Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызлар кабыныр

30 ноябрьдә узган Республика керәшен оешмасының идарә утырышында "Туым җондозы - 2013" региональ керәшен җырын яшь башкаручылар фестивален уздыру мәсьәләсе каралды.

Инде бишенче елын узачак фестивальдә быел 5 яшьтән узган балалар һәм 25 яшькәчә яшьләр катнашуы көтелә. Номинантлар арасында солистлар да, коллективлар да булачак. Фестивальнең беренче туры декабрь аенда республиканың Әлмәт, Менделеев, Питрәч районнарында узачак.

Менделеев зонасына Менделеев, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Алабуга районнары;

Әлмәт зонасына Чаллы шәһәре, Зәй, Түбән Кама, Тукай, Чистай, Мөслим, Лениногорск, Сарман районнары;

Питрәч зонасына Казан шәһәре, Питрәч, Кайбыч, Лаеш, Балык Бистәсе, Теләче районнары керә.

Менделеевск шәһәрендә фестиваль 18 декабрьдә "Юность" культура йортында (Бурмистров урамы, 3 йорт);

Әлмәт шәһәрендә 20 декабрьдә Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты Үзәгендә (Нефтьчеләр урамы, 14 йорт);

Питрәчтә 21 декабрьдә Район культура йортында (Советская урамы, 8 йорт) узачак.

Сайлау турларында җиңүчеләр 26 январь көнне Казан шәһәренең Яшьләр үзәгендә гала-концертта чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туым жондызы