Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алар – шәһәрне төзүчеләр

28 февраль көнне "Камгэсэнергострой" төзелеш идарәсенең ветераннар Советы үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ул КамАЗ заводлары һәм Яңа шәһәр төзелешенең башында торган, 25 ел буена "Камгэсэнергострой" производство берләшмәсен җитәкләгән Евгений Батенчукның туган көне белән тәңгәл килде һәм аның һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте.

"Энергетик" мәдәният сараеның кече залы ул көнне ветераннар белән тулы булды. КамГЭС ветераннары - гади ветераннар гына түгел, алар бер үк вакытта, Бөек Ватан сугышы, тыл һәм КамАЗ төзүче ветераннар да. Бу көнне легендар шәхес Батенчукны гына түгел, инде китеп барган остазларны да, КамАЗ төзелешенә нигез салган беренче төзүчеләрне дә искә алдылар, ретро-җырлар җырладылар, истәлекләр белән бүлештеләр.

- "Кама буенда батырлык эшләнде", - дигән иде ул чорларда илне җитәкләгән Леонид Ильич Брежнев. Ул батырлыкны сез эшләдегез, без сезнең алда баш иябез, - диде "Камгэсэнергострой" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Салихҗан Гайниев.

"Ветераннар - "Камгэс-энергострой"ның алтын фонды, ныклы нигезе", - ди төзелеш оешмасының генераль директоры Александр Евдокимов. Без алардан патриотизмга, туган илгә эчкерсез хезмәт итүгә өйрәнәбез. Бүген "Камгэс" ветераннары арасында 87 сугыш һәм тыл, 360 хезмәт ветераны исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Камгэсэнергострой ветераннар советы