Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Биюче Иван булдым

Авылдан китеп, Түбән Камада тора башлаган еллар. 14 январь - туган көнемдә авылга кайттым. Нардуганның кызган чагы.

"Хәзер Нардуган нардуганмыни, менә без яшь чакта, ичмаса, нардуган иде", - ди иде әниләр.

Тик без яшь чакта да шәп иде әле ул. Өй саклаулар, кич утырулар, киенеп-ясанып йөрүләр...

Авылда Иван исемле бик шәп егет бар иде. Барын да булдыра: үзе җырлый, бии, гармунда уйный. Нардуганда шушы Иван булып киенергә, аныңча кыланырга булдым. Бу уйны инде җәй көненнән үк башыма кертеп куйган идем. Аныңча биергә, гармунда уйнарга өйрәндем. Буйларыбыз да бертөсле - беркем аера алмас.

Көтеп алган кич җитте. Бәчкә Бәчелиләрендә кич утырганнарын инде беләбез. Сергей кунак кызы булып, мин егет булып киендем. Буйлар килешә - Сергей миннән тәбәнәгрәк. Киттек Бәчелиләргә. Кич утыручылар безне шатланып керттеләр. И-и биим Иван булып, и-и тырышам. Миннән көләләр:

- Иван, син хет биюеңне үзгәрт инде, кем булып киенсәң дә таныйбыз бит, - диләр. Биедек-биедек тә, Сергейны кочаклап алып чыгып киттем. Арттан Бәчели йөгереп чыкты да:

- Иван, синең белән булмаса, бу кызны танымыйча җибәрми идем, - ди. Мин, мәгънәле генә итеп, йодрык күрсәттем. Янәсе, өметеңне сузма, ул - минеке.

Аннары, кисәк исенә төшереп:

- Иван, минем сиңа 5 сум акча бирәсем бар, онытканчы бирим әле, - дип, акча сузды. Мин акчаны эләктердем дә тизрәк чыгып китү ягын карадым.

Урам буйлап әз генә киткән идек, каршыбызга, гармунын уйнатып, Иван килеп чыкты. Аның да өй саклауга баруы булды, ахры, безнең янда туктап тормыйча, җырлый-җырлый, Бәчелиләргә таба китеп барды. Ә без, ул яңадан әйләнеп килгәнче дип, нардуган киемнәребезне салырга өйгә йөгердек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: истәлекләр нардуган