Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй якташлары очрашты

Күптән түгел Чаллы шәһәрендә Зәй төбәгеннән чыккан якташлар очрашуы булды. Ул "Энергетик" культура сараенда узды. Алып баручы Гөлзада Рзаеваның осталыгына сокланырга гына кала: залда утырган һәр кешенең бер-берсенә туган кебек икәнен үзәккә үткәреп җиткерде, моннан соң бер дә аерылышмаслык та, үпкәләшмәслек тә итте ул. Зәй төбәге талантларны мул итеп үстерә...

Күптән түгел Чаллы шәһәрендә Зәй төбәгеннән чыккан якташлар очрашуы булды. Ул "Энергетик" культура сараенда узды. Алып баручы Гөлзада Рзаеваның осталыгына сокланырга гына кала: залда утырган һәр кешенең бер-берсенә туган кебек икәнен үзәккә үткәреп җиткерде, моннан соң бер дә аерылышмаслык та, үпкәләшмәслек тә итте ул.

Зәй төбәге талантларны мул итеп үстерә икән, моңа да хәйран калдым. Юкка гына без Кашка Тау балалары түгел икән, аның матурлыгы Зәй төбәгендә туганнарга да күчкән бит.

Очрашу-концертның соңгы өлешен якташыбыз, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов алып барды. Артистлары белән дә, үзе аерым гына да җырларын башкарды. Концертта катнашучыларның берсен мактап, икенчесен әйтми калдырырлык түгел - барысы да зур молодецлар!

Авылдан белмичә генә килгән идем, очраклы гына рәвештә эләктем әлеге очрашуга. Эләгүемә куанып бетә алмыйм - күңел тәрәзәләремне шундый матурлык белән тутырдым. Рәхмәт оештыручыларга, концертта катнашучыларга. Җаннарны сафландыра, күңелне баета торган очрашу булды бу.

Татьяна МИРОНОВА, Зәй районы, Югары Баграж авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев