Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өйле булырбыз

Татарстан Министрлар Кабинетында узган атнада булган видеобрифингта торак төзелеше, сугышта катнашучыларның торак шартларын яхшырту, социаль ипотека программаларын тормышка ашыру һәм гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү, элемтәнең асылма линияләрен җир асты канализациясенә күчерү барышы турындагы мәсьәләләр каралды.

Республикада төзелешнең артуы күзәтелә. Быелгы биш айда 976 мең квадрат метр торак төзелгән. Дүрт ай йомгаклары буенча Татарстан Россиядә торак тапшыру буенча өченче урында тора. Россиянең төбәкләрне үстерү министрлыгы республикага чернобыльчеларне тораклы итү өчен 368 миллион сум акча бүлеп бирә. Тузган торактан күчерү өчен дә, Татарстанга алдан бирелгән 335 миллион сумга өстәп, тагын 100 миллион сум биреләчәк.
Элемтәнең асылма линияләрен бетерү һәм аларны җир астына күчерү кебек җитди эш республиканың тугыз шәһәрендә алып барыла. Барлыгы 377 километр үткәргеч күчерелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев