12 май 2017 яңалыклары
-
Конференциягә әзерлек бара
Республиканың шәһәр, районнарында Республика керәшен иҗтимагый оешмасының IV отчет сайлау конференциясенә делегатлар сайлау бара. Ул 27 майда Казан шәһәренең "Ак Барс" яшьләр үзәгендә узачак.
-
Кеше китә - сүзе кала
Күптән түгел генә танылган журналистыбыз Александр Филипповның "Сүз" нәшриятында басылган "Урман акланы" исемле җыентыгы басылды. Александр Филипповның бу китабына төрле елларда республика газета-журналларында басылган очерклары, фельетоннары, хикәяләре, шигырьләре, аның турында матбугатта чыккан кайбер рецензияләр һәм башка язмалар бирелгән. Сезнең игътибарга авторның сатирик хикәяләрен тәкъдим итәбез.