Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виталий Агаповка 58! Керәшен “бароны” туган көненә алган онытылмас бүләген әйтте

Бүген, 1 июнь көнне, Татарстанның халык артисты, Чаллы керәшеннәре җитәкчесе, керәшен “бароны” Виталий Агаповның туган көне.

Яраткан карендәшебезгә 58 яшь тулды. Шушы уңайдан, Яр Чаллы шәһәрендә инде матур традициягә әверелгән “Игезәкләр йолдызлыгы” дигән күңелле чара уза. Виталий Васильевич үзе кебек Игезәкләр йолдызлыгы һәм игезәк җырчыларны җыеп концерт оештыра.

- Туган көнемдә һәрвакыт концертларда мин. Шашлыклар ашап, ял итеп яткан юк. Картаюны билгеләү көне генә, дип саныйм. Туганнан башлап, елдан-ел якынлашучы картлыкка сөенәбез. Сабыйлар, туган көн саен, “үсәбез” дип шатлана бит. Сүз дә юк, туган көн күңелле вакыйга. Туганнар килә, дуслар котлый, - ди җырчы-композитор.

Туган көненә алган онытылмас бүләк турындага сорауга, Виталий Васильевич “5”ле билгесе, дип җавап бирде.

- Сигезенче һәм унынчы классларны тәмамлагач, 1 июньдә экзамен көннәре булды. “Бишле”ләр алдым. Ул вакытта бик шатланганымны хәтерлим. Хәзер инде зур-зур буләкләр бирсәләр дә кабатлау гына була кебек, - ди ул.

Виталий Васильевичны туган көне белән ихлас тәбрик итәбез! Сәламәтлек, матур тормыш, иҗади уңышлар, тормышында гел “5”леләр генә телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев