Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Им-томнар, ырымнар

Керәшеннәрдә тормышның төрле өлкәләрендә күзәтелә торган үзенчәлекле гореф-гадәтләр, ырымнар, им-томнар, борынгы мәҗүсилек чорыннан ук килә торган һәртөрле ышанулар күп булган

Аларның кайберләре әле бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән, тик алар хәзер күбесенчә өлкән буын кешеләрендә генә сакланып калган.

Керәшеннәрдә чирлегә яки табигый бәла-казаларга дучар булганда кешегә ярдәм итә торган “тел белүчеләр” булган. Алар төрле серле сүзләр әйтеп “дәвалаганнар”. Тик ул сүзләр бик зур сер булып исәпләнгән, аны “тел белүче” кеше үзе һәм аның семьясындагы иң ышанычлы кеше генә белгән. Ул сүзләрне имче карчык үзе уйлап чыгарган яки өлкән буыннан кече буынга күчә килгән. “Дәвалаучы” кеше күп очракта әлеге сүзләрне пышылдап кына бик кызу әйткән, алар кешегә аңлашылып та бетмгән.

Халыкның борынгы күзаллавын, фикерләвен чагылдырган бу ырымнар аерым такмазалар формасында булып фольклорның бер жанрын тудырганнар. Шигырь формасындагы бу тезмә юлларга образлы сүзләр хас. Күрәзәче яки им-томчы еллар буе шомартылган образлы сүзләрне тавышын бер күтәреп, бер түбәнәйтеп, бер ягымлы, бер куркытулы тавыш белән берничә тапкыр кабатлый. Текстларда төрле сәнгать чаралары: метафора, гипербола, аллегория, төрле рифма һәм ритм кулланыла. Им-томчы карчыкның такмакларында төрлечә боеру һәм куркыту ноталары чагыла.

Флера Баязитова, "Керәшен сүзе" гәҗитеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев