7 июнь 2019 яңалыклары
-
Татарстан РФ төбәкләре инвестиция климаты рейтингында лидерлар өчлегенә керде
Яңартылган исемлектә 283,6 балл җыйган Мәскәү – беренче, Татарстан (283,3 балл) – икенче, Төмән өлкәсе өченче урынны били.
-
“Бик акыллы, тыныч, тәртипле малай иде...” Питрәчтә 14 яшьлек велосипедчы малайны машина бәрдереп үтергән
Кичә Питрәчтә коточкыч фаҗига була: 14 яшьлек велосипедчы малайны машина бәрдерә. Иптәшләре зират каршындагы юл аша чыгып өлгерә. Ә ул, ни кызганыч, артка кала. Тау астыннан югары тизлектә менеп килүче машина кисәк кенә туктый алмый. Югыйсә, видеода малай машинаны күргән кебек - велосипед утыргычыннан бераз күтәрелеп, тормозга басарга җыенганы күренә... Әмма малай да, машина да туктый алмый.
-
7 июнь - Алдыннан килеӱче, Ходайны Чумылдырыучы изге пагамбяр Iоанныҥ 3 нче табкыр изге башы табылыуы
Арыу Жыйын бигряк тя пагамбярляр арасында Ходай алдыннан килеӱче, Ходайны Чумылдырыучы Iоаннь пагамбярне ололой. Ул анасыыҥ эчендя ӱк Святый Тынга тулыланган, жегет койе калыб, азаблаб ӱтерелгян. Изге Iоаннь пагамбяр Iордань жарында бар кешелярне тябӱягя килергя öндягян. Ирод падшага да курыкмыйчы дöрöслöк, чынныкны сöйлягян.