер-береңә булган ризасызлыкны җайлап кына әйтү яхшы, юкса ике арада тавыш чыгуы бар. Октябрь уртасыннан беренче урында эш булачак һәм ел азагына ирешелгән уңышлары белән горрулана ала. 

Кәҗә (1919, 1931, 1943, 1955, 1967, 1979, 1991, 2003, 2015 елгылар). Ел башында бар да әйбәт, тора бара гына арыганлык сиздерәчәк. Артык чыгымнан котылу өчен, таксида йөрүне, кием кибетләрендә йөрүне онытып торырга туры килер. Май аена өстәмә эш табу һәм аның ел азагына кадәр төп табыш чыганагына әйләнү мөмкинлеге зур. Язын эштә каршылыклар тууы бар. Акылны югалтмыйча, сабыр булса, барысы да җайланыр. Җәй үз талантын һәм тәҗрибәсен тормышта куллану өчен әйбәт. Июль һәм август мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен яхшы. Көз хезмәт баскычыннан күтәрелү өчен кулай. Ноябрь һәм декабрьдә хезмәттәшләрен яңа идеяләр белән рухландырачак, бу аңа табыш та китерәчәк.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев