Бүген - Алма Спасы
Икенче Спас - Алма Спасы. Җәйне озату да Алма Спасыннан башлана. Кичләрен җылы китә, суык була. Алмаларны ашарга ярый башлый. Бу көнгә кадәр христиан динен тотучылар алма ашамаган. Шуңадыр да аларның тәме - телең йотарлык булып тоелган! Алмаларны чиркәүгә алып барып аруландырып кайталар.