Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Карендәшләр” Якты Күлдә булдылар

Чаллы шәһәрендә Виталий Агапов җитәкчелегендә эшләп килүче "Карен-дәшләр" фольклор ансамбле турында инде күп тапкырлар ишеткән булсак та, концертларында әле булганыбыз юк иде. Безгә бәхет елмайды - 17 май кичендә авылыбызга ансамбль җырчылары үзләре килде. Күптән түгел генә оешып, "Җанагай" исемендә чыгыш ясаучы яшьләр төркемен дә иярткәннәр иде. Күңелне иркәләрлек, җаннарны...

Чаллы шәһәрендә Виталий Агапов җитәкчелегендә эшләп килүче "Карен-дәшләр" фольклор ансамбле турында инде күп тапкырлар ишеткән булсак та, концертларында әле булганыбыз юк иде.

Безгә бәхет елмайды - 17 май кичендә авылыбызга ансамбль җырчылары үзләре килде. Күптән түгел генә оешып, "Җанагай" исемендә чыгыш ясаучы яшьләр төркемен дә иярткәннәр иде. Күңелне иркәләрлек, җаннарны ял иттерерлек концерт бирделәр. Керәшеннең төрле төбәкләре җырларын - Якты Күл, Сәвәләй, Тәтемәле, Борды, Гәрдәле, Бигәш көйләрен яңгыраттылар. "Кәтүк түти" дигән җырлы-биюле постановканы көлә-көлә карадык. Кәтүк түти образын үзебезнең авыл кызы Людмила Казакова профессиональ артистлар көнләшерлек итеп башкарды. Халык җырчысы Виталий Агапов, һәрвакыттагыча, матур җырлары белән дә, уен-көлкеле сүзләре белән дә сәхнә тотты.

Авылыбызда төрле милләт кешеләре яши. Концерт тыңлаучылар арасында да төрлесе бар иде. Керәшен җыруларын шулай яратып тыңлап утырдылар. Аларга күчтәнәч-бүләк итеп, ансамбль җырчысы Валентина Харитонова "Черемуха" җырын башкарды. Аңа, рәхмәт йөзеннән, аеруча нык кул чаптылар.

Бу концертның күңелләрне айкаган тагын бер номерын әйтми калып булмый - ул - "Арышларым" дип аталган композиция. Авыл җирендә туып, шунда гомер итүчеләр буларак, безгә бу тема аеруча якын, артистлар шуны истә тотканнар, монысы өчен дә рәхмәт аларга. "Җанагай" яшьләр төркеме башкарган җырлар да күңелгә кереп калды.

Иң куандырганы шул - залдагы халык белән артистлар "бер волна"да булдылар, уен-көлкегә дә, җырларга да кушылып утырдылар. Агапов ул ике яшьлек бәби белән дә, туксан яшьлек әби белән дә уртак тел таба. Концертка килгән 84 яшьлек Лиза түти белән, берсе сәхнәдә торып, берсе залда булып, рәхәтләнеп чөкердәштеләр, халыкны көлдерделәр.

Шушы хәтле бай, моңлы культурабызны барлап, өйрәнеп, халыкка бүләк иткәннәре өчен, ансамбль җитәкчесенә дә, җырчыларына да бик зур рәхмәт. Яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз үзләренә.

Якты Күл халкы исеменнән, Тамара АБДУРАИМОВА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев