Туганайлар

10 февраль өй ияләре көне итеп билгеләп үтелә. Сезнең якта аларны ничек атыйлар? Кырсут турында истәлекләр

Һәрвакыт кеше белән янәшә, аның хыялында, күңелендә яшәп килгән образлары: йорт анасы, урман, кыр, су ияләре, шүрәле, ярымтык һәм бичуралар турындагы хатирәләр гаҗәп кызыклы, "тормыштагы әкиятләр" буларак, бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткәннәр һәм алар рухи мәдәниятнең бик борынгы бер тармагын хасил итәләр, шулай ук халыкның тел байлыгын, фикер йөртү, сөйләү...

Кырсут (тау ягы керәшеннәре сөйләшеннән) - йорт анасы.

- Кырсутны җырт тоткасы диләр, Кырсут булмаган җырт бетә. Менә безнең чапле (шәп, әйбәт) җыртлар түгел, кешеләр керәләр дә энде безнең җыртны кысутлы диләр.

- Минем Кырсут биг акыллы. Мин кунакка барам икән, чугынам да: "Кырсут, мине өч сагаттан барыб ал, өч сагаттан артык торгозма", - дим. Мин кунакка барам да өч сагат үтә, и кайтасы килә, чыдарга да җук. Мине җибәрмиләр, тор әле, тор диләр. Җук, мин әтәм, минем Кырсут килгән, Кырсут ачылана, катам. Миннән келәләр, и-и, Кырсуты белән куана инде тушы, диләр, балалары белән куанган кебек, диләр. Мин әйтәм, Кырсут акыллы минем, әйбәт, иркенгә җибәрми, җортны сакли. Җарар, катып китәм мин, керәм. "Кырсут, җакшы тордонмы, минем барыб алдын булыр, торасы да килми", - дим.

- Пич башында диләр аны Кырсутны. Чыгып киткәндә әйтәм: Кырсут, пич башында җатма, ишегалдына чык, терлекләрне кара, урамга чык, мине көтеп тор, мине барыб ал, мине җыгылдырып җертмә, кеше келкесе итмә", - дим.

-Кырсутны эрли, диләр. Пич артында чаңгыр-чоңгыр җеб эрли Кырсут, аныкы орчогы тимер, ди. Мин әтәм, кананам торгандыр да эрли, дим. Иртә белән тордом да кананамдан сорыйм, син тороп эрләденме? Җук, тормадым, эрләмәдем. Менә мин әтәм, Кырсутны эрләгән инде аны, дидем. Үзем ишеттем шаны.

- Кыш көне айагым тунды да менеп җаттым. И, Кырсут, синең җаныңа җатим әле, айакларым тунды, җөткергәлим дә, димен. Әллә күзгә күренде, үзем төслүк. Җаулыгын очлап бәләгән, ак җаулык. Чат күрдем күз белән, ышанас була.

- Чәйне самавыр белән куйам. Самавыр җанына утырам, бер әбәт тән дә калдырмим. Әгәр ашасам ни дә булса, Кырсутка әтмәчә, өстәл астына төшә. Кырсут, кил, аша, утыр. Дәшмичә калсан бер хал була, йә өстәл астына төшеп китә. И, Кырсут, сине онотып киткән мин, әтәм. Кырсут бар ул, бар да дөрес.

- Ызба ийәсе бар ул, Кырсут диләр. Без менә тушы җыртта тыра идек, аннары теге җыртка күчтек. Минем төшкә керде, кечкенә ылан җылап җери, тупыраксага менә-тешә, өзелеп-өзелеп җылап җерде. Әни әйтә, ул ди ызба Кырсуты ди, сез аны чакырмаган киткәндә ди. Менә кайт та ботка пешер, чәй кайнат да килегез монда җортыгызга да: "Без, Кырсут, сине чакырмаган, әйдә, без җана йортка күчтек, әйдә, безнең белән дип ашап-эчегез дә чакырыгыз, ди. Шулай эшләдек, бетте, төшкә кермәде бүтән. Әни сыразы белде, Кырсутыгыз калган энде, ди, сезне ди, җылый-җылый эзләп җөрдө, ди.

- Машина белән күчтек. Анарга мендәр куйдым, машина ишеген ачып тордом, "Кырсут, әйдә безнең белән кил", - дип әйттем.

- Кунактан кайталар да: "Кырсут, тау (рәхмәт) сига, бийатам, бийанам, тау сига", -диләр, "аулакчылар, тау сига", - диләр.

- Абзарда да була Кырсут, шалай үргән була җилкәсе атныкы. Моно Кырсут үргән инде, диләр.

- Кырсут ул җырт хуҗасы, кыз-катын җанында ди ул. Кырсутсыз җырт салкын диләр, бу җырттан Кырсут качкан икән, диләр. Эчкече катыннарныкы Кырсут кача ди. Кырсутка ипи-тоз калдыр өстәл өстендә, пычакны калдырма, җыйып куй, өстәлдә калдырма.

- Безнең Анну әтә иде ызбада Кырсут бар дип, үзем күрмәгән. Тәрәшлене эрләп бетерегез дә җананы тартып эч кенә саплам эрләп куйыгыз, аны Кырсут эрли, Кырсут эрләсә, эш үсәрә (алга бара) ди торган иде.

- Эрләгәндә ырчыгы чыңгыр-чыңгыр итеп китә, ди. Ул Кырсутлы җырт бик матур җырт.

- Ай, бу җыртта бер иләм җук, Кырсут җук, диләр. Җыртлары бик иләмле, Кырсутлы, диләр картлар. Тәртипсез җыртта Кырсуты җук диләр.

- Баланы имезеп утырам, пич астына кереп китте дә җук булды, ди.

Ф.С. Баязитованың "Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты" китабыннан алынды.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: