Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кирәмәт”нең кәефе шәп

Узган атнада фольклорчы-галим Геннадий Макаров һәм ул җитәкләгән Казан шәһәренең Киров районы "Заречье" балалар һәм яшүсмерләр иҗат үзәгенең "Кирәмәт" фольклор төркеме Төркиядән кайтып төште.

Алар Анкарада "Төрек учаклары" мәдәни-агарту һәм ярдәмләшү җәмгыятенең 100 еллык юбилеена багышланган "Төрки телле халыклар музыкасы" исемле I халыкара симпозиумында һәм "Төрки халыкларның халык җырлары һәм биюләре" фестивалендә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.
- Бу - безнең өчен бик файдалы сәфәр булды. Анда чыгыш ясавыбыз - үзе зур казаныш! Ираннан, Ирактан һәм башка бик күп илләрдән җыелган төркиләр белән аралашу, дуслашу - шушы халыкларның да җырларын өйрәнү, үзебезнекен аларга өйрәтү теләге тудырды. Алтайдан килгән шор халкы - якутларны очрату аерата кызыклы булды. Алар - христианнар. Мәҗүсилек традицияләрен дә онытмыйлар, православиене дә саклыйлар. Аларның көйләре дә безгә, ничектер, якын сыман тоелды.
- Сандык төпләрендә сакланган чын керәшен киемнәре киеп, борынгы керәшен җырулары башкаруыбыз күпләрдә зур кызыксыну уятты. Эскишехир (Иске шәһәр) дип аталган урында узган зур концерт телевидение аша туры эфирда бөтен Төркиягә трансляцияләнде. Иске шәһәр янында татар авыллары күп икән. Анда яшәүчеләр (иллегә якын кеше) экраннар аша күреп, безне эзләп таптылар, рәхмәтләрен җиткерделәр, - ди Геннадий Михайлович.
Киләсе 2013 елда Эскишехир Төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип аталачак. Ә инде 2014 елда әлеге исем Казан шәһәренә биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фольклор