Яхшы санасаӊ – медаль бирәләр
Узган елның 1 июленнән 15 августына кадәр илебездә 2 нче Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе булып үтте. Әлеге кампания агропромышленность комплексындагы хәлләргә реаль бәя бирергә, әлеге өлкәнең потенциаль үсеш мөмкинлекләрен барларга, ахыр чиктә, әлеге тармакның үсеш стратегиясен әзерләргә ярдәм итәчәк.