Николаевны зурлап
Зәй районында спорт ветераннары истәлегенә турнирлар оештыру гадәткә керде. Узган шимбәдә спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Урта Пәнәчедә туып-үскән якташыбыз, авыр атлетика буенча - СССРның, гер спорты һәм милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы Василий Николаев истәлегенә яшүсмерләр арасында гер күтәрү буенча республика ярышлары узды
Әлеге турнир районда республика турниры буларак соңгы өч-дүрт елда үткәрелә. Ярыш нәтиҗәләре буенча үз авырлыкларында Зәйдән Эмелия Абдуллаева, Алсу Гатина, Фәйрүзә Әхтәмова - җиңүче, Рузинә Шәйгәрданова, Станислав Николаев - II, Александр Таймасов, Игорь Игнатьев III урында. 2003 елда туган һәм алардан кече яшьтәгеләр арасында команда җиңүче.
2001-2002 елларда туган кызлар һәм яшүсмерләр арасында команда III урында.
Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев