Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сызлый әле һаман яралар...

Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан, Китсәләр дә алар кайтмады. Алар өчен бары җилләр генә Ачып-ябып йөри капканы... Р.Закиров Хәтер… Ил хәтере, халык хәтере… Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. Бөек Ватан сугышы китергән кайгыхәсрәт, ул ясаган яра һәм җәрәхәт күпләрнең йөрәгендә әле һаман төзәлми, әле дә әрни....

Бер кайтырбыз,
диеп киткән юлдан,
Китсәләр дә алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөри капканы...
Р.Закиров

Хәтер… Ил хәтере, халык хәтере… Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. Бөек Ватан сугышы китергән кайгыхәсрәт, ул ясаган яра һәм җәрәхәт күпләрнең йөрәгендә әле һаман төзәлми, әле дә әрни. Чөнки ул әрнү буыннанбуынган күчә, сагыну, юксыну булып, горурлык булып күчә һәм халык хәтеренә әверелә бара. Ул хәтер мәйданнарда Мәңгелек ут булып яна, өчпочмаклы хатлар яисә, кара печатьле шомлы хәбәр булып, музейларда, сандык төпләрендә саклана.

Сугыш афәте безнең гаиләгә дә кагылмый калмый. Түбән Кама районында туып үскән бабам - әниемнең әтисе Емельянов Николай Михайлович - 1941 нче елның июлендә Бөек Ватан сугышына китеп бара һәм Ленинград өчен барган каты сугышларда һәлак була.

Әтисе сугышка киткәндә, әнием Мария өч айлык бала була. Әбием Елизавета 2 бала белән япь-яшь килеш тол кала, тормышның бөтен авырлыгын күрә,күтәрә. Әнием - әтисез үскән буын вәкиле, ә без бабайсыз үстек. Ләкин үзен бер мәртәбә күрмәсәк тә, безнең күңелләрдә аның якты образы яши. Әбием Елизавета аны гомере буе көткән. Ул, яу кырында ятып калган иренә тугрылык саклап, бөтен гомерен кызын, улын аякка бастыруга, тәрбияләүгә багышлаган.

Әтиләре яу кырыннан әйләнеп кайткан бәхетлеләр авылда бик аз, ә менә өчпочмаклы солдат хатлары сакланган гаиләләр күп булган. Әлеге хатлар ятим өйләрдә яшәүче сынык күңелле балаларның җаннарын җылытып, күңелләрен яктыртып торган, әтиләреннән килгән соңгы сәлам хаты булгандыр. Бөек Ватан сугышында hәлак булганнарның, билгесез югалганнарның исемнәрен мәңгеләштергән Хәтер Китабын әбием күрде. Ул, Николайның исеме генә булса да кайтты, дип сөенде.

Әлеге Хәтер Китабында өч бертуган Емельяновларның исем нәре бар. Николай бабамның ике дәдәсе Арсентий һәм Данил да сугыш кырларында ятып калалар. Бердәнбер сеңелләренең ире Николай Наумович Наумов та туган якларга әйләнеп кайта алмый, чит җирләрдә ятып кала. Михаил бабай (миңа карт бабай) өч улының, киявенең һәлак булуларын авыр кичерә, сугыш беткәнен дә күрмичә, якты дөньядан китеп бара.

Әбием ике баласына да: "Алла бабай, ипи бир, әтине кайтар, дәү үстер" дигән теләкне һәрвакыт кабатларга өйрәткән. "Үзебез аңлый башлагач кына туктадык", - дип искә ала әнием.

Сугыш тәмамлануга да 70 ел җитеп килә. Әмма өлкән буын вәкилләребездә күз яшенең кипкәне, сугыш китергән күңел яраларының әле дә төзәлеп җиткәне юк. Кызганычка каршы, Николай бабайның каберен таба алмыйбыз. Әнием исән чакта, ничек тә шуны таба алсак, күңелгә бераз җиңелрәк булыр иде кебек тоела.

Елизавета ФОКЕЕВА,
Түбән Кама шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев