Туганайлар

Җан тартмаса, кан тарта

Без аның белән Интернет аша таныштык. Беренче күрешкәндә үк инде якын туганнар кебек очраштык. Әйтерсең, бер-беребезне гомер буе белгән.

Күптән түгел йомышым төшеп, Чаллыга барырга туры килде. Эшемне алдан ук планлаштырып куйдым: башта яңа танышларыма барам, аннан йомышымны үтим, кичкә әйләнеп тә кайтам имеш... Шулай итеп, ак калада яшәүче Василий Николаевич Пасыевларга килеп кердем. Җан тартмаса, кан тарта дигәндәй, беренче тапкыр гына күрешсәк тә уңайсызлану да юк, рәхәт мохит, үзебезнең кешеләр инде. Бүгенге Интернет заманында яшәмәсәк, мәңге табышмас идек әле. Ләкин мин шуны беләм: дөньяның кайсы гына почмагында Пасыев фамилияле кешене очратсак та, ул- безнеке. Җир йөзендә башка андый фамилия юк, була да алмый. Чәй өстәле янына утыруга ук бер-беребезне тыңлый-тыңлый сөйләшәбез, танышабыз. Василий сөйли, мин сөйлим, туганымның хатыны - Нина Николаевна ире сөйләгәннәргә өстәп куя, кайберләренә төгәллек кертә.
Сүземне Интернет дип башлаган идем. "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Пасыевлар, берләшегез!" дигән группа ясаган чор. Шул группага килеп керде ул Василий. Килеп тә керде, миңа яза да башлады: "Сезгә группа ачканга бик зур рәхмәт, Лидия. Әйдәгез бергәләп Пасыевларның нәсел агачын булдырыйк әле". Мондый тәкъдимгә ничек каршы киләсең? Тотындык эшләргә. Шактый эзләндек, күп кешеләрне таптык. Тик эшлисе эшләр эшләнгәннәренә караганда да күбрәк әле. Монысы тагын бер зур мәкалә язарлык тема...
Бер фамилияне йөртүче туганым миңа дүртенче буынга туры килә. Кукмарада туа, Мамадыш районының "Дружба" посёлогында үсә, яшүсмер чагында ук гаиләләре белән Чаллыга күчеп китәләр, урта мәктәпне шәһәр малае булып тәмамлый ул. "Безнең математик" дип йөртәләр аны үзе укыган мәктәптә. Олимпиадаларда, математик бәйгеләрдә катнаша, мәктәпне тәмамлагач, КАИга укырга керә. Ләкин сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, Казан каласын вакытлыча калдырып торырга туры килә. Спорт сөюче егет сәламәтлеген тиз торгыза торгызуын, тик бу вакыйга егетнең язмышын тамырдан үзгәртә. Академик отпуск вакытында радиомеханика буенча курсларда укый, эшкә дә урнашып өлгерә. Шул арада армиягә чакыру да килеп җитә. "Отличник боевой и политической подготовки" булып, Белоруссиядә хезмәт итеп кайткан егет булачак тормыш иптәше, Чия башы кызы Нинаны очрата. "Улым, бу кыз безнеке булырга тиеш, - ди әтисе Николай дәдәй. - Тик шуны бел: укыган кыз янында укымаган булып йөрергә ярамый, давай укырга!" Инде Чаллыны Казанга алыштырырга теләмәгән егет әтисенең киңәшен, үзенең теләген биредә үти. Кама политехника институтының кичке бүлегенә укырга керә. 1980 нче елда Василий белән Нина гаиләсе туа. Көндез эш, кич уку, гаилә, балалар... Җиңел булмый, әлбәттә. Бер-бер артлы дөньяга малайлары Алёша белән Максим аваз сала. Яшь гаилә аерым квартира булдыру турында хыяллана. Җай да чыгып тора: "Лифтремонтмонтаж"да электромеханик эшен тәкъдим итәләр. Служебный квартиры да буласы. 1982нче елдан бирле Василий Николаевич һөнәрен лифт эше белән бәйли. Гади электромеханиктан баш инженер, оешма җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә.
Мин тыңлыйм, ул сөйли... Тормышта катлаулы хәлләрдә калганы да, авырлыкларны җиңеп чыккан чаклары да, каршылыклар да, күтәрелешләр дә күп була алар тормышында. "Ничек булса да бергә булдык. Бер-беребезнең сүзеннән чыкмадык. Арабызга сүз кертмәдек. Бик аңлашып һәм бер-беребезгә ышанып яшәдек без, - дип сүзгә кушыла хатыны. - Аның да, минем дә әниләребез исән әле, Аллага шөкер. Синеке-минеке дип тормадык, әниләрне тигез күрдек. Икесенә дә ярдәм итәргә генә тора ул. Мин тормышымда Василийга бик рәхмәтлемен". Монда бүтән артык сүз кирәк тә түгел бугай. Тик шулай да мин әти туганы буларак, аларга хас уртак сыйфатларны тоям: туры сүзлелек, кирәгеннән артык гаделлек, эшкә ваклык, пөхтәлек... Гармунчы булуы да нәселдән килә торгандыр әле.
Әнисе Зоя түти 4нче класста укучы улының гармун турындагы хыялын аяк астына салып таптамый. Кардунның иң оста гармунчысы Тимофей Ивановның шәп уйнавы кечкенәдән кызыктыра баланы. Ишле балалы гаиләнең бүтән кирәк-яракларына күз йомып булса да, бердәнбер малаен гармунлы итә ана. Һәм ялгышмый. Баян - Василийның гомерлек юлдашы. "Көне-төне стенада радио сөйләп тора торган заман иде. Берәү бик матур итеп баянда уйный. Дикторның: "Семён Иванович Пасыев башкаруында тагын бер көй тыңлагыз", - диюе булды, миңа каз тәннәре чыкты. Минем шатлыгымны, ничек горурланганымны белсәгез! Кардунда яшәгән вакыт. Урамга чыгып чаптым да, дус малайларга яңа хәбәр җиткерәм: "Ишеттегезме, әле генә Семён Пасыев уйнады. "Безнең туган ул, беләсегез килсә", - дип ялганлыйм. Чынлап та шундый туган булсын иде безнең дип хыялланам. Кичкә таба түземсезлек белән әтинең эштән кайтуын көтәм. Тискәре җавап кына ишетмәсәм ярар иде дип, әтидән: "Безнең туган түгелме ул?"- дип сорыйм. "Безнең туган, улым", - дигән җавапны ишеткәч, тагын да рәхәт булып китә..." Сүз минем әти турында баргач, мин дә үземчә горурланып куйдым.
Рәхәтләнеп сөйләштек, матур итеп җырлаштык, нәселдәге туганнарны барладык, рәхәтләнеп кич утырдык яңа туганнарым белән.
Ә мин Чаллыдагы йомышымны үтәргә өлгермәдем, кайтып китәргә иде дигән теләгемне ишетергә дә теләмәделәр. Март аенда бөтен туганнарны җыеп, бәйрәм үткәрергә булган ниятләрен дә белдем: хәзерге көндә Чаллы шәһәренең "Лифт-Сервис Инженерлык Үзәге" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә сертификация органы җитәкчесе булып эшләүче Василий Николаевич Пасыевка март аенда 60 яшь тула. Бөтен нәселебезне барлап, барыбызны бергә туплап, зур бер нәсел агачы булдырырга хыялланган кардәшебезгә бөтен туганнар исеменнән "Туганайлар"ыбыз аша зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Без Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, үзегезнең һәм балаларыгызның бәхетле булуын телибез.
Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш-Чаллы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: