Туганайлар

Аяз ага Гыйләҗевны керәшеннәр белән ни бәйли? Рабит ага Батулла истәлекләре

Газетабызның дусты Рабит ага Батулла безгә үзенең каләмдәше, якташы А.Гыйләҗев турында истәлекләрен язып җибәргән.

Атаклы язучы Аяз Гыйләҗев үсмер-егет елларын Зәй төбәгенең Югары Баграж исемле керәшен авылында узгара. Аның атасы Мирсәет белән анасы Мөгаттарә шунда озак еллар укытучы булып эшли.

Аяз ага Гыйләҗев Аҗдаһа елында туган, шуңа күрә дә ул усал, әмма гадел булды.

Аяз ага Гыйләҗев Чукмарлы авылында туган, шуңа күрә дә ул кирәк чакта, хаҗәте чыкса, гаделсез бәндәләрнең чыграена бәргән чаклары да булды.

Аяз ага Гыйләҗев ул Восстания урамында торып иҗат итте. Шуңа күрә дә ул гыйсъянчы-бутарь иде. Ул өстәгеләргә баш бирмәде. Ул гомере буе обкомга үги бала булды.

Аяз ага Гыйләҗев өч баһадирның атасы булды. Саф татарча тәрбия алган бу балалар татар сәнгатенә, татар фәненә хезмәт итә. Мансуры атаклы драматург, Искәндәре олы галим, төпечеге Рашат - танылган табип. Аяз ага бер генә китап язмаган булса да, шушы татар җанлы өч шәхесне тәрбият кылганы өчен тарихка кереп калган булыр иде. Ә ул том-том әсәрләр калдырды. Без Аяз Гыйләҗевне татар әдәбиятының классигы дип саныйбыз. Аның киң кырлы, катлаулы иҗаты турында галимнәр мәкалә арты мәкалә чыгара, диссертацияләр яклый.

Бу каян килә соң? Ата-анадан, буынынан буынга килгән йолалардан, атасы Мирсәет агадан, анасы Мөгаттәрә аны шулай тәрбия кылган. Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрендәге сурәтле, халыкчан нәфис тел ата-анасыннан, керәшеннәр мохитыннан киләдер. Керәшен җыруларын сәхнәгә. дөньяга иң беренче алып чыккан кеше Илһам Шакиров булса, Аяз ага иң беренчеләрдән булып керәшен мәүзугына нәфис әсәр язган әдип, матбугатта керәшеннәренең киң күңелле, ярдәмчел, юмарт, хөсетсез холкы Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрендә ап-ачык чагыла.

Аяз ага Гыйләжев белән икебез дә Зәй ягы керәшеннәре арасында үскән кешеләр буларак, еш кына керәшен җыруларын җырлап, моңаеп утыра торган идек.

Аяз Гыйләҗев турында мәзәкләр

Бер төндә үскән кыярлар

Атаклы «чаянчы" Альберт Яхин белән Аяз Гыйләҗевнең җәйлек бакчалары янәшә генә, ике арада ызаннан башка койма да читән дә юк икән. Язга чыккач, алар икесе дә күп итеп кыяр утырталар. Кыярлар һәйбәт кенә тишелеп чыга, кыярлар матур гына чәчәк ата.

Көннәрдән бер көнне Аяз иртән торып физзарядка ясарга тотына, шул чак күрә: күршесе Яхинның хатыны бәләк-бәләк кыярларны өзеп алып, шалтыр-шолтыр китереп, чиләккә тутыра. Аяз аптырап кала, аннан өенә йөгереп кереп китә дә хатынына кычкыра:

- Нәкыя, тор, сыртыңа кояш төшкәнче йоклап ятма! Әнә, кеше хатыннары балта сабы буе кыяр җыя! Ә синекеләр кысыр чәчәктә утыра!

Нәкыя ханым бакчага чыга, чыннан да күршесе ике чиләк кыяр күтәреп, өенә кереп китә.

