Гәрәй Рәхим иҗат кичәсенә чакыра
27 октябрьдә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең 75 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә үткәрә.
Күп китаплар авторы, язучы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Гәрәй Рәхим иҗатына багышланган бу әдәби кичә кызыклы «сюрпризлар» белән...