Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәм белән!

19 май - язның иң матур көне. Гомердән-гомергә шулай булып истә калган. Сиреньнәр, шомыртлар чәчәк ата. Бәрхеттәй яшь үлән яшьнәп чыга. Язның җылыткан беренче көннәре, урам тулы бала-чага. Бигрәк тә бу көнне. Чөнки пионериянең туган көне. Пилоткалар киеп, галстук тагып, рәтләргә тезелеп, матур җырлар җырлап, урамнан узалар - пионер сабантуе....

Бусы балачактан. Пионерлар инде күптән тарихта калды, бу көн хәзер безнеке, журналистлар бәйрәме. Татарстан журналистлары быел аны 16 нчы тапкыр бәйрәм итте. Традиция буенча, Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин республика массакүләм ча-раларының җитәкчеләре бе-лән очрашу уздырды. Республика тормышында матбугат чараларының роленә тукталып, алга куелган бурычлар турында да әйтеп китте җитәкче. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре, туган төбәкне өйрәнү, ветераннар турында күбрәк язарга кирәклекне искәртте. Милләтара мөнә-сәбәтләргә дә киңрәк урын бирергә чакырды, тик бу мәсьәләнең бик четерекле, катлаулы булуын искә алып, аерата деликат булырга, сак кыланырга чакырды.
Республика массакүләм чараларының рус, татар телләрендә чыгуын, керә-шеннәр өчен "Туганайлар" газетасы нәшер ителүен, газетаның укучысы, сораучысы булгач, аның басылырга, яшәргә тиешлеген, һәм дәүләтнең мондый басмаларга игътибарлы булырга тиешлеген дә әйтергә онытмады.
Журналистлар да, үз чиратларында, почта хез-мәтенең тиешенчә эш-ләмәве, газета киоскларының юкка чыгуы кебек һәм башка җитешсезлекләр турында борчуларын җиткерделәр.
Борчулар байтак булса да, бәйрәм көнне зар сөйлисе килми. "Туганайлар" газетасы коллективы быел Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында үзенең 10 еллык юбилеен уздырды. Күп булмаса да, аз түгел. Беренче дистәбез бар дигән сүз. Һәм без аны, кадерле укучыларыбыз, сезнең белән бергә уздырдык.
Редактор урынбасары Рушания Михайловага Татарстан журналистлары берлегенең махсус дипломы, бухгалтерыбыз Идая Габдрахманова белән бүлек редакторы Мария Мартыновага "ТАТМЕДИА" республика массакүләм агентлыгының, журналистыбыз Гөлфия Егорова белән корректорыбыз Фәнзилә Солтановага Чаллы шәһәре администрацияләренең Почет грамоталары, техник редакторларыбыз Ольга Гусева белән Ләйлә Харисовага Татарстан Халыклары Ассамблеясенең, бүлек редакторы Ирина Муллина белән машина йөртүчебез Илнар Фәсхетдиновка Республика керәшен оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Инде килеп, теләкләргә күчик. Безнең кебек культура-агарту, этнография, гореф-гадәт, традицияләрне саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнгән басмаларга дәүләт кайгыртуы күбрәк булсын иде. Төрле район-шәһәрләрдә эшләп килүче керәшен оешмалары безне үз органнары итеп санап, күбрәк игътибар бирсен иде. Нәсел-нәсәбен, ыруын, халкын саклап калырга теләгән һәр керәшен кешесе, кырылып, "Туганайлар"га язылсын иде. Республикабызның төрле төбәкләрендә яшәүче штаттан тыш хәбәрчеләребез, ветераннарыбыз исән-сау, алга таба да безнең белән бергә булсыннар иде! Бирсен Ходай! Барыгызны да бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: журналистлар көне