Туганайлар

Җиңү парадында катнашкан бабай

Илебездә ел саен Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Ул көн бәйрәм генә түгел, истәлекләр, хатирәләр көне дә. Безнең Кайбыч районы Хозесан авылында 320 кеше Бөек Ватан сугышына алынган. 204е батырлыклар күрсәтеп яу кырында ятып калганнар, бары 116 сы гына туган авылына әйләнеп кайта алган. Минем шуларның берсе, 1945 елның 24 июнендә...

Илебездә ел саен Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Ул көн бәйрәм генә түгел, истәлекләр, хатирәләр көне дә.
Безнең Кайбыч районы Хозесан авылында 320 кеше Бөек Ватан сугышына алынган. 204е батырлыклар күрсәтеп яу кырында ятып калганнар, бары 116 сы гына туган авылына әйләнеп кайта алган. Минем шуларның берсе, 1945 елның 24 июнендә Җиңү парадында катнашкан, авылның лаеклы агае булган Алексей Васильевич Орлов турында сөйлисем килә.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Алексей Орлов Хозесан авылында 1924 нче елда дөньяга килгән. Алексей Васильевич - олы мактаулы тормыш юлы үткән кеше. Ул яшьлек чорында зур кыенлыклар күреп үскән. Орловлар гаиләсен 1931 елда кулак диеп сөргенгә җибәрәләр. Гаиләдә тугыз бала булганга күрә, әнисе белән балаларын авылда калдыралар. Ләкин кайгыдан авырып әниләре иртә гүр иясе була. Шулай итеп тугыз бала ятим кала. Аларны балалар йортына билгелиләр. Алексей күпер астында качып кала һәм җингәсе тәрбиясендә тормышның барлык кыенлыкларын күреп үсә.
Инде егет булып җитлегеп, үз көнен үзе күрә башлаганда гына, сугыш афәте күтәрелә. Алексей, Ватаныбыз иминлеген яклап, сугышчылар сафына баса. Дары исе исни башлаганда, аңа унҗиде яңа тулган була. Тарихка кергән салкын 42 нең кышыннан башлый ул көрәш юлын.
Ул артиллерия дивизионында башта төзәүче, аннары орудие командиры була.
Алексей Васильевич әүвәле төньякта, Заполярьедагы сугышларда катнаша. Аннан соң төп удар юнәлешендә хәрәкәт итә, поляк шәһәрләре, авылларына азатлык бирүче сугышчылар сафында була. Алексей Васильевич "Кызыл Йолдыз", "I дәрәҗә Ватан сугышы", "III дәрәҗә Дан" орденнары кавалеры, "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен", "Жуков" һәм күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Ул бүләкләр аның кыю булганлыгы турында сөйләүче, бик ачык дәлилләр. Алексей Васильевич Җиңү парадында катнашкан. Ул парадта катнашуы хакында бик горурланып сөйли иде.
Сугыш тәмамланганнан соң ул тагын өч ел Мәскәүдә Кремль полкында хезмәт итә. Туган авылына 1948 нче елда кайта. Күп еллар авыл хуҗалыгының төрле тармакларында эшли һәм "Хезмәт ветераны" дигән мактаулы исемгә лаек була. Тормыш иптәше Ксения апа белән алар биш бала тәрбияләп үстереп, үзләренә лаеклы алмаш әзерләгәннәр. Алексей Орлов 2002 елда 79 яшендә үлеп китте. Тормыш иптәше Ксения түти да гүр иясе инде.
Без яшь буын сугыш ветераннарының батырлыклары алдында баш иябез! Шулай ук дәһшәтле сугыш чорында Бөек Җиңүгә өлешләрен керткән, бар көчен биргән тыл хезмәтченнәренә хөрмәтебез зур. Рәхмәт Сезгә, ветераннар!
Ольга ШУПШИНА, китапханәче

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 25 май 2018 - 16:46
    Жемчужины Мира Фото-видео репортаж ​​​​​​​24 мая в Казани в здании Театра кукол «Экият» прошел международный конкурс красоты и таланта «Жемчужина мира – 2018», где соревновались 11 девушек
    29
    0
    0
  • 25 май 2018 - 15:32
    Кряшены — участники фотопроекта «Дружба народов Татарстана» ​​​​​​​Героями фотопроекта стали представители национально-культурных автономий Ассамблеи народов Татарстана, в том числе и представители Общественной организации кряшен республики
    36
    0
    1
  • 25 май 2018 - 15:31
    Алёна Харитонова стала помощником замминистра Ведущий специалист Общественной организации кряшен Республики Татарстан Алёна Харитонова перешла на новую работу. С апреля текущего года она является помощником первого заместителя министра экологии и природных ресурсов Республики Татарстан.
    71
    0
    1
  • 25 май 2018 - 14:59
    Алиса возглавит многонациональную смену республиканского лагеря Завтра, 26 мая, на базе детского оздоровительного лагеря "Кама" на берегу Камы возле села Соколка Мамадышского района открывается республиканская многонациональная смена "Дуслык", ориентированная для детей разных национальностей, проживающих в республике Татарстан. Приказом Министра образования республики, начальником многонациональной смены назначена Алиса Спиридонова - руководитель молодежного крыла Общественной организации кряшен.
    41
    0
    0
  • 25 май 2018 - 13:56
    Пропал ребенок – что делать? «Ведь так не бывает на свете, чтоб были потеряны дети» – всем известная строчка из песни Мамонтенка никого не оставляет равнодушным. Ведь дети – это самое дорогое, что есть у родителей. Между тем, по статистике каждый год в России пропадает 45–50 тысяч детей. В преддверии летних каникул будет уместно напомнить родителям и детям об основных правилах безопасности
    18
    0
    0
  • 24 май 2018 - 15:32
    Бүләккә — телевизор 2018 елның икенче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" АҖ чыгаручы өч һәм аннан күбрәк басмага язылучылар традицион акциядә катнашып, кыйммәтле бүләкләр ота ала
    23
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:17
    Синоптики Татарстана предупреждают о грозах и сильном ветре Порывы ветра будут достигать 17 м/c, а при грозах – 20 м/с.
    54
    0
    0
  • 24 май 2018 - 13:35
    Юная кряшенка Анастасия Соколова - лауреат Международного конкурса 20 мая в Культурном центре «Московский» прошёл II Международный конкурс детских, юношеских, молодёжных, взрослых творческих коллективов и исполнителей «Творческий успех»
    91
    0
    2
  • 24 май 2018 - 12:42
    Керәшен Сәрдәсе һәм Әлбәден авыллары "Музейда төн" бөтенроссия акциясендә катнашты Өлкәннәр район тарихы буенча сорауларга җавап биргәндә, сабыйлар музей экспозицияләре арасыннан татлы хәзинә эзләделәр.
    58
    0
    0
  • 24 май 2018 - 11:26
    “Туганайлар” - һәр өйгә Бу көннәрдә Татарстанда вакытлы матбугатка язылу кампаниясе гөрли. “Туганайлар” культура-агарту газетасы – Россиядә керәшеннәр өчен басылучы бердәнбер басма
    48
    0
    0
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
  • 25 май 2018 - 16:55
    Кряшены отмечают знаменательную дату
    ​​​​​​​Сегодня день рождения Общественной организации кряшен Республики Татарстан. Ровно 11 лет назад, в день святой Троицы, прошла учредительная конференция, где была создана организация, руководителем которой был избран Иван Егоров
    45
    0
    2
Ночной режим