Икенче көнне иртән, Аяз физзарядка ясарга бакчага чыга, ни күзләре белән күрсен, Нәкыя ханым дөмбердәтеп чиләккә беләк буе кыяр җыеп маташа. Аяз физзарядкасын онытып хатыны янына йөгереп килә, гаҗәпләнә.

- Ыслушый, парин, син нишлисең ул? - дип сорый хуҗабай.

- Кыяр җыям ич, күрмисеңмени? - Нәкыя.

- Каян, ничек?-- дип сорый Аяз.

- Һи, Аязкаем, тимер юл буендагы базарда тоннасы белән сатып торалар бит ул кыярларны! - ди хуҗабикә.

Ире йоклаганда Нәкыя ханым тимер юлы буендагы базардан читтән китерелгән кыярлар алып кайткан икән.

БЕР КИШТӘДӘ ИКЕ КИТАП

Аяз Гыйләҗнең җәйге ял йортындагы китап киштәләре төрле китап-журналлар белән шыгрым тулы икән. Бары тик бер шүрлек кенә буш диярлек. Анда нибарысы ике китап тора. Урын җитмәү сәбәпле, идәндә өелеп торучы китапларга карап, Батулла хуҗага дәшкән:

- Аяз абый, нигә бу бичара китапларны менә бу буш киштәгә урнаштырмыйсың? - ди.

- Юк, парин! - ди Аяз.- Бу киштәгә мин татарның бөек язучыларын гына куям. Әнә, анда Әмирхан Еники дә Равил Фәйзуллин. Яз, ыслушай, син дә шулар кебек, бу киштәдә өченче китап синеке булыр!

Ни сәбәпледер, Аяз Гыйләҗ белән Равил Фәйзулланың аралары бозылып китә. Шул заманда Батулла тагын Аяз Гыйләҗнең җәйге өенә кунакка бара. Китап киштәсенә бакса, ни күрсен, анда бер генә китап: Еники генә. Аны-моны уйлап тормастан, Батулла:

- Аяз абый, кая китте Фәйзуллин? - дип сорый. Моңа каршы өй хуҗасы сүгенеп ала да болай ди:

- Кире уйладым әле мин, ыслушай, парин...

Байтак вакытлар узгач, Аяз Гыйләҗ белән Әмирхан Еники арасыннан да кара мәче йөгереп уза. Батулла Аязның җәйге өенә килгәч, шуны күрә: буш киштә юк, аннан Еники китабы да алынган, ул киштәгә элек идәндә аунаган "Новый мир" журналы дынгычлап тутырылган була.

Батулла Аязга үзенең яңа чыккан китабын сузып:

- Ага кеше, менә син әйткән өченче китапны мин яздым! - ди. Әмма хуҗа кырыс кына:

- Күрмисеңмени? Синең китапка урын юк! - ди.

САЙ ХӘТЕР

Аяз Гыйләҗ Фәнзаман Батталга:

- Әгәр берәр вакыт синең янга килеп: "Карале, Фәнзаман Баттал кирәк иде, күрмәдеңме?" - дип сорасам, аптырап калма, ни өчен дигәндә, хәтер бик начар минем,- дип сөйләнеп бара икән. Шулвакыт боларга каршы килүче берәү Аяз Гыйләҗне туктаткан, сөйләшеп торганнар. Әлеге кеше китеп баргач, Фәнзаман Баттал:

- Кем булды ул, Аяз абый? - дип сораган.

- Егерме биш ел элек, aвгуст аеның егерме өчесе көнне бер хикәясен укыткан иде бу кеше. Бер кечкенә хикәядә утыз сигез хәреф хатасы, унҗиде урында тыныш билгеләре дөрес куелмаган иде. Кыяфәте истә калган калуын, ә менә исемен хәтерләмим,- дигән өлкән әдип.- Әйтәм ич, хәтер бик нәчәрәйде минем, парин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим