Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән ир-егетләребез котлый!

Кадерле хатын-кызлар! Татарстан республикасының керәшен җәмәгатьчелеге исеменнән барчагызны иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны, олылау, аерата игътибар күрсәтү көне. Гасырлар...

Кадерле хатын-кызлар!

Татарстан республикасының керәшен җәмәгатьчелеге исеменнән барчагызны иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны, олылау, аерата игътибар күрсәтү көне.

Гасырлар буена хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булачак, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.

Безнең хатын-кызларыбызның җәмгыятьтәге абруе һәрвакыт югары булган. Бу бүген дә шулай: гүзәл затларыбыз һәр өлкәдә беренче булырга омтыла. Без хатын-кызларыбызның спорттагы олы казанышларына, мәдәнияттә, фәндә, бизнеста яуланган зур уңышларына сокланып карыйбыз. Татарстан хатын-кызлары социаль һәм политик тормыштан читтә калмый, төрле комитетлар һәм оешмаларда нәтиҗәле эшлиләр.

Тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!

Ихтирам һәм хөрмәт белән,

Иван Михайлович Егоров,

Татарстан республикасы

керәшен ижтимагый оешмасы җитәкчесе,

"Ак Барс" Холдинг компаниясе генераль директоры

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне иң гүзәл бәйрәм - 8нче Март Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Бу якты дөньяга килүебез белән без барыбыз да хатын-кызга бурычлы. Газиз аналарыбыз безгә бетмәс-төкәнмәс сөю һәм наз бүләк итә, безне тормыш авырлыкларыннан саклый, яхшылыкка, гаделлеккә, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, гүзәл яз гөлләре кебек, бөтен дөньяга матурлык, җан җылысы өсти. Бизнес, идарә итү, фән һәм җитештерү эшчәнлеге даирәсендә зур уңышларга ирешкән, җәмгыять тормышында актив катнашкан гүзәл затларыбыз саны көннән-көн арта. Үзләре сайлаган өлкәләрдә сокландырырлык итеп эшләү белән беррәттән, бу талантлы һәм булдыклы шәхесләр, менә дигән ханымнар һәм кайгыртучан аналар да! Алар үзләренең зур ихтыяр көченә ия булулары белән ир-атларны да гаҗәпләндерәләр.

Сез бетмәс-төкәнмәс энергиягезне балалар тәрбияләүгә, гаилә учагын сүндерми саклауга, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга бирәсез. Бүгенге көндә Мамадыш районында да тырыш хезмәт куючы, лаеклы балалар үстерүче гүзәл затларыбыз шактый. Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 541 гаилә бар. 18 ятим үзләренә сыену өчен җылы гаилә учагы таптылар. Бала тәрбияләүдәге фидакарь хезмәтләрен батырлыкка тиңләп, аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Без сезне олылыйбыз, хөрмәтлибез, сабырлыгыгыз, түземлегегез, мәрхәмәтлегегез каршында баш иябез. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, бәрәкәт, бәхет-шатлыклар, гаилә учагыгызның сүнмәвен, зур уңышлар телим.

Анатолий Петрович Иванов,

Мамадыш муниципаль район башлыгы

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Сезне чын күңелемнән язның беренче бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм.

Һәр елны бу көн өйләребезгә чәчәк бәйләмнәре алып керә. Кояшның язгы җылытуы, сезнең елмайган йөзләрегез барыбыз өчен дә әйтеп бетергесез рәхәтлек, куаныч китерә.

Без, көчле ир-егетләр, үзебез дә сизмичә, сезнең иңнәрегезгә күпме проблемалар, авырлыклар салабыз. Һәм шул авырлыкларны җиңеп, тормыш-яшәешебезне матурлап тотуыгызны бәяләп тә бетерә алмыйбыздыр. Ә сез, бернигә дә карамыйча, тормышыбызны ямьләп, берсеннән-берсе тәмле ашларыгыз белән куандырып, эштә дисәң, эштә, өйдә дисәң, өйдә һәрвакыт кирәкле булып янәшәбездән атлыйсыз. Шундый булганыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Сезнең йомшак кулларыгыз баһадирдай егетләр, асыл кызлар үстерә, таш калалар төзи, бакчаларны чәчәкләргә күмә. Без алар алдында баш иябез. Һәр көнегез тыныч, ышанычлы булсын. Эштәгеләр дә, өйдәгеләр дә кадерегезне белеп, сезнең барлыгыгызга куанып яшәсеннәр. Яз кояшы кебек якты киләчәк, ныклы сәламәтлек, мул, бәхетле тормыш телим.

Александр Валентинович Высоцкий,

"Төзелешне механизацияләштерү һәм ямьләндерү тресты" (ТМС и Б) ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры

Дорогие женщины!

В нашей жизни 8 Марта неизменно остается праздником красоты и величия женщины. Этот праздник, родившийся как политический, с годами стал праздником прекрасной половины человечества. Каждая из Вас достойна самых высоких слов признания и благодарности.
Милые женщины! Поздравляю Вас с праздником Весны, Добра и Красоты!
Желаю Вам оставаться всегда такими же верными и надежными, красивыми и нежными, обаятельными и любимыми. Бодрого здоровья и благополучия Вам, вашим родным и близким. Пусть в ваших горящих глазах всегда искрится огонек веры, надежды и любви.

Аркадий Васильевич Иванов,

доктор биологических наук,

директор Федерального центра токсикологической и радиационной безопасности животных, г.Казань

Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр, әбиләр, апалар һәм кызлар!

Сезне барчагызны да язның иң беренче, иң күркәм бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, тәнегезгә саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, ә иң мөһиме - бәхет алып килсен!

Язгы бөреләр белән бергә күңелләрегездә матурлык, изгелек, кешелеклелек, сафлык чәчәк атсын!

Язгы алсу таңнар сезне иркәләп уятсын, зур эшләргә рухландырсын!

Мөлаемнар, сизгерләр, уңган-булганнар, рәхимле-сөйкемлеләр дигән матур, ягымлы сүзләр сезгә күбрәк әйтелсен!

Сезне һәрвакыт көтеп һәм яратып торсыннар!

Хатын-кыз ул нәфис чәчәк,

Иркәне, назны сөя;

Кадер белмәгән кулларда

Хатын-кыз шиңә, көя.

Хатын-кыз ул кояш кебек,

Сиңа җылысын сибә;

Олы хөрмәт күрсәтмәсәң,

Ул сула, аннан кибә.

Хатын-кыз ул ал таң кебек,

Көн башлана аңардан;

Хатын-кызны саклау кирәк -

Аннан тормыш яңара.

Николай Семенович Логинов,

"Горсвет" муниципаль-унитар предприятиесе генераль директоры

Гүзәл хатын-кызларыбыз!

Язның беренче көненнән үк без иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе - 8 март Халыкара хатын-кызлар көненә әзерләнә башлыйбыз. Бу - газизләрдән-газиз әниләребез, йомшак күңелле әбиләребез, тормыш учагын саклап, янәшәбездән атлаучы хатыннарыбыз, иркә-назлы булып үсеп килүче кызларыбыз, тырыш, уңган хезмәттәшләребез бәйрәме. Барчагызны да шушы кадерле, олы бәйрәм белән чын күңелемнән котлыйм. Һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, матур эшләр, якты киләчәк телим.

Сез янәшәбездә булганга, без көчле, сез теләктәшлек белдерсәгез, без тау-ташларны күчерәбез. Ходай сезне баласын кулына алган ана, иренә таяныч булырлык хатын итеп яраткан. Ил күләмендәге бер генә эш тә сезнең катнаштан башка эшләнми. Нәфис куллары белән йортлар салуда, меңнәрне сыендырырлык шәһәрләр төзүдә котнашкан төзүче хатын-кызларыбызның ныклыгы, түземлегенә сокланып, чиксез рәхмәтемне белдерәм. Сезнең кулларыгызның җылысы, ташларны да эретерлек. Киләчәктә дә сезнең барлыгыгызны тоеп, бергә-бергә шатлыкта, бәхеттә яшәргә язсын.

Александр Михайлович Аппаков,

"Строймеханизация - АМ" җаваплыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз!

Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме - 8 Март белән котлыйм!

Бу - сөекле хатын-кызларыбызны: әниләребезне, әбиләребезне, хатын-кызларыбызны, апа-сеңелләребезне, кызларыбызны, дусларыбызны олылау бәйрәме.

Гаилә учагын сүндермичә саклау, әхлакый кыйммәтләрне ныгыту, балалар тәрбияләү кебек җаваплы эшләрне авырыксынмый башкаруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.

Кадерле хатын-кызлар! Сезгә гаилә бәхете, иминлек, сәламәтлек телим, hаман яшь булып калыгыз! Бөтен теләкләрегез тормышка ашсын, яраткан кешеләрегез яныгызда булсын, балаларыгыз hәм оныкларыгыз уңышлары белән куандырып торсын!

Александр Анатольевич Васильев,

Кама пресс-рам заводының профсоюз комитеты рәисе

Милые женщины!



Сердечно поздравляю вас с Международным женским днем 8 марта - праздником Весны, Красоты, Тепла и Любви!
Никакие чудеса природы не могут сравниться с вами. Вы вдохновляете героев на подвиги, тружеников - на трудовые успехи, поэтов и музыкантов, живописцев и скульпторов - на чудесные творения. Вы несете радость и гармонию, мир и спокойствие.
Благодарю вас за теплоту, щедрость и огромное трудолюбие, за веру, понимание и поддержку. Будьте всегда самыми привлекательными и очаровательными, пусть в ваших семьях царят уют и благополучие!
Желаю вам доброго здоровья, радости, светлых улыбок, счастья и большой любви!

Генеральный директор ООО УКС «Камгэсэнергострой»,

депутат Челнинского городского Совета

Альберт Николаевич Петров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 марта поздравление международный женский день