Туганайлар

Мамадышның шәүлә авылы

"Акчагыз булмаса Парижга, килегез Мамадышка!" Безнең районда шәүлә авылга хәтле бар. Районыбызның Җөри, Келәүш, Юкәче, Шәдче якларында "Кая бардың?!" дигән сорауга төгәл җавап бирәсе килмәгәндә, яисә барып җитмәслек җәһәннәм почмагы турында әйткәндә: "Чупайга!" - дип шаярту халык теленә кергән. Бер агай ерак юлдан хәлдән таеп кайтып килгәндә: "Күрә ир белән...

Бераз тарих
Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, 17нче гасырда татарлар тарафыннан нигез салынган, алар 18нче гасырда православие динен алалар. 1795нче елда Мамадыш уездының Красная Горка һәм Отарка, Казан уездының Чекурча авылларыннан рус крестьяннары ("старообрядец"лар) килеп утыра. 1930нчы елга хәтле рәсми чыганакларда авыл Отар-Илга исеме белән теркәлә. 1860 елга кадәр биредә яшәүчеләр дәүләт крестьяннары категориясенә кертеләләр. Иген игәләр, терлек үрчетәләр. 20нче гасыр башында биредә чиркәү-приход мәктәбе (1885нче елда ачылган), тегермән, вак-төяк сату лавкасы эшли. Ул чагында авыл общинасының җир кишәрлеге 671,6 "десятина" тәшкил итә. 1920 елга кадәр авыл Казан губернясының Мамадыш өязе Лыябаш-Келәүш волостенда була. 1920нче елдан - ТАССРның Мамадыш кантонына; 1930нчы елның 10нчы августыннан - Тәкәнеш; 1932нче елның 1нче гыйнварыннан - Кукмара, 1935нче елның 10нчы февраленнән яңадан Тәкәнеш, 1963нче елның 1нче февраленнән яңадан Мамадыш районына керә. Яшәүчеләр саны: 1782нче елда - 23 ир-ат, 1859нчы елда - 242, 1897нчы елда - 458, 1908нче елда - 452, 1920нче елда - 431, 1926нчы елда - 528, 1949нчы елда - 379, 1958нчы елда - 274, 1970нче елда - 273, 1979нчы елда - 124, 1989нчы елда - 30, 2002нче елда - 18, 2010нче елдагы халык исәбен алу вакытында 11 кеше яши (руслар - 50%, татарлар - 50%) дип язылган. Хәзер Келәүш авыл җирлегенә керүче Чупай беткән торак пункты исемлегендә.
Әти-әни исән чагында барыбыз да - бала
Келәүш мәктәбе китапханәчесе Маргарита Фәсхетдинованың бик кайгылы чагына туры килдем: күптән түгел генә әнисен җирләгән. Нәкъ 90 яше тулган көннәрдә соңгы юлга озатканнар Александра Спиридоновна Мосолова (Усова)ны.
- Без әти-әни исән чагында барыбыз да балалар икән. Соңгы вакытта уйлаган уйларым башыма сыймый, җаным бәргәләнә, ниләр генә искә төшми... Әтинең үлем түшәгендә дә: "Әниеңне сакла!" - дип әйткәне һаман колак төбемдә ишетелеп тора. Әтием - Сергей Степанович Мосолов Чупай авылында туа. 5 яшендә дөм ятим кала. Әтисе, кулак ярлыгы тагып төрмәгә алып киткән җирдән, хәбәрсез югала; әнисе шул кайгылардан авырып вафат була. Аларның ике сабыйлары яшәгән йортны колхоз конторасы итәләр. "Безне конторга килгән авылдашлар кем нәрсә булдыра ала, шуны ашатып үстерделәр. Мин - "Чупайның полк малае", мин аларга гомер буе рәхмәтле!" - дип, еш әйтә иде әти. ФЗО Себергә җибәргәч, шахтада да эшләп карыйлар, әни белән сагынып кире кайталар. Аларның 17 ел буе балалары булмый. Сугыш вакытында 14 яшьлек чагында Гурьевкага туктаган паромга потлы капчык күтәреп кереп барганда әнинең биле сынып китә, туңып, бик нык чирли, шуның нәтиҗәсе булгандыр инде. Әти Яшел Үзән балалар йортына кыз сорап хат яза. Алар барып җиткәндә, ул сабыйны алып киткән булалар. Шуннан кайтышлый әни Казанда профессорга күренә һәм балага уза! 37 яшендә тудыра ул мине! Күңеле үскән әти йортын ныгыта, нәкышлар белән бизәкләп бетерә. Тик миңа 10 яшь тулганда, остеомелит аяктан екты. Әни белән безне җәй уртасында вертолет белән Тәкәнеш хастаханәсеннән Казанга алып киттеләр. Анда озак яттык, аннары дәваланып ел буе өйдә утырырга мәҗбүр булдым, аксап ерак китеп булмый иде. Ул вакытта бик күп китаплар укыдым, рәсем ясадым, олыларның нәрсә сөйләшкәнен тыңлап утырдым (ул тарихлар, акыллы киңәшләр хәзер дә тора-тора искә төшә)... Күрше Келәүшкә көн саен йөреп укырга кирәк бугач, гаиләбез шунда күченде. Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, башкалада фәнни китапханәдә эшли башладым. Шунда мәхәббәтем Ришатны очраттым. Табиблар миңа бала табарга кушмадылар. Әти белән әни дәрт биреп торды: "Ходай ничәне җибәрә, барысын да тап, кызым, КЕШЕдән дә зуррак байлык юк бу дөньяда!" Декретка чыккач, Келәүшкә ялга кайткан җирдән, Ришат белән шушында яшәп калдык. Бер-бер артлы өч кызыбыз туды. Әби-бабай җиденче кат күктә йөзде, әти, оныкларына үзе бантиклар тагып, балалар бакчасындагы "иртәләргә" барып утыра иде. 35 ел буе Келәүш мебель фабрикасында эшләде ул. Фабриканың, авылның бетә баруына, чиркәүнең ташландык булуына, иген кырларында алабута үсүенә бик борчылды. Лаеклы ялга чыккач та авыл картларын җыеп Келәүш урманчылыгына үсентеләр утыртырга (алар күптән зур агач булдылар!), себерке җыярга йөрүләре, ел саен Питрау көнне бөтен гаиләсе, якыннары белән Чупайга баруы, туган нигезенә утырып хәл алуы, хатирәләрен яңартуы; 20 ел култык таяклары белән йөргән, алты ел түшәктә яткан, аннары сукырайган беренче төркем инвалид әниемнең дә соңгы сулышына кадәр көр күңел белән, матур киләчәккә ышанып яшәве, тормышны, оныкларын ничек яратуы, оныкчыгы Самир тугач, куанып кулына алып, аңа 20 мең сум акча бүләк итүе искә төшә... Нинди нык рух, ихтыяр көче үрнәге булганнар бит алар... Чупай кешеләрен кайсын гына алсаң да - шундый!

Көзгедәге күзләр, йөзләр, эзләр...

Маргарита Сергеевна саргайган тышсыз китапка кыстырылган биттәге рәсемне алдыма китереп салды. "Мы из Чупаева. Ветераны колхоза "Коммунар" дип аталган картина. Бармагы белән аңа төртә-төртә сөйләп китте: "Сулдагы ак күлмәкле бабай - Петр Садофьевичның дәдәе - Игнатий Семенов, янәшәсендә хатыны Матрена, артта яулыклысы апасы Ирина, ак чәчле бабай - Александр Мосолов, аның хатыны Фоня, уллары Нифантий, иң кырыйдагысы- Климентий Фифанов, бүреклесе - Гавриил Диев... Исемнәренә генә игътибар итегез, тагын Глухерья, Секлетинья, Лаврентий, Домна, Исидора, Руфина... Иии, искә төште: Пахом бабайның алмагач бакчасы һәм усал эте бар иде. Бөтен авыл бала-чагасы шул алманы каракланырга йөрде. Эх!" Ә мин картинадан күземне ала гына алмыйм бит. Менә кайда ул көндәлек хезмәт иясенә, авыл кешесенә мәдхия җырлау, халык күңеле, характеры, кабатланмас портретлар! Рәссам гасырларга мәңгеләштереп калдырган Чупай кешеләрен! Авторы - Удмуртия АССРның халык, РСФСРНың атказанган рәссамы Петр Садофьевич Семенов 1934нче елда шушы авылда туган, гомер буе бик еш кайтып йөргән! Әлбәттә Интернетка кереп аның иҗатын тагын бер кат күздән кичердем, истәлекләрен укый башлагач, бөтенләй кереп баттым. Җиде айлык булып "күлмәк киеп" туган Чупай малаеның уңышларына шаккатарлык: Казан сәнгать училищесын, Харьков дәүләт сәнгать институтын тәмамлап, Удмуртия сәнгать һәм дизайн институтында озак еллар укыта. РФ рәссамнар берләшмәсе әгъзасы, Халыкара Славян мәдәнияте, сәнгате һәм мәгарифе член-корреспонденты, УАССР дәүләт премиясе лауреаты була... Бөтен дөньяга билгеле бу күренекле якташыбыз, тынычлык һәм игелеклелек илчесе турында аерым язма әзерләргә кирәклеген төшендем.

Могиканнарның соңгысы

Ә авылдан иң соңгы булып күченүчеләр- Пелагия һәм Денис Захаровлар бүгенге көндә Келәүш авылында яши. "Тугызынчы дистәләрен ваклаучы Елена Мосолова, Руфина Медведева, бөек ватан сугышы ветераны Иван Диевны балалары шәһәргә алып китте башта. Дүрт баласы белән көн саен Келәүш мәктәбенә йөргән, дистәләгән сарыклар, атлар асраган, фермерлык белән шөгыльләнгән, Маннуры белән авылда ул вакытта яшәгән әбиләргә социаль ярдәм күрсәткән, хәзер Мамадышта "Өмет" яшүсмерләрне тернәкләндерү приютында эшләүче Татьяна Шәйхетдинова 2014нче елның 21нче сентябрьдә күченде. Ә картым 28нче ноябрьгә кадәр үзе генә яшәп ятты әле Чупайда",- ди Пелагия апа. "Ике авыл арасы - 3800 метр. Бригадир чагында үзем үлчәдем. Аякларым авыртмаса, көн саен барып кайтыр идем мин анда. Ельцин эпохасының корбаны булды Чупай. Хәзер авылга ияләшкән мородерлар һәйкәлне дә талап китмәсәләр ярый инде!" - ди 77 яшьлек ватанпәрвәр абзый. Һаман ике сыер, сарыклар, кош-корт (тавыклары качып чыгарган көзге чебешләрне дә аякка бастырачаклар!) асраган; бакчадагы көзге уңышларының өйгә кергән бу бер мәлендә оялдыларына тезелгән кабак, үрелгән суган, тартма-тартма чөгендер-кишер белән кибет ачарлык хәзинә туплаган; үз көннәрен гомер буе үзләре күреп яшәргә өйрәнгән бу тырыш гаиләнең мәңге җек күрмәячәге көн кебек ачык.

Авыл урынында - һәйкәл

Келәүш һәм Чупай авыллары арасындагы басу юлы буенча килеп, элек торак пункт булган, тормыш кайнаган урынга кергәндә, тау битендә чәсәүнә-һәйкәл каршы ала. Шушы авылда гомер кичергән яки чыгышлары белән әлеге төбәктән булучылар ясаган аны. Идеянең инициаторы - Павел Диев (Ижевск каласында яши). Төзү эшләрен Виктор һәм Сергей Медведевлар, Ришат Фәсхетдинов башкарган. Берничә якташлары акча белән булышкан. Һәйкәлдә 42 фамилия. Авыл үзе яшәүдән туктаса да, бу төбәктән чыккан кешеләр туган нигезләрен онытмый. бирегә сукмак өзелми. Ел саен җәй уртасында Питрау бәйрәме оештыралар...

Ихлас, ышанучан, кешелекле, кәсепле (осталарның үз куллары белән ясаган җиһазлары һаман тирә-юнь авыллары йортларына хезмәт итә) чупайлыларның һәркайсы турында романнар язарлык...

Алсу Дияр. Мамадыш. Автор фотолары.

Чыганак: "Нократ"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 апрель 2018 - 11:51
    Керәшен гимны нинди ул?
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим