Туганайлар

Бессмертный полк. Кряшены. Пасыев Иван Владимирович

Иван Владимирович Пасыев. (1911-1941) Татарстандагы 400 меңгә якын хәбәрсез югалганнар арасында бабам Иван Владимирович Пасыев та бар. Бабамны әтием Семён Иванович та хәтерләми. Әтисе сугышка киткәндә яшь ярымлык кына булып кала ул. Әбинең сөйләгәннәре буенча, сугышка чыгып киткәндә яңадан борылып, әтине өскә чөеп, үбеп чыгып киткән ул. Бүтән әйләнеп кайтмасын...

Иван Владимирович Пасыев.
(1911-1941)
Татарстандагы 400 меңгә якын хәбәрсез югалганнар арасында бабам Иван Владимирович Пасыев та бар.
Бабамны әтием Семён Иванович та хәтерләми. Әтисе сугышка киткәндә яшь ярымлык кына булып кала ул. Әбинең сөйләгәннәре буенча, сугышка чыгып киткәндә яңадан борылып, әтине өскә чөеп, үбеп чыгып киткән ул. Бүтән әйләнеп кайтмасын да, соңгы күрешү икәнен дә сизгән, күрәсең. Әбием Аннаның: "Беренчеләрдән булып, безнекеләрне алдылар. Сугышка китәсе хәбәр килгәч, төне буе баз эшләде. Таш базыбыз шул ясап калдырган. Башлаган эшен төгәлләми калдыра торган кеше түгел иде", - дип сөйләгәнен хәтерлим. "Хәтер китабы"нда аның 1941нче елның июлендә киткәнлеге язылган. Күрәсең, сугыш башланып, атна- ун көн үткәч алганнар аны сугышка. Хәбәрсез югалганнар исемлегенә 1941нче елның декабрендә үк кергән.
Әбием Анна 4 бала белән кала. Олысы Григорийга ун, кечкенә Семёнга яшь ярым була. Арада Марина, Агафья исемле кызлары үсеп килә. Сугышта калган Иван бабамны хәтерләүчеләр: "Нәкъ Григорий дәдәң төсле иде ул", - диләр иде.
Бабамның өй җиткерергә дигән хыялы да тормышка ашмый. Әби 4 баласы белән кечкенә генә салам түбәле өйдә яшәп кала. Бездә бабайның үз куллары белән ясалган кечкенә агач сандыгы саклана. Истәлеккә хәтта фотосурәте дә сакланмаган. Бәлки булмагандыр да.
Иван бабам патша армиясе солдаты, беренче бөтендөнья сугышы сугышы ветераны малае була. Аның бертуган Дмитрий дәдәсе 1937нче елгы репрессия корбаны. 1989нчы елда реабилитацияләнә. Энесе Николай капитан званиесендә минрота командиры булып, Ленинград фронтында сугыша. Сугыштан соң Владимир мәктәбендә укыта, озак еллар әлеге мәктәпнең директоры була. Бертуган кызлары- Анна белән Матрёнаны да сугыш тол калдырган.
Бабамның кайда вафат булуы, кайда җирләнүе мине дә бик кызыксындыра. Белешмә алырга теләп, бик күп җирләргә хат-мөрәҗәгатьләр яздым. Ләкин җавап бер: "Билгесез югалган. Әлегә бер хәбәр дә юк. Өметне өзмик, яңалык булуга, хәбәр итәрбез"...
Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш, Усали.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 25 май 2018 - 16:46
    Жемчужины Мира Фото-видео репортаж ​​​​​​​24 мая в Казани в здании Театра кукол «Экият» прошел международный конкурс красоты и таланта «Жемчужина мира – 2018», где соревновались 11 девушек
    27
    0
    0
  • 25 май 2018 - 15:32
    Кряшены — участники фотопроекта «Дружба народов Татарстана» ​​​​​​​Героями фотопроекта стали представители национально-культурных автономий Ассамблеи народов Татарстана, в том числе и представители Общественной организации кряшен республики
    36
    0
    1
  • 25 май 2018 - 15:31
    Алёна Харитонова стала помощником замминистра Ведущий специалист Общественной организации кряшен Республики Татарстан Алёна Харитонова перешла на новую работу. С апреля текущего года она является помощником первого заместителя министра экологии и природных ресурсов Республики Татарстан.
    71
    0
    1
  • 25 май 2018 - 14:59
    Алиса возглавит многонациональную смену республиканского лагеря Завтра, 26 мая, на базе детского оздоровительного лагеря "Кама" на берегу Камы возле села Соколка Мамадышского района открывается республиканская многонациональная смена "Дуслык", ориентированная для детей разных национальностей, проживающих в республике Татарстан. Приказом Министра образования республики, начальником многонациональной смены назначена Алиса Спиридонова - руководитель молодежного крыла Общественной организации кряшен.
    41
    0
    0
  • 25 май 2018 - 13:56
    Пропал ребенок – что делать? «Ведь так не бывает на свете, чтоб были потеряны дети» – всем известная строчка из песни Мамонтенка никого не оставляет равнодушным. Ведь дети – это самое дорогое, что есть у родителей. Между тем, по статистике каждый год в России пропадает 45–50 тысяч детей. В преддверии летних каникул будет уместно напомнить родителям и детям об основных правилах безопасности
    17
    0
    0
  • 24 май 2018 - 15:32
    Бүләккә — телевизор 2018 елның икенче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" АҖ чыгаручы өч һәм аннан күбрәк басмага язылучылар традицион акциядә катнашып, кыйммәтле бүләкләр ота ала
    23
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:17
    Синоптики Татарстана предупреждают о грозах и сильном ветре Порывы ветра будут достигать 17 м/c, а при грозах – 20 м/с.
    54
    0
    0
  • 24 май 2018 - 13:35
    Юная кряшенка Анастасия Соколова - лауреат Международного конкурса 20 мая в Культурном центре «Московский» прошёл II Международный конкурс детских, юношеских, молодёжных, взрослых творческих коллективов и исполнителей «Творческий успех»
    91
    0
    2
  • 24 май 2018 - 12:42
    Керәшен Сәрдәсе һәм Әлбәден авыллары "Музейда төн" бөтенроссия акциясендә катнашты Өлкәннәр район тарихы буенча сорауларга җавап биргәндә, сабыйлар музей экспозицияләре арасыннан татлы хәзинә эзләделәр.
    58
    0
    0
  • 24 май 2018 - 11:26
    “Туганайлар” - һәр өйгә Бу көннәрдә Татарстанда вакытлы матбугатка язылу кампаниясе гөрли. “Туганайлар” культура-агарту газетасы – Россиядә керәшеннәр өчен басылучы бердәнбер басма
    48
    0
    0
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
  • 25 май 2018 - 16:55
    Кряшены отмечают знаменательную дату
    ​​​​​​​Сегодня день рождения Общественной организации кряшен Республики Татарстан. Ровно 11 лет назад, в день святой Троицы, прошла учредительная конференция, где была создана организация, руководителем которой был избран Иван Егоров
    45
    0
    2
Ночной режим