Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туым җондозы” кабат кабыныр

28 октябрьдә Мамадыш районы культура йортында Республика керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда быел республикада дүртенче тапкыр узачак "Рождественская звезда" - "Туым җондызы" керәшен җыруларын яшь башкаручыларның конкурс-фестивален оештыру мәсьәләсе каралды.

Фестивальнең елдан-ел популярлаша баруын, географиясе киңәю, катнашучылар саны арта баруны исәпкә алып, бу зур чараны быел ике турда уздырырга, дигән карарга киленде. Фестивальнең беренче туры республиканың өч ноктасында узарга тиеш. Мамадыш зонасы үз эченә Мамадыш, Кукмара, Менделеев, Балык Бистәсе, Балтач, Алабуга районнарын; Зәй зонасы үз эченә Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрен, Зәй, Тукай, Чистай, Мөслим, Лениногорск, Сарман, Әлмәт районнарын; Кайбыч зонасы Казан шәһәрен, Кайбыч, Лаеш, Теләче, Питрәч районнарын алачак. Фестивальнең беренче туры әлеге зоналарда 15 де-кабрьгә кадәр узарга тиеш.

Башкортстан республи-касының Бакалы, Чиләбе өлкәсенең Нагайбак һәм Чибәркүл районнарыннан катнашучылар, сайлау туры узмыйча, йомгаклау турына гына килә алалар.

Идарә фестивальнең Положениесен раслады, оештыру комитетын һәм жюри составын билгеләде. Конкурс-фестивальдә 16 яшьтән алып 30 яшькәчә яшь башкаручылар катнаша ала. Фестивальнең финал концерты 14 январь көнне Казан шәһәренең "Ак Барс" яшьләр үзәгендә узачак.

(Фестивальнең Положениесе газетабызның узган (№20 (216) санында басылды).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев