Туганайлар

Татьяна Дунаева: «Әле бар сорауларга да җавап табылмаган».

Татьяна Дунаева, Татарстанда керәшеннәр культурасы, тарихы буенча зур хезмәт басылу уңаеннан, ТР Фәннәр академиясе Тарих институтының Татарстан тарихын өйрәнү, төрле тармакларда эзләнү, күп фәнни басмалар чыгару юлында бик уңышлы эшләп килүен әйтеп үтте.

"Менә без бүген керәшеннәр тарихы һәм мәдәниятенә багышланган монография белән танышабыз. Ул үз эченә ХVI- ХХ гасырларны ала. Без - бер төркем республика керәшен оешмасы членнары - монографиянең киң проспекты белән танышкач, кайбер үзебез килешә алмаган карашларны, фикерләрне керәшен һәм нагайбаклар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәгенә җиткергән идек. Монографияне тиз генә карап алдым, без җиткергән фикерләрнең байтагысы биредә искә алынган булып күренде. Татарлар белән керәшеннәрнең уртак төрки тамырлары барлыгын танып, китап "История и культура татар- кряшен" дигән исем астында басылгандыр, дип уйлыйбыз. Биредә "татарлар - этнос, керәшеннәр - субэтнос" дигән фикер чагылдырылган, дип кабул итәбез.

Әмма шушы ук сүз тезмәсен татарчага күчергәндә, мәгънә нык үзгәрә. Керәшеннәр өчен "керәшен татары" сүзе ХХ гасыр ахырында массакүләм чараларда кимсетеп кулланылган, һәм йөрәкләрдә төзәлеп җитмәгән яра калдырган "чукынган татар" булып яңгырый. Чыннан да, "татар" этносына кергән башка субэтнослар бит яшәү урыннары белән билгеләнә: "Әстерхан татарлары", "Ульян татарлары", "Себер татарлары". Шул ук вакытта, этник исем буенча бүленгән группалар үз исемнәре белән атала: "мишәрләр", "типтәрләр". Ни өчен соң әле керәшеннәргә карата башка ысул кулланылырга тиеш? Аларның төрки тамырдан булуын мондый юл белән исбатлап та, аңлатып та булмый. Моның өчен керәшен тарихын, мәдәниятен ныклап өйрәнү кирәк. Шушы юнәлештә зур эшләр башкарган галимнәргә зур рәхмәтебезне белдерәсе килә.

Әмма керәшен тарихында өйрәнелмәгән катламнар бик күп әле. "Керәшен" атамасы 8-12 гасырларда Алтай таулары тирәсендә яшәүче керченнәрдән (кераитлардан) киләме (М.С.Глухов версиясе)? Әллә инде Бөек Болгар дәүләтеннән христиан динен кабул итү өчен Кырым шәһәре Херсонес -Корсуньга барган болгарларның Корсуньны "Кряшен" дип атавының шаукымымы (Риза Бариев версиясе) - билгесез. Хәзерге көндә төгәл билгелесе шул - христиан диненә күчкән бөтен татар да керәшен түгел. Алар арасында күп санлы рус аристократиясе вәкилләре, рус дәүләтенең һәм хәзерге Россиянең күренекле уллары һәм кызлары бар, әмма алар үзләрен керәшен дип түгел, рус яки татар итеп кабул итәләр.

Татарлар ике зур цивилизация (Европа һәм Азия) килеп таташкан җирдә яшиләр. Шушы чикнең иң нечкә җебе - пычакның иң үткен ягы, керәшеннәрнең йөрәге һәм күңеле аша уза. Аңа ялгыш кына басылса да, яра барлыкка килә. Шуңа күрә, массакүләм инфомация чараларының, журналистларның, бу мәсьәләләрне яктыртканда сак булуларын, керәшеннәр арасында булган радикалларга да мул азык бирмәүләрен үтенәм. Китап авторларына алга таба да зур уңышлар телим .

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 апрель 2018 - 11:51
    Керәшен гимны нинди ул?
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим