Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сайладык!

5 март көнне Татарстан республикасы Министрлар Кабинетында 4 мартта узган Россия Президентын сайлаулар нәтиҗәсе буенча журналистлар өчен брифинг узды. Чара видеоконфереция форматында оештырылып, республиканың бар район һәм шәһәр администрацияләрендә трансляцияләнде.

Сайлау нәтиҗәләре белән республика Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Анатолий Фомин таныштырды.

"Россиядә астан өскә кадәр сайланып куелырга тиешле дәүләт структураларын формалаштыру циклы тәмамланды, - дип белдерде ул. - Безнең тарафтан республикада бу чараларны законлы һәм оешкан төстә уздыру өчен барысы да эшләнде".

Республикада сайлау компаниясе уңышлы узды, дип әйтергә була. Компания барышында туган төрле бәхәсләрне һәм конфликтлы ситуацияләрне тикшерү комиссиясенә эшләргә туры килмәде - ник дигәндә, бер генә бәхәсле очрак та теркәлмәде. Тавыш бирүчеләр саны 83 процент тәшкил итте. Сайлаучыларның зур активлык күрсәтүен дә билгеләп узмый булмый. Дәүләт Думасына узган сайлауларда өйләрендә тавыш бирүчеләрнең саны 100 мең булса, бу юлы 150 мең тәшкил итте, үз сайлау участокларыннан читтә сайлаучылар өчен әзерләнгән 50 мең удостоверениенең 31 меңнән артыгы кулланылды.

115 илдән сайлау барышын күзәтүчеләр килде. Алар автоном рәвештә 200 сайлау участогының эше белән таныштылар. Участокларда сайлау процессын төшерүче камералар урнаштырылды һәм үтә күренмәле яшнекләр куелды. Болар барысы да сайлауларның объектив һәм законлы узуын гарантияләде, дип ассызыклады Анатолий Фомин.

Сайлау компаниясенең "кайнар линиясендә" 752 шалтырату теркәлгән, шуларның 217се сайлау көненә туры килә. Алар күбесенчә консультация алу, сайлау участокларының урынын ачыклау һәм башка оештыру мәсьәләләре буенча бирелгән.

Президент сайлаулары белән параллель рәвештә, 78 округта муниципаль органнарга сайлаулар да уздырылды. Әлмәт, Тәтеш, Югары Ослан районнарында муниципаль район башлыклары сайланды.

Россия Президентын сайлаулар нәтиҗәсе буенча, иң күп тавыш "Бердәм Россия" кандидаты Владимир Путинга бирелде. Икенче урында коммунистлар җитәкчесе Владимир Зюганов. Өченче урында Михаил Прохоров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев