Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөзләрең тулы ай кебек, Акылың сары май кебек

Җөри Питрауы узганнан соң, бер кабат, анда үткәрелгән чараларны барлап, анализлап алу традициягә керде. Анализ ясаганда, бәйрәмнең төп бизәгенә әйләнгән "Питрау чибәре" конкурсы буенча сүз аеруча күп була. Шулай булмыйча, керәшен халкының иң гүзәлкызлары бергә җыелган бердәнбер бәйге бит ул. Бәйге булгач, бүләге дә бар. Шактый саллы бүләк әле, җитмәсә...

Җөри Питрауы узганнан соң, бер кабат, анда үткәрелгән чараларны барлап, анализлап алу традициягә керде. Анализ ясаганда, бәйрәмнең төп бизәгенә әйләнгән "Питрау чибәре" конкурсы буенча сүз аеруча күп була. Шулай булмыйча, керәшен халкының иң гүзәлкызлары бергә җыелган бердәнбер бәйге бит ул.

Бәйге булгач, бүләге дә бар. Шактый саллы бүләк әле, җитмәсә - беренче урынга 50 меңсум! Бөтен барлыгыңны, булганлыгыңны эшкә җигеп, тырышып аласың да, 50 меңне кесәңә салып кайтып китәсең. Үзең ярышмаганда, шулай кебек. Читтән караганда гына бик җайлы булып күренә икән шул ул "Керәшен чибәре" бәйгесе. Ярышта катнашкан кызларның үзләрен тыңласаң, призлы урынны алу бер дәансат түгел, ди. Быелгы керәшен чибәрләре - бүген бездә кунакта. Алина Давыдова - беренче,Лиана Антонова - икенче, Алина Ахметшина-Майорова - өченче урын призерлары. Алар белән гәпләшеп алыйк.

- Кызлар, җиңүче икәнегезне белгәч, нинди хисләр кичердегез? Ни өчен икенче я өченче урын гына, мин бит иң шәп чыгыш ясаучы идем, дигән ризасызлык тумадымы? Бәйге турларын яңадан узарга туры килсә, нәрсәне үзгәртер идегез?

Алина Давыдова:

- Бу бәйгедә җиңүемә бик шатмын. Алдыма, җиңәргә, дигән максатны куеп бардым. Катнашучыларның һәрберсе дә шундый уй белән килгәндер, дип уйлыйм. Бәхет бу юлы миңа елмайды, башка чакта бүтән берәүгә елмаер, беркайчан да күңелне төшермәскә кирәк.

Чыгыш ясау өчен мине чакыралар, менә-менә сәхнәгә менәсе - ә мин сүзләремне оныттым. Нәрсә артыннан нәрсә икәнен дә хәтерләмим... Шул чакта күңелемдә ниндидер яктылык тугандай булды. Сәхнәгә чыктым һәм... бөтен нәрсәне бер сулышта искә төшердем. Миңа ул минутта шулкадәр рәхәт иде. Үземне бәхет кошы тоткандай хис иттем. Бәйгенең бөтен турларын да шул халәттә үттем. Ничектер, аңлатып булмый торган күтәренкелек иде ул.

Минем өчен бик кадерле булган Наташа апам "Булгария" теплоходында батып үлде. Нык ярата идем мин аны. Бөтен нәрсәдә алдынгы булды, җиңелүне белмәде. Конкурс үтәсе көнне гел исемнән китмәде (ике көн алдан үлгән көнен искә алган идек). Сәхнәгә чыгар алдыннан, үзем дә сизмәстән, аннан ярдәмсорап куйдым кебек. Белмим, нәрсә ярдәм иткәндер, мин үз чыгышымнан канәгать калдым. Теге төшен башкача үзгәртер идем, дигән теләгем дә юк.

Лиана Антонова:

- Конкурсантлар арасында мин иң яше идем. Кызларның җиңүгә лаеклылары җыелган, барысы да беренче урынны алырлык. Башта бераз каушадым, югалып та калдым кебек. Соңыннан үз-үземне кулга алдым. Шактый конкурсларда катнашып, чыныгу алуым ярдәм иткәндер - миңа икенче урынны бирделәр. Сарман районы Ләке авылында яшәүче Лидия әбием үзенең әбисеннән калган борынгы беләзеген миңа биргән иде. Чыгышлар вакытында шуны киям, ниндидер ышаныч бирә кебек, талисман сыман. Бу юлы да аның ярдәме тигәндер, дип уйлыйм. Шунысы кызганыч, автобуста чишенгәндә, каядыр төшеп югалды. Күпме генә эзләсәм дә, таба алмадым талисманымны. Кемдер тапса, бәлки, редакциягә шалтыратырлар, гаилә реликвиясе иде бит...

Чыгышларга кире әйләнеп кайтсак, модель булып, керәшен костюмы күрсәтү бәйгесендә эчке каушау кичердем. Югыйсә, репетицияләр вакытында бик әйбәт килеп чыккан иде. Яңадан сәхнәдән күрсәтсәм, бик шәп атлар идем кебек.

Алина Ахметшина:

- Күптәннән шундый конкурсларда катнашасым килә иде. Хыялым тормышка ашты. Өченче урын призлы урын булса да, күбрәккә өмет иткән идем. Исем-фамилиямнең татарча булуы жюрига ошамады кебек тоелды. Бәлки, ялгышамдыр да. Минем әнием Чаллыдагы "Карендәшләр" ансамблен башлап җибәрүчеләрнең берсе. Мине коляскага салып, репетицияләргә йөргән. Үзе җырлаганда, сәхнә артында мине башка артистлар тирбәтеп торган. Шушы яшемә җиткәнче, мин гел "Карендәшләр" белән бер сәхнәдә булдым. Шулай булгач, фамилиям татарча яңгыраса да, мин җаным белән керәшен кызы буламдыр бит инде.

Әниемнең туган авылы - Бордыга гел кайтып йөрдем. Шулай да шәһәрдә укуым, тәрбияләнүем бәйгедә үзен шактый сиздерде. "Визитка"мда кайбер сүзләремне онытып тордым, тиз генә русча әйтеп китәсе килә, тик ярамый. Алга таба да бу конкурста катнашырмын дип торам, анда инде "минус"ларымны бетерермен дип уйлыйм.

- Сезнеңчә, бу конкурсның кайсы туры аеруча кыен? Киләсе елларда катнашырга теләүчеләргә нинди киңәшләрегез бар?

Алина Давыдова:

- Иң элек, үз якларындагы җырларны, йолаларны өйрәнсеннәр. Тапталган, мең мәртәбә башкарылган җырлар белән инде халыкны да, жюри членнарын да шаккаттырып булмый. Без "Сәүдияр" фольклор ансамбле белән бергә "Тулак басу" йоласын башкардык. Андый йола башка җирдә юк икән. Зур "плүс" булды.

Аннары, чыгыш ясаганда, моның керәшен бәйгесе икәнен истә тотып, нәкъ менә шуңа басым ясарга кирәк (үзең белән таныштырганда). Алда әйтеп узганча, конкурс миңа җиңел бирелде. Иң кыены - алга таба "Керәшен чибәре" статусына туры килерлек итеп яшәүдер. Бу исемне алгач, телисеңме-юкмы, сиңа шул күзлектән чыгып караячаклар бит инде. Синең йөзеңдә, гамәлләреңдә тулы бер халык чагылачак. Бусы - җиңел булмаячак. Башка катнашучылар да шул җаваплылыкны исләреннән чыгармасыннар иде.

Конкурсны оештыручыларга да җиткерәсе теләгем бар: конкурсантлар өчен киенеп-чишенеп чыгар урын уйланылмаган иде, нык кыен булды. Киләчәктә бу нәрсә хәл ителсен иде.

Лиана Антонова:

- Минемчә, конкурсның турлары арасында иң кыены - керәшен тарихына кагылышлысы иде. Җитмәсә, конкрет әзерләнергә, ниндидер китабы, брошюрасы да юк. "Туганайлар"да басылган сорау-җаваплар бар, анысы, тик алар гына әз, сорауларның күбесе моңарчы таныш түгел иде. Аннары, кемгәдер бик гади, кемгәдер бик катлаулы сорау эләкте. Моны бәхет эше дип карарга кирәктер дә, тик гаделлек дигән нәрсә дә бар бит әле.

Бәйгенең презентация өлешенә ныграк әзерләнергә кирәк. Минемчә, синең турыда беренче фикер нәкъ шуңа карап салына.

- Кызлар, сез барыгыз да киләсе елга "Мисс Татарстан" конкурсының финал өлешенә чакыру алдыгыз. Моңа әзерлекне нидән башлыйсыз?

Алина Давыдова:

- Андый масштабтагы конкурсларда катнашырга электән үк теләгем бар иде. Монда - финалда катнашырга чакырдылар. Бу - бик зур бәхет. Андый бәйгеләрдә җиңим, дисәң, иң беренче, шәп формада булырга кирәк. Мин үзем фигура мәсьәләсен һәрвакыт игътибарда тотам. Фитнес залларына йөрим, спорт белән шөгыльләнәм. Матур күлмәкләр киеп, сәхнәдән үземне күрсәтәсе килү теләге дә күптәннән яши. Анда да призлы урын алырмын, дип өметләнәм. Әле "Питрау чибәре" конкурсында җиңеп алган 50 мең сум акчам тотылмаган көе. Оригиналь җыр, музыка яздырырга, сәхнә киеме алырга ул бик урынлы булачак.

Лиана Антонова:

- Мондый конкурска чакырылу - минем өчен көтелмәгән шатлык та, бик зур җаваплылык та. Әле миңа 15 кенә яшь. Анда "тешләре нык үткенләнгән" конкурсантлар катнаша торгандыр. Шулай да үзеңне сынап карарга кирәк. Мин бит инде шактый конкурсларда җиңү яуладым, белмәссең, бәлки, бу юлы да бәхет елмаер. Әлегә конкурсның положениесен өйрәнәм, мода журналлары актарам. Яңа җыр да яздырасы булыр. Менә шулар.

Алина Ахметшина:

- "Питрау чибәре" конкурсына барганчы, берничә көн алдан гына мин "Голос Челнов" конкурсында җиңү яулаган идем. Ярыш алты турда узды. Катнашучылар бик күп булды. Казаннан да, Әлмәттән дә, Мамадыштан да килгәннәр иде. Соңгы - алтынчы турга җиткәндә, күбесе "коелып" бетте. "Яшьләр көне"ндә җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар. Беренче урынны алуым миндә үз-үземә карата ныклы ышаныч тудырды. "Мисс - Татарстан" бәйгесенә дә, катнашам икән - җиңәм, дигән уй белән барырга телим. Конкурска кадәр әле вакыт бар, әйбәтләп әзерләнергә исәп.

- Кызлар, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. "Госпожа удача" сезне беркайчан да ташламасын.

Сөйләште: Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев