Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә үзгәрешләр көтелә

2015 елның 1 январеннан "Россия Федерациясендә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында"гы законга шактый үзгәрешләр кертелү көтелә. Әледән-әле өстәлеп торган яңалыклар халык арасында шактый гына ыгы-зыгы тудыра. Үзен "социаль ярдәм кирәк"ләр категориясенә керткән һәр кеше, яңа өстәлмәләрдән нидер көтә. Бусы алдыннан да шундый хәл күзәтелә. Үзгәрешләр турында төгәлрәк белү максатыннан,...

2015 елның 1 январеннан "Россия Федерациясендә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында"гы законга шактый үзгәрешләр кертелү көтелә. Әледән-әле өстәлеп торган яңалыклар халык арасында шактый гына ыгы-зыгы тудыра. Үзен "социаль ярдәм кирәк"ләр категориясенә керткән һәр кеше, яңа өстәлмәләрдән нидер көтә. Бусы алдыннан да шундый хәл күзәтелә. Үзгәрешләр турында төгәлрәк белү максатыннан, Республика Халыкка материаль ярдәм күрсәтү Үзәгенең Тукай районы бүлеге җитәкчесе Регина Насыйбуллина белән сөйләштек.

- Чираттагы үзгәрешләр халыкка нинди уңайлыклар тудырачак?

- Бу закон социаль хезмәт күрсәтү системасын камилләштерүне күздә тота. Социаль оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтелүче һәр кешегә шәхси программа төзелә. Анда социаль хезмәтнең төре, күләме, аларны күрсәтү шарты, вакыты төгәл языла. Әйтик, ул ярдәм урын өстендә ятучыларга бер төрле, үз аягында йөреп торучыларга икенче төрле булачак. Аның нигезендә гражданнарга, кирәге чыкканда, социаль ярдәмнән тыш, медицина, психологик, хокукый ярдәм дә күрсәтеләчәк.

Тагын бер яңалык: Татарстанда социаль хезмәт күрсәтүчеләрнең барысына да дәүләт контроле оештырыла, шулай ук иҗтимагый күзәтчелек тә каралган. Ул РФ кулланучылар хокукын яклау турындагы закон нигезендә иҗтимагый оешмалар тарафыннан башкарылачак. Министрлыкның рәсми сайтында гражданнар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеге хакында фикерләрен калдыра алачак.

Яңа закон проектына "Ашыгыч социаль хезмәтләр", " Инвалид балалы өйләргә килеп ярдәм итү" кебек бүлекләр дә кертелгән. Болар - аң һәм физик үсешендә төрле тайпылышлар күзәтелгән, мәгариф учреждениеләренә йөри алмаган балалары булган семьяларга булышуны күздә тота. Бүген Республикада шундый 5 меңнән артык бала бар. Әлеге закон гамәлгә кергәч, бушлай социаль хезмәттән файдаланучылар да артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев