"Туганайлар" газетасына журналистлар кирәк
“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Туганайлар” культура-агарту керәшен гәҗитенә даими эшкә татар һәм рус телләрендә язучы журналистлар һәм сайт редакторы (веб-редактор) кирәк.
Журналист кеше түбәндәге эшләрне башкара:
- мәгълүмат эзли (Интернет челтәреннән, телефон аша шалтыратып);
- татар һәм рус телләрендә төрле темаларга оператив рәвештә яңалыклар яза;
- төрле чараларга, иҗади командировкага бара;
- әдәби, фәнни, фәнни-популяр, архив чыганаклары нигезендә газета өчен аналитик, сәнгати-публицистик материаллар әзерли;
- үз материалларын иллюстрацияләү өчен фото һәм видеога төшерә.
Сайт редакторы (веб-редактор) вазыйфалары:
- мәгълүмат эзләү;
- сайтка мәкаләләр язу (рус яки татар телләрендә);
- сайт өчен фотографияләр һәм видеороликлар эшкәртү һәм урнаштыру;
- кирәк булса, журналистлар белән төрле чараларга чыга;
- газетаның “Вконтакте”, “Инстаграм”, “Фейсбук”, “Одноклассники” социаль челтәрләрендәге группаларын алып бара,
“YouTube”та “Туганайлар” каналына видеороликлар әзерли.
Журналистларга таләпләр:
- массакүләм мәгълүмат чараларында эш тәҗрибәсе хуплана;
- грамоталык;
- мәгълүмат агымында ориентлашу, керәшен темасын белү;
- Word/Open Office программаларын белү;
- фото һәм видео эшкәртү буенча база күнекмәләре булу;
- офис оргтехникасы, фотоаппарат, мобиль җайланмалар белән эшли белү.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 222-09-84 (өстәмә 1551)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев