Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Баш әйләнми – җир әйләнә

24 майда Охот диңгезендә булган җир тетрәүнең шаукымы безнең якларга кадәр килеп җитте. Казан, Алабуга, Чаллы, Яшел Үзән төбәкләрендә яшәүчеләрнең байтагы җир тирбәлешләрен тоеп кына калмаган, нәтиҗәләрен үз күзләре белән күргән. Мәсәлән, Чаллы шәһәренең 36 нчы комплексында яшәүче 22 яшьлек Юляның сөйләвенә караганда, әле бер ел элек кенә күчкән өр-яңа...

КАМАЗ заводы эшчесе, төнге сменадан чыккач, үзен начар хис итә. 40 нчы комплекстагы өенә кайткач, дару эчеп, караватына ята. Бераз йоклап алганнан соң, күзен ачса, стенкага тезгән әйберләрнең "биешкәнен" күрә. Башым әйләнә, хәлем начар икән, дип, яңадан дару эзләргә тора. Шул чакта, тик торганнан, шкафтагы берничә йомшак уенчык егылып төшә. Бу күренешләрнең үз сәламәтлегенә катнашы юклыгын аңлап, күршесенә шакый. Тик күршесе өйдә булмый. Кичен матбугат чаралары хәбәр иткәч кенә, ул үзенең "җир тетрәү" кичерүен аңлый.

24 май көнне безнең төбәктә күзәтелгән әлеге тирбәлүләрне Россия фәннәр академиясе хезмәткәрләре 3-4 балл белән бәяли.

1986, 1988, 1989, 1991, 2008 елларда җир тетрәүләр булу турында хәбәрләр бар. Аларның көче 4-6 баллга кадәр җиткән. Бусы - чираттагысы. Бәхеткә, җир тетрәүләрне әлегә әнә шундый "чувствительный" кешеләр генә сизә. Алга таба хәвеф-хәтәрләрдән Ходай сакласын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы җир тетрәү землятресение