Красный Баран авылында "Яңа уңыш түгәрәк уены" булып узды

"Красный Баран халкы эштә дә, ял иткәндә дә бердәм", - ди мәдәният йорты директоры. Алексеевск районы Кр.Баран авылы мәдәният йорты директоры Зоя Кузнецова белән мәдәният йорты режиссеры Ирина Яковлева безгә үзләрендә узган бәйрәмнән соң хат юллаганнар, - дип яза район газетасы.
- Табигатьтә җәйнең соңгы көннәре патшалык итә. Тирә-якта быелгы елның үзенчәлекле һава торышына карамастан, мул уңыш җыю эшләре гөрләп бара. Менә шушы көннәрдә, 16 август көнне, без Кр. Баран авылында "Яңа уңыш түгәрәк уены"на җыелдык. Безнең халык эштә дә, ял иткәндә дә - бердәм бит ул.
Әгәр халкымның үткәненә күз салсаң, исең китә. Ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән безнең халык. Аның тыныч, мул тормыш даулап кына түгел, ә үзен-үзе саклап һәм яклап яшәмәгән көне булдымы икән? Ә шуңа да карамастан, үзенә-үзе ял да оештырган, күңел дә ачкан безнең әби-бабаларыбыз.
Авыр хезмәттән соң бушанып, иркенәеп алыр өчен төрле бәйрәмнәр уйлап тапканнар. Халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы-биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп күңелен күтәргән.
Халкым нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Алар гасырлар аша безнең хозурга килеп ирештеләр. Без, 21 нче гасыр буыны, боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез.
Бу бәйрәмебездә без районыбызның төрле авылларыннан килгән фольклор коллективлар белән бергәләп халкыбызның телдән -телгә, буыннан-буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән җырларын җырлап, халкыбызның энҗе -мәрҗәннәре булган җырлы-биюле уеннарын уйнап, түгәрәк уен ясадык.
Бәйрәмгә мәдәният йорты алды башак, көзге чәчәкләр, табигать нигъмәтләреннән күргәзмә белән матур итеп бизәлде. Аерым өстәлдә килгән фольклор коллективлар, кунаклар һәм тамашачылар өчен самавыр кайнап торды, кайнар коймаклар, яңа бал һәм башка яңа уңыштан әзерләгән төрле камыр ашлары белән чәй табыны әзерләнде.
Районыбызның 12 авылыннан килгән фольклор коллективлар да табигый материалдан матур итеп ясалган бик кызыклы күргәзмәләр оештырды һәм күчтәнәчләр тезде.
Менә шушы "Яңа уңыш түгәрәк уены" бәйрәмебез көзге муллык - туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, һәр кунагыбыз бу бәйрәмгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләгән, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган ризыклар пешергән. Авылдан килгән кунаклар барысы да үзләре әзерләп килгән ризыклары турында сөйләп чыгыш ясады.
Бөтен ризыклар да яңа уңыштан әзерләнгән. Табигать-анабызның чиксез шәфкатьлелеге күренә иде бу сый-хөрмәттә, никадәр муллык, байлык бу ризыкларда. Бәйрәмгә килгән барлык кеше дә бу ризыклардан, тәм-томнардан, учакта пешкән балык шулпасыннан авыз итте.
Тукаебыз әйткәнчә, безнең халык хезмәт сөючән, җырга-моңга оста, шаян күңелле, җор телле, иҗат итәргә сәләтле халык. Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана.
Элек-электән үк болыннарда, су буйларында, клубларда, кич утыруларда, аулак өйләрдә түгәрәк җырлы-уеннар, кара-каршы җырлап уйный торган, тагын башка бик матур уеннар уйнаган халкыбыз.
Менә бездә, бәйрәмебезнең икенче өлешендә "Танышу уены", "Парлашу", "Камчы сугу" , "Такмак әйтеш" һ.б. җырлы- биюле уеннар уйнадык. Башка авыллар да үз уеннарын уйнаттылар. Берәү дә читтә калмады, рәхәтләнеп күңел ачты.
Яхшы нәрсә тиз уза, диләр. 4-5 сәгатькә сузылган бәйрәмебез сизелмичә дә үтеп китте. Бәйрәмдә катнашкан район мәдәният йорты җитәкчеләребезгә, төрле авыллардан килгән фольклор коллективларына һәм инде бу бәйрәмне үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен авыл җирлеге башлыгы Иванова Тамара Фёдоровнага, шулай ук матди ярдәм иткән спонсорларыбыз Сафина Гөлнур Таһир кызына, Надежда һәм Рәфкат Сәхәбетдиновларга, Кириллов Василий Николаевич һәм Тамара Кузьминичналарга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Проектның авторы Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфидә Гатина әйтүенчә, "Яңа уңыш түгәрәк уены" озын гомерле булыр, чөнки һәр хуҗалык яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Ә милләтебез мул уңышны хөрмәтли белә.
Очрашып бәйрәм итүебез буыннарга дәрт, йөрәкләргә кодрәт-куәт, җаннарыбызга иминлек, тынычлык иңдерсен! Ил-җиребез имин, бала-чагаларыбыз, кардәш- ыру, туган-тумача сау-сәламәт булсын иде, дигән теләктә калабыз. Ата-бабаларыбыз йолалары, гореф-гадәтләр онытылмасын, мондый бәйрәмнәр үткәрелеп торсын иде. Шул вакытта гына халкыбыз милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер, дип өметләнәсе килә.
Авылыбыз татар җыры, моңына күмелде, бу көнне авылыбыз гөрләп торды. Бәйрәмебезнең икенче өлеше, табын арты булды. Килгән кунакларыбызны уха -кайнар балык шулпасы, чәй, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйладык. Кунакларыбыз бәйрәмебездән бик канәгать булып киттеләр. Шушындый очрашулар, бәйрәмнәр безнең Кр. Баран авылыбызда югалмас һәм тагын да ешрак үткәрелер, Аллаһы боерса.
Без, Кр. Баран мәдәният йорты хезмәткәрләре, район мәдәният йорты методистыбыз Рәфидә апабызга шушындый бәйрәм чарасы оештыруда булышканы өчен рәхмәт әйтәбез, бәйрәмебезне алып баручыбыз Дима Барановка, музыкаль бизәлештә булышучы Илсур абыебызга, тәмле иттереп балык шулпасы пешерүче Василий Фёдоровичка, табын әзерләүчеләребез Галина Гурьянова белән Галина Барановага, бәйрәмебезне күтәрүче район җитәкчеләребезгә, фольклор коллективларыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
"Татар-информ"
-
24 апрель 2018 - 14:32Коллективы из Нагайбакского района стали лауреатами регионального фестиваля Кассельские артисты успешно выступили на «Уралым»
-
24 апрель 2018 - 11:44“Игәнә” ансамбле яңа үрләр яулый Сарман районы Ләке авылының “Игәнә” керәшен халык фольклор ансамбле тагын үзен сынап карарга булган
-
24 апрель 2018 - 11:18В селе Камаево выступил кряшенский ансамбль «Бәрмәнчек» Концерт государственного фольклорного ансамбля состоялся при поддержке уроженца Камаева Руслана Семёнова и фермера Динара Аглиева
-
24 апрель 2018 - 11:14Алиса Спиридонова – гость телепрограммы Лидер кряшенской молодежи обсуждает насущные вопросы на федеральном телеканале
-
24 апрель 2018 - 09:37Нагайбакские лошадки в призерах на ЭКСПО На Урале состоялся международный конкурс «Туристический сувенир»
-
23 апрель 2018 - 16:57В фольклоре – сокровища народа Фоторепортаж 19 апреля в концертном зале Дома Дружбы народов Татарстана прошел праздничный концерт, посвященный юбилею татарского фольклорного ансамбля Казанского государственного института культуры «Җомга көн»
-
23 апрель 2018 - 14:34Кряшенская молодежь приближает весну Кряшенская молодежь нашла способ, как быстрее приблизить весну
-
23 апрель 2018 - 13:43В Челнах пройдет Пасхальный фестиваль воскресных школ 29 апреля в Доме дружбы народов «Родник» города Набережные Челны состоится V фестиваль воскресных школ «Пасхальная радость»
-
23 апрель 2018 - 11:50А ты говоришь по-татарски? 26 апреля в Казани состоится концерт и подведение итогов акции «Мин татарча сөйләшәм!» («Я говорю по-татарски!»)
-
23 апрель 2018 - 10:23"Ягымлы яз" бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ Керәшен Сәрдәсе авылында узган "Ягымлы яз" бәйгесенең җиңүчесе булып Анастасия Дементьева танылды
-
22 апрель 2018 - 14:06В Татарстане пожарные и спасатели из-за надвигающейся стихии находятся в повышенной готовности В Татарстане пожарные и спасатели из-за надвигающейся стихии находятся в повышенной готовности, сообщили ИА «Татар-информ» в пресс-службе ГУ МЧС России по РТ
-
23 апрель 2018 - 09:50Какие новые проекты были придуманы во время Форума Форум прошёл а каковы же итоги? Были ли созданы новые проекты, какие предложения были озвучены?
-
24 апрель 2018 - 11:14Алиса Спиридонова – гость телепрограммы Лидер кряшенской молодежи обсуждает насущные вопросы на федеральном телеканале
-
23 апрель 2018 - 16:57В фольклоре – сокровища народа Фоторепортаж 19 апреля в концертном зале Дома Дружбы народов Татарстана прошел праздничный концерт, посвященный юбилею татарского фольклорного ансамбля Казанского государственного института культуры «Җомга көн»
-
23 апрель 2018 - 13:51Мечтаешь о короне "Кряшен чибяре"? Отправляй заявку! Общественная организация кряшен Республики Татарстан открывает заявочную кампанию конкурса красоты "Кряшен чибяре"
-
22 апрель 2018 - 14:30Хатын-кыз бәйрәме белән котлыйбыз! 22 нче апрель - Изге Миро алыб килеӱче катыннарны искя ала торган кöн